Логотип Идель
Бу – тема!

ЭТ ГОМЕРНЕ ОЗЫНАЙТА?

Галимнәр тагын бер тикшеренү уздырган бит әле. Уздырганнар да, мондый нәтиҗәгә килгәннәр: этләр гомерне озынайта икән. Ничек? Хәзер сөйлибез.

Эт – кешенең дусты, дип күп әйтәләр. Әлеге сүзнең дөреслеген тагын бер кат раслаганнар. Узган ел тәмамланган тикшеренү нәтиҗәләре буенча, эте булган кешеләр озаграк яши икән.

Американың кардиология ассоциациациясе уздырган әлеге тикшеренү 70 ел дәвам иткән. Һәм эт белән дуслыкның гомерне озынайтуын раслаган.

Нәтиҗәләр мондый: эт асраган кешеләрнең асрамаганнарга караганда иртәрәк үлү ихтималы 24%ка кимегән. Моның сере нидә соң? Кайбер галимнәр фикеренчә, эте булган кешегә күбрәк хәрәкәтләнергә туры килә. Андыйлар этләрен иртә-кич урамга алып чыга, саф һавада күп йөри. Бу - организмны чыныктыру, сәламәт булу өчен зур файда.

Тагын бер сер: наз һәм мәхәббәт. Дүртаяклы дусларыбызга үз назыбызны, игътибарыбызны биреп, безнең кан басымы көйләнә. Дару эчкән кебек эффект була. Эте булган кеше ялгызлыктан интекми, депрессиягә бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев