Логотип Идель
Бу – тема!

ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АША!

«Ялкын»ның март санында адаш кызым, Энже: «Хыяллар чынга аша. Иң мөһиме, аларга ышанырга һәм тугры калырга кирәк!», дигән девизы белән уртаклашкан иде. Тулысынча аның белән килешәм. Чыннан да, хыялларга бай булган һәм хыяллана белгән кешенең генә хыяллары һичшиксез чынга ашырга мөмкин дип уйлыйм!

Тырышып, бик күп юллар аша узып, зарыгып көткән яраткан «Йолдызлык» фестивале узды да китте! Әллә юри инде, ул безнең язгы каникул вакытына эләгә. Каникулның берничә көнен тулысынча төнгә кадәр йокламыйча, иртә таңнан торып китәргә туры килде, дип зарланыйм әле. Казынган казна табар, йоклаган йокы табар, дигәндәй, без үз казнабызны таптык! Ә йокы качмас әле... Шулай «казына-казына» без уңышыбызга ирештек тә инде!



Кайбычта үткән зона турының быел ике көне дә безнең өчен бик уңышлы булды! Аллага шокер! Өч ел биеп Казандагы турга үтәбез, тик фестивальнең гала концертында биегән юк әле. "Быел үтәргә язса ярар иде!", дип соңгы репетициядә еларга җитешеп сөйләшеп утырган идек тә кызлар белән... Фәрештәләрнең "амин" дигән вакытына эләкте бугай! Биедек бит! Ниһаять! Аннан да зур бәхет юктыр. Әллә бию коллективыбыз «Хыял» булганга, биюче кызларыбыз бик хыялыйлар!



26-27нче март көннәрендә узган фестивальдә катнашучылар да, җан атып торучылар да, оештыручылар да бик күп җыелган иде. 7 районны берләштергән фестивальне быел үткәргән күрше районыбыз - кунакчыл Кайбыч - ачык йөз белән каршы алды да, озатып та калды. Кайбыч, рәхмәт!

Ә без үз чиратыбызда әзерләгән биюләребез-иҗат җимешләребезне - халыкка, жюрига җиткерергә тырыштык. Булды кебек. Безне әзерләгән, безнең өчен җан атып торган җитәкчебез Раилә Хәйдәр кызы Шәвәлиевага рәхмәтләребез чиксез! Аннан башка бихисап күп бәйге-фестивальләрдә катнашмыйча, мондый җиңүләр яулый алмыйча, укып, биючеләрне теливизор, Инстаграм челтәрләреннән карап кызыгып кына ятар идек.

Фестивальнең иң дулкынландыргач вакыты - нәтиҗә көтү икәне һәркемгә таныш. Күзләр тимәсен, дип ул көнне Инстаграм челтәрләребезгә бер сторис, бер фото, БЕРНӘРСӘ ДӘ куймадык. Күз дә тимәде бит. Ул минутларны санап көткәнебезне күрсәгез. Дулкынлану хисе шундый көчле булган ки, үзебезнең төркем исемен ишеткәнче елап ук җибәрдек! Нәтиҗә әйтүче апаның:«Хыял» хореография коллективы» диюе булды - без елашырга, шатланышырга, кочаклашырга керештек - җөмлә әле бетмәгәнен уйламыйбыз да! «Уяну» биюе белән чыгыш ясаячак», – диюләре булды, теге шатлыклар 10 тапкырга күбәйде! Әйтеп бетергесез сөенеч!!!



Шулай итеп, 3нче урынны яулап, гала-концертта катнашып кайттык Апасыбызга. Хәзер инде апрель аенда «Уникс» концертлар залында фестивальнең алдагы туры һәм фестивальнең иң яраткан өлеше – аквапарк көтә безне!

Без, дигәннән, районыбыздан, мәктәбебездән шулай ук башка талантлы укучылар катнашты. Алар: Вәлиева Камилә (конферанс номинациясе) 2нче урын һәм Мусин Ранис (вокал соло) 3нче урын. Аларны да алда Казан көтә!

Миңа калса, бу фестиваль турында ишетмәгән кеше юктыр! Ә күбегез анда безнең кебек, катнашып йөрисездер, ә бәлки инде шул сәхнәдә үскән йолдызларның берседер!

«Йолдызлык» – Татарстанның барлык талантлы балаларын җыйган фестиваль!

«Йолдызлык» – безнең фестиваль!

Үзебез кичергәннәрне бераз булса да сезнең белән бүлешергә булдым! Матур истәлеккә тешкән фотолар белән дә сезне таныштырасым килә!

Язмамны, бер матур җырдан алынган җөмләләр белән тамамлыйсым килә.

«Бу тормышта бәхетлеләр булсыннар иде күбрәк!»

Сәлкешләр әйтмешли: РӘХӘТ-БӘХЕТ!

Энҗе Җаппарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев