Логотип Идель
Бу – тема!

ГРАФФИТИНЫ КАРТАДАН ТАП!

Граффити дип үлеп китүчеләр өчен – менә дигән яңалык. Хәзер кайда, нинди граффити икәнен махсус картага күз салып белеп була. Сәнгать яратучылар биредә үзләре геотеглар буенча төрле граффитиларның урнашу урынын билгели ала.

“Вконтакте” сәхифәсендәге “Граффити турында сөйлә” (“GraffitiManiaChallenge”) дигән төркемдә урам сәнгате мисаллары белән уртаклашырга мөмкин. Моның өчен стрит-артны кадрга эләктерергә һәм аны берничә вариант ярдәмендә урнаштырырга кирәк. Оештыручылар #GraffitiManiaChallenge #graffitimania #расскажиограффити хэштегларын кулланырга тәкъдим итә. Аларны graffitimaniachallenge@gmail.com адресына җибәрергә мөмкин, иң мөһиме – адресын гына күрсәт. Аннары эшләр махсус картага төшерелә.
Шунысы шатландыра: картада Татарстан республикасындагы граффитилар да шактый. Әлбәттә, аларның иң күбесе – Казанда: барлыгы 20 меңгә якын. Муниципаль районнар да калышмый. Мисал өчен, Яшел Үзән районында – 365, Әлмәт районында – 1219, Түбән Кама районында – 5, Тукай районында (Яр Чаллы шәһәрен дә кертеп) 303 граффити турында мәгълүмат бар.

Мисал өчен, Казанның Чернышевский урамы 5нче йортта “Урбан кызы” исемле кошчык “оялаган”. Ул Лида Кузнецова тарафыннан “Birdly” проекты вакытында ясалган. Ул Түбән Новгородтан килгән.  Әлеге граффитиның исеме Juna музыкаль төркеменең “Урман кызы” җыры һәм “урман” – “урбан” сүзләре вариацияләре белән бәйле.



Шунысы да бар: Түбән Новгородта урам сәнгате, Татарстанныкы белән чагыштырганда, күпкә киңрәк колач җәйгән. Анда тематик урам сәнгатенең билгеле бер урыннары буенча махсус гидлар да бар хәтта.

Татарстан шәһәрләренә килгәндә, 2018 елда Әлмәттә “Надыйр Уразмәтов. Уразмәтовлар нәселе” дигән граффити “Сказки о золотых яблоках” фестивале кысаларында ясалган. Basil LST тәхәллүсе белән иҗат итүче рәссам иҗат иткән әсәр Нефтяниклар урамында урнашкан. Надыйр Уразмәт (1688–1758) – тимер һәм бакыр рудаларын ачкан беренче Татарстан эшмәкәре. 1752нче елда ул нефть таба, ике елдан нефть заводы төзүгә рөхсәт ала. Тик хыялын тормышка ашырырга гына насыйп булмый аңа. 1757нче елда аннан нефть эшкәртү хокукын алалар. Надыйр Уразмәтов портреты 9 катлы йорт диварында ясалган.



2018 елның җәендә футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда футболга багышланган стрит-арт мисаллары артты. Бауман урамындагы “Франция” исемле граффити (“Supernova” берләшмәсе), Гаяз Исхакый урамында Лука Модрич (“Supernova” берләшмәсе), Роналду, Месси портретларын (Дмитрий Кудинов), “Континент” паркында футбол граффитисын (Дамир Бозик) күреп була.









Татар сүзләре кергән граффитилар аз. Мисал өчен, шундыйларның берсе “Иске шәһәр Казан” дип атала. Ул Иске Татар бистәсендә урнашкан.



Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та урам сәнгате белән актив кызыксына. Әлеге төркемдә аны шаяртып министрлык күләмендәге баш вандал, дип тә язганнар. Ул министр кәнәфиенә утыру белән, Казанда 20 октябрьдә “Граффити күзлегеннән сәнгать” темасына багышланган “URAM” дип аталган граффити сәнгате фестивале узды. Татарстанның 8 райтеры бөтен кеше күз алдында бөек рәссамнар сәнгате әсәрләрен яңача кабул итүгә багышланган иҗади эшләр ясады. Бәлки, шундый фестивальләр күбрәк булса, Татарстанның стрит-арт картасында граффитилар саны да артыр дигән өмет бар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар “Вконтакте” сайтындагы төркемнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев