Логотип Идель
Бу – тема!

КАР БАБАЙ БУЛАСЫҢМЫ?

Тиздән мәктәбеңдә Яңа ел бал-маскарады, ә син әле нинди герой булачагыңны хәл итмәдеңме? Костюмын да табарга кирәк бит әле аның... Дустым, борчылма! «Эше барның – ашы бар», – диләрме? Кулың эш белсә, костюмың да булыр! Ә «Ялкын» сиңа ярдәм итәргә һәрчак әзер.

Без сиңа Яңа ел карнавалына кияргә Кар бабай костюмы вариантын тәкъдим итәрбез. Аны син үзең, яки әниең ярдәмендә башкарып чыга алырсың.

Моның өчен гадәти ак майка алабыз. Флислы тукыма алып, аны эченнән тегеп чыгабыз. Мондый тукыма безгә майка «кабарсын» өчен кирәк. Белгәнеңчә, син сайлаган герой ябык түгел.



Дәвам итеп, билдән әз генә өстәрәк урында резинка тегәбез. Бу – Кар бабайның буыннарын билгеләр. Гадәттә, бабай 3 буынлы булса да, сиңа ике дә җитеп торыр. Әле ул костюмнан бәйрәм итеп, биеп йөрисе дә бар.



Аннары кара тукымадан 3 түгәрәк кисәбез, алар Кар бабайның тунына төймәләр булыр. Клей белән ябыштырсаң да ярый, тексәң дә була. Пөхтә эшлә!



Хәзер башлык ясауга күчәбез. Гадәти ак башлык алабыз, майка белән бертөсле тукымадан булсын. Маркер белән, яки ак/кара тукымалар ярдәмендә күзләр, кашлар, авыз ясыйбыз. Монда үз фантазияңне эшкә җик: телен чыгарсаң да була, тешләр куй, башына әйбер кидертсәң дә ярый.



Кар бабай кызыл борыны белән данлыклы, шуңа аңа аерым игътибар бирербез. Кишер төсендәге тукымадан кишер формасы ясап, эченә артып калган флислы тукыманы тутыр. Борын урынына тегеп, беркетеп кенә куясы калды.


Киеп карадыңмы? Матур булганмы? Яңа ел бал-маскарадыннан фотоларны безгә дә салырга онытма: yalkin@bk.ru. Иң матурларын үзебезнең инстаграм челтәренә куярга вәгъдә итәбез: @yalkin_zhurnali


Илүзә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев