Логотип Идель
Бу – тема!

INDE-BATTLE – БАТЛ ИНДЕ, АБАУ!

«Җырлый белмәүче кеше башкарган ямьсез шигырь» – XX гасыр азагында америка музыканты Питер Стил рэп турында шундый сүзләр әйткән иде. Ә бүгенге көндә ул һәр  икенче кешенең колакчынында. Әле алай гына да түгел! Рэп-мәдәнияткә булган кызыксыну көннән-көн үсә. Бүген инде ул он-лайн форматта гына түгел, чынбарлыкка да үтеп керә. Моның ачык мисалы – рэп-батллар.

INDE-battle – Казандагы бердән-бер батл мәйданы. Беренче батл 2019 елның 27 сентябрендә Алафузов фабрикасында оештырыла. Чараны оештыручылар – хип-хоп сәнгате белән янып яшәүче 5 кеше: Никита Дружин – тавыш операторы, Рамил Шарапов – оештыручы, Глеб Миронов – редактор, Полина Глазырина – дизайнер һәм тагын бер кеше аноним булып калырга теләде.

Беренче турнир онлайн гариза бирүдән башлана. Аннары – офлайн сайлап алу туры, иң көчлеләрне генә калдырыр өчен оештырылган батллар һәм финал. Ә җиңүчегә – 10 000 сум акча.

«INDE-battle»да рэперлар көчләрен төрле форматларда сыный ала: BPM, A – CAPELLA, BAD BARS, комплиментар батл.

Нәкъ менә «INDE-battle»га килгәндә, мин артык яхшы эксперт түгел, шуңа сорауларны катнашучыларга бирдем.

Турнирда кем җиңүче булыр дип уйлыйсың?

АГ, Түбән Новгород:

– Әлеге сорауга үзен хөрмәт итүче һәр рэпер: «Мин», дип җавап бирәчәк. Мин дә шулай диям. Беренчедән, җиңәргә уйламасам, Түбән Новгородтан Казанга килеп тә йөрмәс идем. Икенчедән, үзеңнән кала кемне дә булса билгеләсәң – син инде бирешкән дигән сүз.

Олд һәм фрешмэннар арасында сине шаккаттырган шәхес?

Чучундра, Казан:

– А капеллада HACK.EXE Ул – олд, аның техникасы һәм фристайл сәләте искиткеч. BPM форматында – s10. Ул да олд. Аның стилен беренче җөмләләрдән үк танып була. Фрешмэннар арасында – Methusalem, ул хәтта панчлар да яза, BPM өчен сирәк күренеш.

Батлга нәрсә җитми?

Methusalem, Казан:

– Иң беренче чиратта тамашачылар. Он-лайн һәм оф-лайн форматта да. Икенчедән, гадел казыйлар. Өченчедән, видео һәм аудио язмаларның сыйфатын яхшыртып булыр иде.

Jambee, Түбән Новгород:

– Миңа калса, локаль батл өчен «INDE» бик яхшы дәрәҗәдә. Әйе, кайбер җитешсезлекләр бар, так аларны вакыт һәм тәҗрибә ярдәмендә төзәтеп булачак. Оештыручыларга зур рәхмәт!

Батлның киләчәге бармы?

Logaz, Казан:

– Оештыру буенча күп кенә җитешсезлекләрне төзәтеп, тамашачыларны кызыктыру ысулларын уйлап чыгарсалар әйе. Татарстанда талантлы рэперлар күп, алар үзләрен күрсәтә алырлык  гадел һәм креативлыкны күрә белә торган мәйдан тәкъдим ителсә, шәп булыр иде. Тик әлегә «INDE» турында алай дип әйтә алмыйм.

Тohigh, Волжс, Марий Эл:

– Бүгенге көндә яхшы батл-мәйданнары бик аз. Ә текә батл ул искиткеч күренеш: осталык, талант, үткен сүзләр, аларны дөрес итеп бирә белү һәм харизма җыелмасы. Шуңа күрә, батлның дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәргән очракта – киләчәге бар дип саныйм.

Рэп-батл – һәркем күңеленә хуш килә торган чара түгел. Әлеге жанрга хас норматив булмаган лексиканы куллану, караңгы клублар, кайвакыт үзләрен бик дорфа тотучы рэперлар күпләрне куркытырга мөмкин. Тик мине генә түгел! Рэп культураның үзенә генә хас ихласлыгы, кабатланмас актуальлеге һәм кискенлеге бар. Кызык өчен генә булса да, сез дә бер барып күрегез!

Нәрсә соң ул рэп-батл? Мәйдан уртасында 2 МС күзгә-күз карашып текстларын укый, төрле темп, манерада башкара ала, кайберләре перфоманслар да әзерли. Аларны бәяләүче казыйлар, чараны алып баручы һәм тамашачылар күзәтә. Күзәтеп кенә дә калмыйлар, ә барысы бер булып, тактка селкенә, шәп панчларны ишетеп «тавыш бирә».

Сүзлек:
МС – башкаручы рэпер

Панч – үткен җөмлә, сүзтезмә

Фрешмэн – яшь рэпер, беренче тапкыр катнашучы

Олд – тәҗрибәле, күп чараларда катнашкан рэпер

Ликбез:

A – CAPELLA – бит (ритм) һәм музыкасыз алдан әзерләнгән текстны укып (яттан) ярышу;

BPM – алдан әзерләнгән текстны битка салып уку;

Комплиментар батл – сиңа каршы чыгыш ясаучы рэперны мактау, чыгыш сарказм һәм төрттерүгә корыла;

BAD BARS – сиңа каршы чыгыш ясаучы рэперны хурлау, панчлар көлке һәм абсурд булырга тиеш (иң авыр форматларның берсе).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев