КҮБРӘК КИТАП УКУ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

Китап укыйсың киләме? Әмма нәрсәдән башларга икәнен белмисеңме? Безнең язмага күз сал.

1. Укыйсы килгән китаплар исемлеге төзергә. Анда, ким дигәндә, 10 синең өчен кызыклы китап булсын.

2. Акрынлап укы. Ашыгып укуның мәгънәсе юк. Тизрәк укыган саен, мәгълүматны начаррак кабул итәбез.

3. Яңа белемнәрне тормышта куллан. Укыганны истә калдыру өчен мөһим урыннарны карандаш белән билгелә яки блокнотка күчереп ал.

4. Уңайлы итеп утыр. Уңайлы, җылы, тыныч җирдә утырып укырга тырыш.

5. Әңгәмәңәшләр тап. Күбрәк итап уку башлау өчен күп укый торган кешеләр белән күбрәк аралаша башларга кирәк.

6. Укыйсы килмәсә, укыма. Китапны укый башлап та, укырга теләмәгәнеңне аңласаң, аны мәҗбүри укырга кирәкми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    826
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    588
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    483
    0
    0

Блоглар