Логотип Идель
Бу – тема!

КАЛӘМ ИЯЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Гадәттәгечә, яңа уку атнасы җитте. Мин иртән автобуска кереп утырдым. Арттагы рәтләрдә: “О, бүген 4, 5нче дәресләрне укымыйбыз”, - дигән тавышлар ишетелде. Мәктәптә дә барысы да ап-актан гына киенгәннәр. Узган атнаны авырып мәктәпкә килмәгән аркасында, яңалыкларны белми калганмын икән: безгә журналистлар Айгөл Абдрахманова, Фәрит Салихов белән бергә шагыйрь Рифат Сәлах килә. Укучылар мондый очрашуларны бик ярата.



Менә көтеп алган кунакларыбыз да килеп җиттеләр, барыбыз да актлар залына җыелдык. Әйе, башта нидидер киеренкелек сизелсә дә, якыннан таныша башлагач, ул җил алгандай юкка да чыкты. Каһарманнарыбыз күпкырлы талант ияләре: җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр, гармунда да уйныйлар. Аларга карап бөтен зал таң калды, игътибар белән аларны тыңлады. “Иҗат” дигән галәмдә яшәгән әлеге кешеләр безгә узләренең шушы юлга керүләре турында сөйләделәр; мәктәп белән бәйле якты хатирәләре белән, тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Укучылар да актив катнашты, бер-бер артлы сораулар яңгыры яудырдылар.

Әлеге очрашу  җаныбызга сихәт, рухи азык бирде, ә инде шушы юлга басарга теләге булганнарга үзләренә ниндидер этәргеч ясарга мөмкинлек булды.







Нәҗмиева Алсу,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев