Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ "ФИРМЕННЫЙ" СТИЛЕ

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар. Бу мәкальне бераз үзгәртеп, “логотибыңа карап каршы алалар, спектаклеңә карап озаталар”, дип үзгәртеп була. Һәрбер брендның үз логотибы булган кебек, театрларның да үз йөзе бар. Хәзер Кариев театры да “үзебезнең “фирменный” стилебез барлыкка килде”, дип авыз тутырып әйтә ала. Чөнки бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурсның җиңүчеләрен ачыклады.

Театрның үз логотибын уйлап табу конкурсында барлыгы 43 кеше катнашкан. Аларның 32се – Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары. Шулай ук җиңүгә дәгъва кылучылар арасында исемле рәссамнар, дизайнерлар, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары да бар. Кайбер эшләр кабатлану сәбәпле, бәйгедән төшеп калган. Шуңа икенче турга 18 эш сайлап алынган. Бу этапта иҗади эшләргә ике мәйданчыкта тавыш биргәннәр: социаль челтәрләрдә һәм театрның үзендә. Нәтиҗәдә, беренче өчлеккә сәнгать училищесы студентлары –Айгөл Гыйльметдинова, Ангелина Филимонова һәм «Теория» дизайн студиясе директоры Илдар Әюпов чыккан.



Айгөл Гыйльметдинова логотибын уйлап тапканда, татар бизәкләре, кулъязма шрифтлар белән илһамланган. “Логотипта 3 тапкыр “К” хәрефе кулланылган, ул “Кариев” сүзеннән алынган. Фирүзә төсендәге “К” театрга йөрүче балаларны символлаштыра, коралл төсе – яшьләрне, иң классик форматтагы шрифт – өлкән буын тамашачыларын.  Афишалар конструктор форасында ясалган, аларның 3 варианты эшләнелгән. Аларны теләсә кайсы спектакль өчен кулланып була”, – ди катнашучы.



Ангелина Филимонова исә рус һәм татар телләрендә логотип уйлап тапкан. Ул да стильдә “К” хәрефенә нигезләнгән. Шулай ук софитлар, декорацияләр образларын кулланган. Кызыл төстәге түгәрәк – рус һәм татар халкын, яшь һәм өлкән буынны берләштергән символ. Студентның афишасы да конструктор форматында, универсаль. Шулай ук Ангелина стильдә ромб форматындагы кечкенә әләм рәсемнәрен дә кулланырга тәкъдим итә.



Илдар Әюпов тәкъдим иткән логотиптагы төп ысул – 45 градуста урнаштырылган кискен линияләр. Әлеге фирменный стильгә ниндидер чикләүләр булырга тиеш түгел. Шуңа баш исемнәр кайвакыт чикләр аша узарга мөмкин. Афишалар һәрчак авыш итеп ясала, аны спектакльгә карап үзгәртеп була. Әгәр балалар тамашасы икән, бераз “хулиганланып” алырга да мөмкин. Басма материаллар өчпочмак һәм диаграмма форматында ясала.

Шулай булып чыккан ки: әгәр социаль челтәрләрдә тавыш бирүчеләр 1нче урын алучыны шунда ук ачыкласа, 2 һәм 3нче урыннарны бүлешүчеләрне төгәл генә билгели алмаган, алар тавыш саны буенча бертигез дәрәҗәдә барган. Шул сәбәпле, 2-3 урыннарны түгел, ә ике 2нче урын бирергә булганнар.

Гүзәл Сәгыйтова, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:

– Безнең театрның йөзен булдыра торган стильне сайлау җиңел булмады. Бәлки, “100 % менә бу” дигән логотип та булмагандыр. Бәхеткә, логотиплар килә башлагач, Ренат абыйга (Ренат Әюпов – театрның баш режиссеры) һәм миңа ошаган логотип тамашачылар тавышын да күп җыйды. Шулай итеп, Ангелина Филимонова логотибы беренче урын алды. Ул 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнә. Икенче урынга ике кешене чыгарырга булдык. Бу тамашачылар фикере буенча да шулай килеп чыкты. Мин “Калеб” яңа буын җыены җитәкчесе буларак та, Илдарны 3нче урынга калдырмадык. Аның эше нигезендә “Калеб” кебек язу тора. Шуңа без Илдарның логотибын “Калеб”кә алырга булдык. Шулай итеп, Айгөл Гыйльметдинова һәм Илдар Әюпов 2нче урын белән бүләкләнә.

Конкурсның җиңүчесе Ангелина Филимонова Казан сәнгать училищесының 3нче курсында укый. 18 яшьлек Әлмәт кызы бүген уку йортында “дизайнер” юнәлеше буенча белем ала, киләчәктә укуын вузда шушы юнәлеш буенча дәвам итәргә тели. Җиңүе турында әле бүген генә белгән ул. Бераз шок халәтендә калган.

– Әлеге конкурста катнашучы һәрбер кешенең җиңүгә шансы да, өмете булгандыр. Безнең училищеда бәйге игълан ителгәч, теләгән студент анда катнашырга булды. Мин дә искәрмә булмадым. Әлбәттә, логотипны уйлап табу җиңел түгел, чөнки күп эшләргә кирәк иде. Аны дәресләрдән соң буш вакытта уйлап таптык Әгәр сораулар булса, укытучыларыбыз киңәшләре белән булышты. Конкурс нигезләмәсендәге эшне башкарып чыгарырга 1 ай вакыт кирәк булды. Бу – минем өчен беренче зур конкурс. Әлеге акчаларны, мөгаен, хәйриячелеккә багышлармын, чөнки бу юнәлеш белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, логотибымның театр стилендә кулланылуы минем өчен шатлыклы да, шул ук вакытта зур җаваплылк та. Минемчә, кешеләрдә дизайнер зәвыгын тәрбияләү мөһим, бу аларның иске әйберләргә түгел, яңалыкка омтылуы өчен кирәк. Бер карашка, вак-төяк кенә тоелган афиша, буклетлар аша балалар белемлерәк була ала, – ди җиңүче кыз.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин әйтүенчә, моңа кадәр театрның логотиплары булдырылган. Ләкин ул афиша, чакыру кәгазьләреннән ары уза алмаган. Гомумән, хәзер театр бинасының һәрбер бүлмәсе кулланылышта икән.

Әлбәттә, җиңүче итеп сайлап алынган логотип кискен бәхәсләр дә тудырырга мөмкин. Моны театр җитәкчелеге дә аңлый.

– Бәлки кайбер кешеләр “кара төс белән эшлисез, бу бит – балалар театры”, дип әйтер. Әйе, андый фикерләр дә булды. Әмма иң алга киткән ТЮЗлар шушындый стильдә эшли. Ягъни бу бит балалар өчен генә түгел, яшүсмерләр, яшьләр өчен дә булган театр, – ди Гүзәл Сәгыйтова.



Шулай итеп, 22 декабрь – татар театрының туган көнендә – Кариев театрының 30 еллык  юбилеенда тамашачыларны яңа стиль белән шаккаттырачаклар. Әлбәттә, кыска гына вакыт аралыгында барысын да яңартып бетерү мөмкин түгел: театр фойесын, сайтны яңарта башлаганнар, җитмәсә, юбилейга өр-яңа экран да кайтып җитәргә тиеш икән. Барысына өлгереп бетерә алмасалар да, яртылаш яңаруны белән каршы алачаклар алар. Шуңа театрның барлык хземәткәрләре кырмыскалар кебек эшли.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: Ринат НӘҖМЕТДИНОВ, Кариев театры сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев