Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘНГЕ РИТУАЛ: 8 КАГЫЙДӘ

Көн яхшы үтсен, кәеф күтәренке булсын өчен, иртән 9:00 кадәр көн дә башкарырга кирәкле билгеле эшләр бар. Әлеге иртәнге ритуалны үтәү синең көнеңне 100% уңышлы итәчәк. Аның белән тулырак безнең язмада таныша аласың.

1.Будильник беренче тапкыр шалтырагач ук тор.

Килешәм, иртә йокыдан уянуы авыр, ләкин будильникны күчереп тору да яхшы нәтиҗә бирмәячәк. Бар көчеңне җыеп, үзеңне мәҗбүри рәвештә, күзләреңне ачмаган килеш булса да, торгызырга тырышырга кирәк. Лайфхак: будильникны кулың җитә торган җиргә куйма, шулай син аны кабат-кабат күчерә алмаячаксың.

2.Уяну белән кулыңа смартфоныңны алма.

Бер минутка гына интернетка керәм диП, 1 сәгатеңне шунда югалтуың бар. Ә аннан соңга калып, йорт буенча чабып йөрү сиңа кирәкме? Иң яхшысы, уянгач та, 30 минут смартфон турында бөтенләй уйлама.

3. Бүлмәңне җыештыр.

Иртән торгач, тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтеп ал, йокы урыныңны җыештыр. Галимнәр сүзләренчә, җыештырылган урын-җирнең кәефне яхшыртуда роле зур.

4. Бер стакан салкын су эч.

Әйе, бу турыда күп әйтәләр, ләкин иртән су эчү һәрвакыт актуаль булып калачак. Чөнки ул организмны тизрәк уятырга ярдәм итә. Өстәвенә, иртәнге су организмны төн эчендә җыелган токсиннар һәм шлаклардан чистарта.

5. Берничә минут физик күнегүләр эшләп ал.

Иртәнге күнегүләр тәнне йокы халәтеннән чыгарырга булыша. Ләкин шул турыда онытма: организмга артык көч китермә, көн дәвамында синең башка эшләргә дә күп энергия бетерәсең булачак.

6. Үзеңне кайгыртуга зур игътибар бир.

Алдагы пунктлардагы эшләрне башкаргач, матурлык процедураларына да чират җитә. Душ кереп, чәчләргә маска, биткә тиешле крем сөртү кирәк. Ә тагын да үзеңә ошар өчен, декоратив косметика турында да онытма.

7.Тәмле иртәнге аш әзерлә.

Баш миенең эшчәнлеге артсын өчен, иртәнге аш туклыклы һәм файдалы булырга тиеш, шуңа күрә аны әзерләргә иренмә. Иртән җиләк-җимеш, йогурт яисә бутерброд белән генә тукланып чыгып китү дөрес түгел.

8. Көн дәвамына эшләреңне планлаштырып куй.

Блокнот яисә смартфоныңа көнлек максатларыңны язып бар. Моны һәр кич, йокларга ятканчы ук эшләп куйсаң, үзеңә җиңелрәк булачак.Уңышлы көннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев