Логотип Идель
Бу – тема!

FOLK GROUP ZAKARIA: «ИСКЕНЕ ЯҢАРТАБЫЗ»

«Безнең әлеге вакытта репетиция ясарга урыныбыз да юк» дип сөйләде  «ZAKARIA» фольклор төркеме солисты Әдилә Мөбәрәкова. Репетиция ясарга урыннары булмаса да, теләкләре бар кызларның. Шуңа күрә уңышлары да байтак. Ни өчен аларның төркеме «ZAKARIA» дип атала? Алар ни белән шөгыльләнә? Күптән түгел откан 600 мең сум акчаны нәрсәгә тотачаклар? Җаваплар безнең язмада.

– Әдилә, төркемегез турында сөйлә әле.

«Zakaria» – ул төрле милләтле төркем. Аның оешуына 4 ел. Төркемебез җитәкчесе Лилия Җиһаншина җыйды да,  берләшергә тәкъдим итте. Без - дүрт кыз. Төркебездә мордва, керәшен, татар, башкорт кызлары бар. Барыбыз да Казан дәүләт консерваториясен тәмамладык. Идел буенда яшәүче халыкларның фольклорын туплау белән шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта экспедицияләрдә җыелган җырларны эшкәртәбез. Борынгы, күпләрнең ишеткәне дә булмаган җырларга яңа сулыш өреп, аранжировка ясыйбыз. Һәм халыкка чыгарабыз – җырлыйбыз.

– Ни өчен «Zakaria»?

– Күпләр Зәкәрияне хатын-кыз исеме дип уйлый. Ул ир-ат исеме. Бу җырны балалар бакчасыннан ук күп кеше белә. Иң кызыклысы – бу җыр татарларда гына түгел, Идел буенда яшәүче башка милләтләрдә дә бар. Йә көйдә, йә сүзләрдә бераз гына аерма күзәтелә. Төрле халыкларны берләштереп торганга шушы исемне сайладык. Без дә төрле халыкларның җырларын башкарабыз бит. Исемебез бик уңышлы булды. Безне бик җайлы истә калдыралар.

– Ни өчен нәкъ менә бу юнәлешне сайларга булдыгыз?

– Попса кешене туйдырды. Күпләр аны фольклорга нигезләнеп ясый башлады. Аннан соң без барыбыз да белемне дә шушы юнәлештә алдык. Бүгенге көндә икенче альбомыбызны яздырып йөрибез. Беренчесе ноябрьдә чыккан иде. «Без» дип атала. Анда җиде телдә (татар, башкорт, мордва, удмурт, керәшен, мари телләре) сигез җыр урын алган.  Ике альбомда бергә 16 җыр булачак.

– Шуның кадәр эшне башкарып чыгу өчен акча да кирәк. Аны каян аласыз?

– Акча белән кыенлыклар бар. Безнең репетиция ясарга урыныбыз да юк әле.  Шуны булдырырга тырышабыз. Хәзергә репетицияләрне җитәкчебезнең эшендә яки фатирында ясыйбыз. Сентябрьдә «Таврида» Россиякүләм форумында 600 мең сумлык грант оттык. Акчаны Татарстан буенча гастрольләргә һәм костюмнарга тотачакбыз. Аңа кадәр Тартарстан күләмендә узган бәйгедә грант откан идек. Әлеге 245 мең акчаны альбомнар ясауга китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев