Логотип Идель
Бу – тема!

«ИЛҺАМ» КАНАТЛАР КУЯ

Кем син? Иҗатка гашыйк кешеме? Прозаикмы, әллә шагыйрьме? Һаман да үз сәләтеңне таба алмыйча интегәсеңме? Яки таптың, әмма куркасың. Ялгышудан. Адашудан. Барыннан.

Әйе, сәләтеңне табу кыен, аны үстерү тагын да кыенрак. Гәрчә, моның өчен мөмкинлекләр бик күп булса да. Авыр. Бик авыр. Шулай да үзендә ихтыяр көче тапканнар гына алга бара, тырышлар гына уңышка ирешә ала.

Әйткәнемчә, сәләтеңне үстерү, үз көчеңне сынап карау өчен конкурслар хәзер бик күп. «Сәләт»кә нур булган йолдызлар», «Газпром», «Иделем акчарлагы», «Үз юлым»... Ләкин мин бу юлы әлеге бәйгеләр турында түгел, ә «Илһам» турында язарга телим. Юк, дөрес аңлагыз: «вдохновение» түгел, нәкъ менә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе.

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе ТР Язучылар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Федераль университеты белән берлектә 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул ел саен, татар теле һәм әдәбиятын үстерү максатында, сәнгать белән кызыксынган һәм иҗатка гашыйк балаларны җыя. Әлеге бәйгедә укучылар дүрт номинациядә (проза, шигърият, драма, публицистика) һәм өч яшь категориясендә (5-7нче сыйныфлар, 8-9нчы сыйныфлар, 10-11нче сыйныфлар) көч сынаша.

Быел «Илһам» бәйгесенә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 1624 эш килә. Шуларның иң яхшы дип табылган 600е икенче турга чакырыла.

Икенче тур берничә зонада үтте. Нәкъ менә шул турда , балаларның әсәрләрне үзләре язганмы-юкмы икәнлекләрен тикшергәннән соң гына, җиңүчеләр ачыкланды.

25нче апрель көнне Казанның Идел буе спорт һәм туризм академиясендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. 34 җиңүче алтын хәрефләр белән йөгертелгән диплом, «Эльдорадо» кибетенә сертификат һәм «Илһам» альманах китабы белән бүләкләнде.

Шушы җиңүчеләр арасында үзебезнең исемнәрне күрү чын бәхет иде. Апам Айзилә белән икебез дә «Проза» номинациясендә беренче урын яуладык: ул – 8-9нчы класслар арасында, мин – 5-7нче класслар арасында.

Әйдәгез, хәзер җиңүчеләрнең үзләре белән танышып китик. Бүләкләү тантанасында алар ниләр кичерде икән?

«Проза»да Гран-при алган кыз Хәбибулина Алинә (Азнакай районындагы сәләтле балалар интернатының 11 нче сыйныф укучысы):

«Мин «Илһам» бәйгесендә беренче мәртәбә сигезенче сыйныфта укыганда катнашкан идем. «Илһам»лы юлым дүрт ел дәвам итте, һәм аның азагында шундый зур бәяләнүгә лаек булу, әлбәттә, минем өчен искиткеч зур сөенеч булды. Үземнең уңышым турында ишеткәч, бераз куркып куйдым: мин андый югары бәяләнүгә лаекмы соң? Башкаларның өметләрен аклармын дип ышанып калам».

«Проза»да 1нче урынга лаек булган Абдрахманова Айзилә (Кайбыч районы Борындык төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы):

«Мин «Илһам» бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Берәр нинди призлы урын булыр диеп, һич тә уйламаган идем. Регистрациядә утыручы апаның «Синең беренче урын « диюеннән соң чак кына егылып китмәдем, шатлыгымнан күз яшьләрем атылып чыкты. Әлеге бәйге миндә бары тик уңай яктан гына һәм бәхетле, күңелле вакыйга булып истә калды.»

«Шигьрият»тә 1нче урын яулаган Димухаметова Илүзә (Азнакай районы, 8нче сыйныф укучысы):

«Мин «Илһам» конкурсында беренче ел гына катнашам. Бүләкләү тантанасын бик күптән көтеп алдым. Беренче урынны яулармын дип һич тә уйламаган идем. Беренче урынга лаек булганымны белгәч, мин бик шатландым, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. «Илһам» бәйгесе миңа бик күп тәҗрибә, яңа дуслар, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Мин бу конкурска бик рәхмәтле. Киләчәктә дә бу конкурска кайтырмын әле дигән өмет белән яшәүне дәвам итәм.»




Әйе, мин дә бу бәйгедә тагын катнашачакмын! Чөнки «Илһам» минем сәләтемне күреп алып, күңелемдә үз көчемә ышаныч уятты. «Илһам» миңа канатлар куйды!

Ләйсән Абдрахманова, Кайбыч районы Борындык төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев