Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ЮЛЛАРЫНДАГЫ БЕТМӘС РЕМОНТ: ШӘҺӘР БРИКСка НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНӘ?

Мәркәзебез Казанның ел саен матуралана баруына ияләшкән идек инде, ләкин быел шәһәр аеруча интенсив рәвештә үзгәрә, гүзәлләнә, чөнки биредә бу җәй БРИКС Уеннары узачак. Бу үзгәрешләрне һәр кеше күргәндер, чөнки иртәле-кичле бетмәс бөкеләр, юл ремонтлары, күп биналарның реконструкцияләнүе, яңа төзелешләр, парк, стадион кебек башка җәмәгать урыннарында бертуктаусыз эшчеләр үзләренә игътибарны җәлеп итми калмый. Казан мэры Илсур Метшин кисәтүенчә, шәһәр киләсе ике айда зур төзелеш мәйданына әвереләчәк.

Ә нәрсә соң ул БРИКС? БРИКС – ул 5 дәүләттән торган оешма: Бразилия (Brazil), Россия (Russia), Индия (India), Кытай (China) һәм Көньяк Африка (South Africa). Июньдә Татарстан башкаласында БРИКС Уеннары үткәреләчәк. Россиянең спорт министры Олег Матыцин хәбәр итүенчә, 50дән артык ил әлеге уенннарда катнашу теләге белдергән. Казанда 25 спорт төре буенча ярышлар  һәм 389 комплект бүләк уйнатылачак.

Уеннарның күбесе Казанның Үзәк стадионыда узачак, шуңа аны реконструкцияләүгә 1 млрд сум бүленгән. Бу стадионда 16 дисциплина буенча җиңел атлетика ярышлары үткәрергә өметләнәләр.

Тагын бер реконструкцияләнә торган объект – Казан «Пирамида»сы. Хәзер бинаның фасады өлешләргә бүленгән.

Инде ачылган елыннан, ягъни 2005 елдан бирле яңартылмаган Казанның Меңеллык паркын да зур үзгәрешләр көтә. Хакимият тимер коймаларны куакларга алмаштырырга тели икән. Территориядә шулай ук яңа газон барлыкка киләчәк.

Шәһәрне яшелләндерүгә дә быел планнар зурдан: 1 млн чәчәк һәм агачлар утыртылырга тиеш. Шулай ук 39 йортның фасадына ремонт ясау планлаштырыла, аларның кайберләре яшел сетка белән уратылган.

Соңгы тапкыр Казанда мондый зур төзелеш-үзгәрешләр 2013 елда Универсиада алдыннан булган. Быел юллларны ремонтлуга гына 4 млрд сум акча бирелгәнлеге көтеләчәк чараның нинди масштаблы булуы турында сөйли.

«Нәрсә генә эшләсәк тә, алар барысы да шәһәр халкына калачак. БРИКС Уеннарында катнашучылар яңа асфальтны үзләре белән алып китмәячәкләр, шуңа күрә яңа асфальт озак еллар хезмәт итсен өчен сыйфатлы эшләргә тырышабыз», – дип белдерде Казан шәһәре башкарма комитетының җитәкче урынбасары Игорь Куляжев.

Ләкин иң зур үзгәрешләр Бауман урамында күзәтелә. Биредә инде март аеннан башлап эшләр кайный. Кремльнең бер өлешеннән алып, Астрономия урамына кадәрге арада брусчаткаларны сүтеп бетергәннәр диярлек. Хәзер инде җәяүлеләр өчен киң урам урынына берьяклы сукмак кына алган. Туристлар яратып фотога төшә торган скульптуралар да яшел сетка белән уратылган.

Казансу елгасының икенче аръягында да төзелешләр бара. Миллениум күпере астында Уеннарга кадәр яңа кунакханәләр төзеләчәк ди хакимият. Шулай ук биредә ярышларга кадәр балалар паркы төзелергә тиеш.

Шунысы кызганыч: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Һ.Такташ урамына күчерелгән яңа бинасын БРИКС Уеннарына кадәр төзергә өлгермиячәк.  Әлеге яңа бинаның төзелеше 2025 елның көзенә генә тәмамланачак дип хәбәр ителә.

Казанда узачак БРИКС Уеннарының талисманы да билгеләнде, ул – Бриксик исемле барс. Ярышларга барлыгы 4-4,5 мең кунак килүе көтелә.

Минҗәләева Гөлинә

Фото: Казан шәһәренең рәсми порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев