Логотип Идель
Бу – тема!

КАЙНАТМА РЕЦЕПТЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР: КУРА ҖИЛӘГЕ КАЙНАТМАСЫ КӨНЕ НИЧЕК ҮТӘ?

Бүген кура җиләге кайнатмасы көне икәнен белә идеңме? Бу «тәмле»  көннең датасы очраклы гына сайланмаган. Элек Русьта  16 августта кура җиләгенә багышланган «Малинник» бәйрәмен уздыра торган булганнар. Кура – рус халкының яраткан җиләге. Аның турында русча җыр, шигырь, әйтем һәм мәкальләр шактый киң таралган. Язмада кура җиләге кайнатмасы көне белән якыннанрак танышып, җиңел кайнатма рецепты белән бүлешербез.

Кура җиләгенең шифалы икәнлеге турында элек-электән белгәннәр һәм ел саен аннан кайнатма ясый торган булганнар. Кура җиләгендә A, B, K, E, C витаминнары һәм тимер, магний, фосфор, калий минераллары бар. Тәмле җиләк йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату һәм эндокрин системасы авырулары куркынычын киметә.

Гадәттә, кура җиләге кайнатмасы көнен бәйрәм итүчеләр ил буенча кайнатма дегустацияләренә йөри, өйдә табын артында кура җиләкле камыр ризыклары белән сыйлана. Сез дә нәкъ менә бүген кура җиләге кайнатмасын ясап карагыз әле. Бәлки арагызда бер тапкыр да кайнатма әзерләп карамаган кешеләр бардыр. Моның өчен кирәк булачак: кура җиләге, шикәр комы.

1.Кура җиләген һәм шикәрне тигез пропорцияләрдә алырга кирәк. Җиләкне зур савытка салып, шикәр комы белән бутап, төнгә калдырыгыз. Иртәнгә анда сок барлыкка килергә тиеш.

2. Җиләкләрне иң түбән утка куеп, шикәр комы эрегәнен көтегез.

3.Кайнап чыкканнан соң, тагын 7-10 минут пешерергә кирәк. Шунда ук кайнатмада барлыкка килгән күбекне җыеп алырга онытмагыз.

4. Аннан соң кайнатманы уттан алыгыз да, суынганын көтегез. Тулысынча суынгач кына, янәдән утка куеп, кайный башлаганчы, пешерегез. Ахырда аны алдан әзерләнгән стерилизацияләнгән банкаларга тутырыгыз. Вуаля! Иң тәмле кура җиләге кайнатмасы әзер!

Ә сез белә идегезме?

1.Беренче тапкыр кура җиләкле куакларны Крит утравында безнең эрага кадәр III гасырда тапканнар.

2.Дөньяда 200дән артык төр кура җиләге бар.

3. Кура җиләге кызыл һәм сары гына түгел, ә шәмәхә һәм кара да була.

4. Филиппиннарда кура җиләге кара көчләрдән яклый. Германиядә исә аның ботагын элек тынычландыру өчен атларга бәйләгәннәр.

5. Бер кура җиләгендә 120гә кадәр орлык бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев