Логотип Идель
Бу – тема!

ГОМЕРНЕ... ФЛИКЕР САКЛЫЙ

Киемең нинди генә текә, стильле булмасын, бер деталең төшеп калса, юк инде... Юлда җәяү имин йөрим, дисәң, яктылыкны кире кайтара торган элементны (фликер) кулланмыйча булмый. Әллә кайдан “мин” дип кычкырып торган бу деталь машина йөртүчеләргә сине абайлап алырга һәм гомереңне саклап калырга ярдәм итә.

Киемгә беркетелгән, яктылыкны кире кайтара торган элемент – бүген юлларда һәлакәттән саклый торган иң нәтиҗәле ысул. Ут шушы предметның пластик өслегенә төшә, аннан тар яктылык чагыла. Автомобиль фаралары яктылыкны кире кайтара торган элементны аз гына күреп алса, машина йөртүче ерактан ук бу кешене абайлап ала. Аның ярдәмендә җәяүле яки велосипедчыны 130-240 метрдан күреп алырга мөмкин. Ә мондый элемент булмаганда, алар бары тик 25-40 метр ераклыктан гына күренә.

Шнурга тагылган асылмалы бизәк яки булавкадагы значок, наклейка булсынмы ул – яктылыкны кире кайтара торган элементның нинди формада булуы мөһим түгел. Иң мөһиме – аның барлыгы. Ул дымнан да, суыктан да курыкмый. Җитмәсә, аны кулланганда, балаларның юлларда җәрәхәт алу ихтималы 6 тапкырга кими.

Яктылыкны кире кайтара торган элементлар нинди була?


Яктылыкны кире кайтаргычның элеп куела торган асылмалы бизәклесе (подвеска) – киемгә яки тәннең берәр өлешенә асып куела. Аны киеп-салып йөрү җайлы.

Яктылыкны кире кайтаргычның салына торганы (значок) – киемгә яки тәннең берәр өлешенә вакытлыча беркетелә.

Яктылыкны кире кайтаргычның салынмый торганы (наклейка) – озак вакытка беркетелеп куела торган җайланма.

Яктылыкны кире кайтаргычның сыгылмалысы (браслет) – теләсә нинди формада беләзек итеп киеп куеп була.

Бу элементларның биләп торган мәйданы 15-50 квадрат сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Әлеге предметны кием, рюкзак, сумка, велосипед, роликка автомобильнең фарасы аңа төшеп торырлык итеп беркетергә кирәк. Ябыштырыла торган җирнең (куртка, сумка) ике ягыннан бу предметны куйсаң, тагын да яхшы.

! 2015 елның 1 июленнән башлап караңгы вакытта торак пунктлардан читтә барган җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементны тагу мәҗбүри. Әлеге кагыйдәне санга сукмаучыларга 500 сум күләмендә штраф каралган.



Татарстанда мартның беренче атнасында яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру буенча чаралар узган. Яр Чаллының ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән бергә “Җәүлеләр кичүе” акциясен үткәргән. Аның дәвамында яшь булышчыларга яктылыкны кире кайтаргычлар өләшкәннәр.





Түбән Камада исә өлкән сыйныф укучылары яктылыкны кире кайтара торган элементлар булган киемнәрнең презентациясен оештырган, кече сыйныф укучылары фликерларны үз куллары белән ясаган. Укучылар жюрига үзенчәлекле киемнәр тәкъдим иткән.

Яшел Үзәндә яктылыкны кире кайтару буенча махсус эксперимент оештырылган. Яшь инспекторлар бер тоннельның ахырында караңгы кием кигән җәяүле манекенын урнаштырган, икенчесендә аңа яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркеткән. Эксперимент дәвамында фликерларның җәяүлеләрне күрергә ярдәм итүе ачыкланган.

Фликер гадәти значок кына түгел. Ул иминлекне саклап калу өчен кешеләрдә психология тәрбияли. Җәяүлеләрнең һәрчак күренеп торуы мөһим. Тик күп кенә әти-әниләр караңгы төстәге өс киемнәренә өстенлек бирә. Шуңа күрә машиналар күренми торган җәяүлеләргә килеп керә дә инде.

Караңгы кием кигән җәяүлене ерактан күреп булмый диярлек. Шуңа да киемгә яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетеп кую куркынычны киметә. Балаларның иминлеге – олыларның бурычы! Яктылыкны кире кайтаргыч элементлар алар тормышын, һичшиксез, саклап калачак. Бу детальләргә махсус таләпләр юк: иң мөһиме алар булсын һәм машина йөртүчеләргә күренсен генә!



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев