Логотип Идель
Бу – тема!

ЭНЕРГИЯНЕ УРЛАУЧЫ 20 ГАДӘТ

Беребез дә идеаль түгел, һәрберебезнең кимчелекле яклары бар. Әмма шул начар якларны бетерү юнәлешендә эшләү безгә яшәргә көч һәм дәрт бирә. Язмадагы исемлектә синең энергияңне ала торган гадәтләр белән таныша аласың. Алардан котылу тормышыңны җиңеләйтәчәк.

1. Ачу саклау

Ачулану, ачу саклау кебек хисләрдән ерак торырга тырыш. Ачу саклаган кеше ешрак авырый диләр.

2. Зарлану

Тормыштан зарланудан арынырга кирәк. Сине нәрсә дә булса канәгатьләндерми икән, тормышыңны үзгәрт.

3. Конфликтларга эләгү

Вакыт һәм көчеңне кирәкмәгән бәхәсләр өчен әрәм итмә. Берәүгә дә үз дөреслегеңне исбатлама.

4. Бөтен кешегә дә ошарга теләү

Кемгә дә булса ошарга теләп, үзеңне югалтырга мөмкинсең. Дөньяда 100% берәүгә дә ошаган кеше юк һәм булмаячак! Һәр кеше үзенең яхшы һәм кимчелекле яклары белән матур икәнен онытма.

5. Гайбәт сөйләү

Кешеләр турында гайбәт сөйләп йөрү килешми. Башкалар тормышын тикшергәнче, үзеңнекен яхшырту өстендә эшлә. Шул чагында кешеләрне гаепләргә, тәнкыйтьләргә һәм гайбәтләргә вакытың калмас.

6. Кемгә дә булса «юк» дип әйтергә курку

Сиңа ошамаган эш яисә карар тәкъдим итсәләр, аннан баш тартырга өйрән. «Юк» сүзен бүгеннән үк ятлый башла. Югыйсә синең организмың авыр стресс кичерәчәк.

7. Үз-үзеңне тәнкыйтьләү

Әйе, үзеңә дөрес бәя бирергә өйрәнергә кирәк. Тик һәрвакыт тәнкыйтьләп тору файдага түгел. Үзеңнең яхшы якларыңны күрергә өйрән, кечкенә генә эшне башкарсаң да, үзеңне мактап куй.

8. Үзеңне башкалар белән чагыштыру

Син үзеңне бер кеше белән генә чагыштыра аласың – кичәге үзең белән. Үзеңне кирәксез дип санап, башкалар белән ярышма. Нинди генә очрак булмасын, һәрвакыт үзең булып кал.

9. Гел борчылу

Борчылу – стресс, депрессия, тормыш белән канәгать булмау... Әзгә генә булса да барлык борчуларыңны читкә алып куеп тор.

10. Артык оялчан булу

Гомер буе туры килердәй мизгелне көтүдән һәм оялудан туктарга вакыт.

Джон Леннон сүзләрен искә төшерик: «Тормыш – син планнар корган вакытта үтә торган мизгел».

11. Яратмаган эшне эшләү

Үзең теләмәгән эшне башкарудан да авыр нәрсә юктыр. Шуңа күрә тормышта җаның теләгән әйберләргә генә ризалаш.

12. Ял итмәү

Үз-үзеңә дөрес итеп ял бирү дә кирәк. Организм ял күрмәсә, сәламәтлек какшый башлый. Күбрәк вакытны үзеңә багышларга тырыш.  

13. Социаль челтәрләрдә күп утыру

Интернет – чүп оясы. Вакытны социаль челтәрләрдә утырып уздыру  деградациягә китерә.

14. Үз-үзеңне корбан итү

Башкаларга яхшы булсын дип, үзеңне корбан итмә. Онытма: беренче урында син үзең булырга тиеш!

15. Ярдәм сорамау

Барысын да үз өстеңә өяргә ашыкма. Ярдәм сорардай кешеләрең бар икән, аларга мөрәҗәгать ит.

16. Перфекционист булу

Бөтен эшне дә идеаль итеп башкару авыруга тиң. Камиллеккә омтылу бик тиз рәвештә эмоциональ өзлегүгә китерергә мөмкин.

17. Көнләшү

Бу начар гадәттән дә тизрәк котылырга кирәк, чөнки көнләшү тормышны агулый.

18. Бөтен нәрсәне контрольгә алу

Контрольгә омтылудан тукта. Тормыш үз юлы белән бара диләр. Димәк, күп әйберләрне син контрольдә тота алмыйсың.

19. Үз өстеңә артык күп бурыч алу

Башкарып чыгара алмаслык бурычларны үз өстеңә алма. Эш өелгән саен синең эмоциональ иминлегең какшаячак кына. 

20. Көн тәртибен бозу

Үзеңне вакытында йокларга, уянырга, ашарга өйрәт. Сәламәт яшәү рәвеше турында да онытма. Организм сиңа рәхмәт әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев