Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫ: ЯҢА СЕЗОНДА БАР ДА ЯҢАЧА

Әле күптән түгел генә “квартирант” булудан туктап, яңа биналы булган Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында кабат бәйрәм: 31нче сезон ачылышы. Әлеге сезонына театр зур үзгәрешләр белән аяк баса. 5 сентябрьдә театр коллективына яңа җитәкче – “Калеб” проектына нигез салучы Гүзәл Сәгыйтова тәкъдим ителде. Театр хезмәткәрләре дә, тамашачылар да биредә быел, һичшиксез, яңа сулыш тоячак. 
Театрның эшчәнлеге 1987 елның июль аенда башланып китә. СПТУ-3тә оешкан театр труппасы була ул. 1991 елда аңа дәүләт статусы бирелеп, театр базасында дәүләт театры оештырыла.

 






Ренат Әюпов, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Баш режиссеры:

- Булган репертуарны саклап, тамашачыларга җиткерү – төп бурычыбыз. 7 ел без чегән формасында бинадан бинага күчеп йөрдек. Хәзер безнең үз йортыбыз, репертуарыбыз бар. Минем бөтен өметем – Гүзәлдә. Аның нинди оештыручы, иҗади җанлы икәнен беләбез. Репертуарны саклап, тамашачыга җиткерү, элемтә булдыру – бөтенесе аның хатын-кыз җилкәсендә. Бер юнәлештә баруыбызга бик шатмын.






Гүзәл Сәгыйтова, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:

- Театрга килеп кергәч тә, аның үз атмосферасы булырга тиеш. Балалар киләме, үсмерләрме, алар шушы рухны тоярга тиеш. Шул уңайдан, театрның фойесы бизәлешенә конкурс оештырабыз. Дизайнерлар арасында театрның ребрендингы конкурсы үткәрәбез, ягъни сайт, логотип, афиша бизәлешен уйлап табарга кирәк була. 1, 2, 3 урыннарга акчалата бүләк каралган. Биредә КФУ, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары катнаша ала.




Яңа сезонда ни көтелә?




  • Сезон 4 октябрьдә “Тантана” театр премиясен яулаган “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ачыла. Тамаша урам ягыннан перфоманс белән башланачак.




  • Премьералар парады көтелә. “Бердәм Россия” гранты буенча өч спектакль әзерләнелә: “Кәҗүл читек” (авторы – Гаяз Исхакый, Н. Кәримова инсценировкасы), “Ләйлә һәм Мәҗнүн” (авторы – Низами, Фирдәүси; Луиза Янсуар инсценировкасы) һәм “Егет сүзе чын алка” сатирик комедиясе (авторы – Камил Кәримов).




  • Киләсе елда өч спектакльгә “Бердәм Россия” грантына гариза бирелеп, расланган. Алар: Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, Чарльз Диккенс «Оливер”, Кэтрин Эпплгейт “Креншоу” әсәрләре буенча куелган спектакльләр. Бу спектакльләрне сәхнәләштерергә яшь режиссерлар һәм бер олпат режиссер чакырылачак. Яңа спектакльләрдә яшь режиссерларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, театрга яңа сулыш өрү, юнәлеш бирү – төп максат шушы.




  • Наркоманиягә каршы Зиннур Хөснияр “Ут чәчәге” мелодрамасы –куелачак. Ул – бу сезонның беренче премьерасы. Режиссеры – Илфат Камалиев.




  • Кариев театрында “Сәйяр” Казан мәктәп укучыларының театр фестивале дәвам итәчәк.




Кариев театрының зур залында башта план буенча һәр спектакльдә пространствоны төрлечә алыштыру системасы – трансформацион зал – булырга тиеш булган. Тик ул килеп чыкмаган. Киләчәктә финанс табып, андагы урындыкларны, пространствоны үзгәртеп, яшьләр өчен шундый мөмкинлек ачу турында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова белән сөйләшү булган.


  • “Калеб” проектының спектакльләре Кариев театры репертуарына кертелә. Тик әлегә тулы кушылу юк. Киләчәктә ул, мөгаен, булыр. “Калеб” проектында Кариев театры актерлары да катнашачак. Хәзер театр театр репертуарына “Әлиф” спектакле килеп кергән. Гүзәл Сәгыйтова “Калеб” проекты эшен Йолдыз Миңнуллинага тапшырырга тели. Элек Казан дәүләт консерваториясендә бара торган “Калеб. Ликбез”ны яңартып, Кариев театрында дәвам итәчәкләр.




  • Кече сәхнәне аз аудиториягә – 50 кешелек кенә эшләячәк.




  • 22 декабрь көнне Кариев театрының 30-еллыгын билгеләп үтәчәкләр.




  • 2019 елда февральдә Кариев театрында режиссерлар лабораториясе оештырылачак. Бу актерларны башка казанда кайнату, дөньяга чыгу, драматургия үсеше өчен дә кирәк.







  • Нурбәк Батулла атнасына өч тапкыр актерлар белән тренинглар уздыра. 1 октябрьдә театрда “Метаморфозы” спектакле сәхнәләштерәләчәк, аны Һиндстан режиссеры куя. Бу тамашаның 80 процентын актерлар үзләре куйган.




  • Атнага бер тамашачылар белән очрашып Россия/чит ил спектакльләрен карап, фикер алышу булачак.




  • Фойе зоналарга бүленәчәк: китап, фото-зоналар булдырырга телиләр.




  • Яшь тамашачыларга театр буйлап экскурсия оештыру идеясе дә бар. Әмма бу цехлар тулы көчкә эшли башлагач кына булачак.




[gallery link="file" size="medium" ids="29679,29680,29681,29682,29683,29684,29685,29686,29687"]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

ТАГЫН УКЫРГА:


Кариев исемендәге яшь тамашачы театры АФИШАсы /октябрь/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев