Логотип Идель
Бу – тема!

Җәйге лагерьларга путевка – ничә сум акча кирәк?!

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара, дуслар! Бу исә тиздән өч айга мәктәп белән саубуллашкан укучылар җәйге лагерьларга ашыгачак, дигән сүз. Әлеге лагерьлар яшь кунакларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтсен өчен күпме акча кирәк? Гомумән, баланы лагерьга җибәрү өчен ата-анадан ничә сум таләп ителә? Аңлаганыгызча, бүген акча турында сөйләшәбез!

Быел җәйге сәламәтләндерү лагерьларында барлыгы 218,6 мең бала ял итәр дип планлаштырыла. Лагерьлар саны исә - 1815. Әлеге эшне тиешенчә оештыру өчен Татарстан бюджетынннан барлыгы 1,5 миллиард (!) сум акча бүлеп бирелгән. Бу – узган ел белән чагыштырганда 78 миллион сумга күбрәк.

Әлеге 218,6 мең баланың 55 меңгә якыны лагерьларга путевканы БУШЛАЙ алачак. Аларның:

17 145 е – сәләтле балалар, төрле олимпиада, бәйге җиңүчеләре;

13 616 сы – катлаулы тормыш хәлендә калган сабыйлар;

12 000 е –  көндезге лагерьларда оештырылган хезмәт һәм ял лагерьларына йөрүче мәктәп укучылары;

5570 е – физкультура-сәламәтләндерү чаралары оештыручы вуз студентлары;

3500 е – тернәкләндерү, дәвалауга мохтаҗ сабыйлар;

3000 е – армиягә әзерлек яшендәге балалар.

Әлеге категориягә эләкмәгән сабыйларның әти-әниләренә исә лагерьлар өчен түләргә туры киләчәк. Бәяләр – 6450 сумнан (палатка тибындагы лагерьлар) 29 672 сумга кадәр (санаторий-курорт дәвалануы да кертелгән смена) аралыкта тирбәлә. Көндезге лагерьларда ял итү өчен нибары 3450 сум торачак. Профильле программалары булган лагерьда бер смена өчен путевка бәясе – 13 977 сум. Бу – узган ел белән чагыштырганда 10 процентка кыйммәтрәк икән.

Билгеле булганча, баласын лагерьга җибәргән ата-аналарга путевка өчен компенсация дә каралган. Ул гаиләнең тәэмин ителеше, ата-ананың эш урынына бәйле рәвештә 6 500-16 000 сум аралыгында тирбәлә. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр өчен компенсация – 12 мең сум. Коммерцияле оешмаларда исә – 6500 сум.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев