Логотип Идель
Бу – тема!

ИННА ҖАВАП БИРӘ!

Иннополис мэриясенең виртуаль хезмәткәре – Инна телеграм-боты (@InnaHelpBot) хәзер аудиосорауларны да эшкәртә белә башлаган. Ул мессенджердагы аудиосмска җавапны берничә секундта әйтеп бирә.

Исеңә төшерәм, роботлашкан Иннаны 2017 елда Иннополис университеты чыгарылыш студентлары уйлап тапкан иде. Ул вакытта Иннополис робот консьерж-сервислы беренче һәм әлегә бердәнбер шәһәр булган иде. Моның турында “Ялкын” да язып чыкты.

Инна гадәти сорауларга җавап бирә һәм үз кулланучылары ярдәмендә акыл туплый. Ул кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмчел һәм ягымлы. Робот кына булса да, Инна характерын күрсәтергә дә күп сорап тормый: үз хисләрен белдерә, кайбер сорауларга уен-көлке белән җавап бирә. Мисал өчен, тормыш мәгънәсе, свиданиеләргә чакыру турындагы сораулар биреп кара әле аңа, үзең дә инанырсың! J

Бүген әлеге виртуаль ярдәмче Иннополиста яшәүчеләр арасында бик популяр икән. 2018 ел эчендә генә дә аңа 22 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Кулланучыларның сораулары гадәттә даруханә, балалар сырхауханәсе һәм туклану урыннары белән бәйле. Шулай ук Инна ярдәмендә еш кына пилотсыз таксины да чакырталар икән.

Хәзерге вакытта Иннаны уйлап табучылар аны тагын да яхшыртырга тели. Бүген аңа хәбәрләрне яздырып кына да җибәрергә мөмкин. Мондый мөмкинлек хезмәте Yandex SpeechKit барлыкка килгәннән соң туган. Нәкъ менә аның аркасында аудиомәгълүматны текст форматына күчерергә мөмкин. Текст Иннага җибәрелә, ә ул сорауга җавапны база ярдәмендә формалаштыра. Киләчәктә Инна телефон аша булган мөрәҗәгатьләрне дә эшкәртә алачак.

Белешмә:


Иннополис – Россиянең иң яшь шәһәре. Бүген анда көн саен 4500 кеше була, шуларның 3200е даими рәвештә яши, 602се – студент. Биредә 160 компания теркәлгән, шул исәптән – 85 резидент. Әлеге шәһәрдә 19 торак йорт, балалар бакчасы, мәктәп, IT-лицей, университет, медицина һәм спорт үзәкләре, почта бүлеге, 2 банк, 2 супермаркет, берничә кафе һәм бар, автомойка, даруханәләр, спорт җайланмалары прокаты, китаплар, чәчәкләр кибете, пиццерия, тайм-кафе, хобби үзәк урнашкан.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев