Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘН ТОРУНЫ ҖИҢЕЛӘЙТӘ ТОРГАН 15 ЯХШЫ ГАДӘТ!

“Хәзер-хәзер, 5 минут кына күзләремне йомып ятып торам да, тора-аа-аам...”. Таныш сүзләр, әйеме? Ә аннан ут капкандай сикереп торулар, нәрсә туры килсә, шуны капкалап, нәрсә туры килсә, шуны киеп чыгып чабулар да танышмы? Һәр иртә саен үз-үзеңне: “Кайчан будильник шалтырауга торырга өйрәнәм мин?!” – дип битәрләсәң, бу язма нәкъ синең өчен!

  1. Йоклар алдыннан 2 сәгать кала электрон җайланмаларны кулланмаска тырышыгыз. Экраннардан төшкән яктылык йоклыйсы килү теләген бетерә, нәтиҗәдә тагын соң ятыла, ә иртән тагын торып булмый. Ә бу безгә нәрсәгә? ;-)

  2. Зәңгәр яктылыкны киметегез. Компьютерларда яктылыкны 50%ка гына калдырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, аннан төшкән яктылык йокыга комачауламас.

  3. Йоклар алдыннан пәрдәләрне ябыгыз һәм торуга аларны ачыгыз. Дөм караңгылыкның яктылыкка алмашынуы тизрәк уянырга ярдәм итәр.

  4. Уянганнан соң яктылыкта булып алыгыз. Җылы вакытта берничә минутка урамга чыгып керергә мөмкин, ә салкыннарда ут терапиясе өчен мөхсус лампа кулланырга була. Сүз уңаеннан, болар барысы да киләсе кичтә тиз йоклап китәргә ярдәм итәчәк.

  5. Йоклар алдыннан ванна керегез. Кичкә таба безнең тән температурасы түбәнәя. Әгәр кисәк кенә әнә шул температураны алыштырсаң (ваннада җылы, аннан чыккач, салкынча) йоклап китәргә һәм йокыны туйдырырга җиңелрәк булачак. Димәк, 15 минут ваннада җылы суда ятып торабыз, аннан яраткан пижаманы киеп йокларга ятабыз.

  6. Салкынча бүлмәдә йоклагыз. Салкынча бүлмәдә йоклаганда йокы татлырак була. Бу - температура 16-19 ℃ арасында булса, тагын да яхшы, дигән сүз.

  7. Йоклаганда оекбаш киегез. Йоклаганда тән температурасы төшә. Әгәр йокларга носки киеп ятсагыз, тизрәк йоклап китәрсез, чөнки аяклар җылыда булганда, организм аларны суытырга тырыша.

  8. Торганнан соң хәрәкәтләнеп алыгыз. Уянгач, тән температурасы күтәрелә башлый, бу процессы тизләтер өчен төрле күнегүләр ясарга мөмкин.

  9. Спорт белән көн дә бер үк вакытта шөгыльләнегез. Физик активлык яхшырак йокларга ярдәм итә. Көн дә бер үк вакытта шөгыльләнү организмга кайчан йокларга кирәклеген искәртә.

  10. Йоклар алдыннан берничә сәгать кала спорт белән шөгыльләнегез. Йоклар алдыннан физик активлык йокыга начар тәэсир итәчәк. Шуңа күрә бу ике процесс арасында ара калырга тиеш.

  11. Спортның интенсивлыгын арттырыгыз. Спорт белән күбрәк шөгыльләнгән саен йокы яхшыра. Ник дигәндә, мускулларда йокыны китерә торган цитокин бүленеп чыга.

  12. Торгач та ашагыз. Йокы килү-килмәү безнең кайчан ашавыбызга да бәйле. Димәк, ашагач, йоклыйсы килү теләге бетә.

  13. Көн дә бер үк вакытта ашагыз. Монысы спорт кебек үк: организм кайчан ашарга, ә кайчан йокларга кирәклеген шул рәвешле истә калдыра.

  14. Кичке аш вакытында күп ашамаска тырышыгыз. Күп ашаганда тән температурасы да арта, ә димәк, йокы кача.

  15. Кичен углеводларга бай ризык ашап куярга мөмкин. Мәсәлән, сөт белән кукуруз кисәкләре (хлопья) ашарга мөмкин. Углеводлы ризык ашагач, кеше йокымсырый башлый.


Тыныч төннәр һәм тәмле төшләр сезгә! Караватыгыздан гына егылып төшмәгез ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X