«ГОЛОС»ТА ТАГЫН БЕР ТАТАР КЫЗЫ! /ВИДЕО/

«Безнекеләрне бел»! Татарстанлыларның «Голос» программасын яуларга яратканнары сер түгел. Бу юлы анда Алабуга шәһәре кызы Альбина Йосыпова үз көчен сыный.

23 сентябрьдә «Беренче канал»дан бара торган «Голос» шоуында Альбина күрмичә сайлап алу турында катнашты. Татарстан кызы – Мәскәүдәге «Сатирикон» театры актеры. МХАТ мәктәбе студиясен тәмамалый, 2012 елдан бирле театрда эшли. «Лондон шоу», «Однажды в деревне», «Человек из ресторана» спектакльләрендә катнаша.

«Голос»та ул Жака Брельның «Ne me quitte pas» җырын башкарды. Бу композициянең кавер-версияләрен Эдит Пиаф, Нина Симон, Фрэнк Синатра, Том Джонс, Мадонна башкарган. Ә «Голос»та бу җырның яңгыраганы юк иде әлегә. Бу җыр Пелагеяның да иң яраткан җырларының берсе икән. Ләкин шулай булса да, җыр ахырында Альбинага Пелагея түгел, Дима Билан борылды. Һәм кызны үз командасына алды. Алга таба да Альбина репертуарына башка француз авторларының җырлары сайланылырга мөмкин.
Дима Билан:

– Бик зур рәхмәт! Сез бу җырны чын күңелдән, гадел итеп башкардыгыз. Хәтта артык кылану да юк иде. Бер мәлгә, миңа җырны башкарганда, уенда акцент ясарга кирәклеге турында уй килеп китте. Ләкин сезнең якка таба борылгач, бу уйның ялгыш икәнлеген аңладым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1376
    0
    8
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    1034
    0
    3
  • 16 ноябрь 2020 - 10:31
    КҮЗ КАРАШЫ Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач.
    666
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019