Логотип Идель
Бу – тема!

ГОРМОННАРНЫҢ ТӘЭСИР ИТҮ МЕХАНИЗМЫ: КОРТИЗОЛ БЕЗНЕҢ КЫЯФӘТНЕ НИЧЕК ҮЗГӘРТӘ?

Бөтен авырулар да борчылудан килеп чыга дигәнне ишеткәнегез бардыр. Җыерчыклар чыгу, чәчләр коелу һәм тире бозылу да шуннан барлыкка килә. Безнең организм һәрвакыт стресс кичерә. Стресс организмның саклану реакциясе булып тора һәм ул позитив, негатив төрләргә бүленә. Алар һәм стресс гормоны – кортизол белән безнең язмада таныша алачаксың.

Позитив стресс, ягъни эустресска физик йөкләмәләрне кертәләр. Моңа капма-каршы халәт – дистресс, ягъни негатив стресс. Дистрессның сәбәпләре күпчелек түбәндәге очраклар белән бәйле:

- эштәге конфликтлар, коллегалар белән мөнәбәтләр, өскә артык күп бурыч җыелу;

- төрле агулар һәм токсиннар куллану;

- көндәлек мәшәкатьләрне хәл итү;

- ел фасыллары, климат үзгәрү;

- ачлык, дөрес тукланмау (һәртөрле консервантлар куллану);

- артык күп мәгълүмати йөкләнеш булу;

- йокы җитмәү.

Кортизолны стресс гормоны дип йөртәләр. Кортизол бөер өсте бизендә эшкәртелә. Бизнең эшчәнлегендә тайпылышлар һәм кортизолның бүленеп чыгуында бозылулар булу кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерергә мөмкин. Кортизол үзәк нерв системасы эшен һәм нейромедиаторлар алмашуын (хәтерне, кәефне, реакцияне) җайга сала.

ЮГАРЫ КОРТИЗОЛ = ТАЗАРУ

Кортизол абдоминаль өлкәдә, ягъни корсак һәм бил тирәсендә май катламын арттыра. Еш кына хатын-кызларда нәкъ менә шундый симерүне бөер өсте бизенең дөрес эшләмәве аркасында күзәтеп була.

ЮГАРЫ КОРТИЗОЛ = ИРТӘ КАРТАЮ

Кортизолның һәрвакыт югары дәрәҗәдә булуы кандагы глюкозаның артуына китерә, ә ул, үз чиратында, кортизолны тагын да күбрәк эшләп чыгара. Кыскасы, шундый бер очы-кырые булмаган әйләнеш барлыкка килә. Нәтиҗәдә, тән тиресе тоныгая, күзәнәкләр киңәя, җыерчыклар арта. Тиренең картаюы бик яшь кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин.

ЮГАРЫ КОРТИЗОЛ = АШКАЙНАТУ СИСТЕМАСЫ БОЗЫЛУ

Стресс һәм югары кортизол ашказаны-эчәк тракты эшчәнлегенә тәэсир итә. Аерым алганда, эчәклек моторикасына һәм микрофлорага бәйле. Ә бит нәкъ менә ул безнең иммунитетның төп терәге булып тора һәм туклыклы матдәләрне үзләштерү өчен җавап бирә. Әгәр син борчылсаң, кулланган ризыгың һәм витаминнарың бернинди файда да китерә алмаячак.

ЮГАРЫ КОРТИЗОЛ = НАЧАР ТӘН

Стресс һәм кортизолның бүленеп чыгуы аксымның алмашуына йогынты ясый. Кортизолның озак вакыт югары булуы тире, лайлалы тышчалар, мускул тукымасы һәм терәк-хәрәкәт системасына кагылышлы төрле дегенератив-дистрофик процессларга китерә. Әгәр кеше озак вакыт стресс кичереп, аны киметү өстендә эшләмәсә, ул әкренләп формасын югалта башлый. Аның мускуллар массасы кими, тире, чәчләр, тырнаклар һәм сөякләр сыйфаты начарлана.

Иртә картаерга, гел авырырга теләмәсәгез, яратмаган эштән, ошамаган уку йортыннан китегез. Бөер өсте бизе һәм кортизол сезгә рәхмәт кенә әйтер. Иң яхшысы: тормышның мәгънәсен табып, рәхәтләнеп яшәргә, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрне көйләргә һәм күбрәк йокларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев