ЭЛЕКТРОН КӨНДӘЛЕККӘ “РӘХМӘТ!”: әнием бөтен билгеләремне белеп тора!

Кулга гаджетлар килеп керү белән бөтен нәрсә электронлашты да куйды. Торак-коммуналь өчен хезмәтне дә интернет аша түлибез, товарларны да интернет-кибетләрдән генә сатып алабыз һәм хәтта мәктәп билгеләрен дә электрон көндәлектән генә карыйбыз! “Җитте замана”, дия моңа безнең әби-бабайлар. Ә әти-әниләрнең күбесе дә электрон көндәлек белән “син” дип кенә сөйләшә. Тик рәхәтнең михнәте дә була бит аның...

Электрон журнал моннан 10 ел элек, 2009 елда пәйда була. Татарстан районнарына ул 2010 елдан кертелә башлады. Исеңә төшерәм, 2010 елда Россиядә Укытучы елы, дип игълан ителде. Нәкъ шул вакытны укытучыларның эшләре компьютерлаша башлады: аларга ноутбуклар тапшырылды, һәм бар эшләре электрон вариантка күчә башлады. Әле алай гына да түгел: электрон журнал, электрон белем бирү системасы белән бергә укытучыларның кәгазь эше ике тапкырга артты. Хәзер бу “заман”нар артта калды, диеп булмаса да, Татарстанның күп кенә мәктәпләрдә кәгазь журнал, көндәлекләр кулланылмый диярлек.

Без мәктәптә укыган вакытта уку елы җитәрәк, август аенда көндәлек сайларга тотына идек. Аның эче нинди булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе – тышлыгы. Башлангыч сыйныфта көндәлек тышы Леопольд исемле мәче, “Ну, погоди!”, “Том и Джерри” кебек мультфильм геройлары белән тулы булса, бераз үсә төшкәч кино, эстрада йолдызларына өстенлек бирә башладык: Шакира, Эминем, Кайли Миноуг, Рианналар да калмады. Ә хәзер укучылар мондый азартның ни икәнен дә белмидер, мөгаен...

2017-2018 уку елында Россия мәктәпләренең өчтән бере кәгазь журналлардан баш тартып, электрон төргә күчкән. “Дневник.ру” цифрлы белем бирү платформасында уздырылган сораштыруда укытучыларның 36 проценты тулысынча элеткрон форматка күчүен раслаган. Акрынлап, кәгазь көндәлекләрдән баш тартып, электроннарына күчүне 22 процент мөгаллим, укучыларның 25 проценты дәлилләгән. Бу сораштыруда Россиянең 74 төбәгеннән 16 мең укытучы, укучы, әти-әниләр катнашкан.

Мөгаллимнәрнең – 76, әти-әниләрнең 64 проценты электрон көндәлек һәм журналларның популярлыгын кирәкле мәгълүматның оператив рәвештә теркәлеп барылуы белән аңлата. Сораштырылган укытучыларның 84 проценты үз мәктәпләрендә кәгазь журналлардан баш тарту өчен барлык кирәкле дкументлар әзерләнгән, дип хәбәр итә. “Дневник.ру”ның инвестиция проектлары методикасы өчен җавап бирүче Ксения Колесова массалы рәвештә электрон көндәлек һәм журналларга күчүне Россия мәктәпләренең материаль-техник яктан җиһазландырылып бетмәве һәм күп кенә укытучыларның компьютер белән дуслыгы югары дәрәҗәдә булмавы белән аңлата.

Электрон белем бирү мәктәпләргә әле кертелә башлаган елда укытучылар гадәти кәгазь журналлар да тутыра, аннанры шул ук мәгълүматны электронына кертеп бара иде. Монда, әлбәттә, укытучыга чүп өстенә чүмәлә өелә. Әти-әниләргә генә җайлы була: алар интернет аша балаларының билгеләрен карый ала. Хәер, электрон журнал белән беррәттән укытучыларга тагын әлллә никадәр документны компьютерлаштырырга кирәк булды: һәрбер предмет өчен эш программалары, укучыларның шәхси карточкалары, укытучылар турындагы мәгълүмат һәм башка документлар. Беренче елларны бу программа шактый катлаулылык тудырса да, тора-бара ияләшә төштеләр, бугай.


Электрон журнал һәм көндәлекнең нинди уңай ягы бар?


·         Электрон журнал – зур мәгълүмат базасы


Аның ярдәмендә билгеләр куеп кына түгел, тиз арада сыйныф өлгерешен, дәресләргә йөрүен, дисциплинаны белеп була. Элек директор урынбасарлары сыйныф җитәкчеләреннән моның кәгазь вариантта эшләргә сорый иде. Электрон журнал ярдәмендә сыйныфның уртача балын да белеп була.

·         Билгеләр ачык


Әти-әниләр үз баласының ничек укыганын онлайн-рәвештә карап бара ала. Хәтерлисеңме, элек көндәлектәге “2”ле куелган битләрне ертып алу гадәти бар иде? Хәзер инде ертсаң да, хәтта кәгазь көндәлегеңне беркем таба алмаслык урынга яшерсәң дә, бу сиңа булышмас. Ләкин шуңа да карамастан бөтен ата-ана да электрон көндәлектән файдаланмый. Электрон көндәлекне карап барыр өчен әти-әнигә дә, укучыга да пароль, логин бирелә. Тик әле һаман да иске – кәгазь ысулны куллана торган мәктәпләр дә кала бирә.

·         Бер нәрсә дә юкка чыкмый


Элегрәк кәгазь журнал белән төрле хәлләр була иде ... Йә тикторганда укытучылар бүлмәсеннән журнал югалып тора, берникадәр вакыттан соң пәйда була (укучылар үзләренә ошамаган билгене төзәтә), йә журнал бөтенләй юкка чыгып, урынына “кайтмый”... Шунда билгеләрне укытучы дәфтәрләре, кәгазь көндәлекләр буенча кабаттан торгызырга туры килә. Җитмәсә, бер үк сыйныфның журналы берничә укытучыга берьюлы кирәк булган моментлар да шактый була. Хәзер мондый проблема артта калды. Бер сыйныфның электрон журналы белән берьюлы әллә ничә укытучы куллана ала. Әле аны гөнаһ шомлыгына каршы югалтып та, бозып та булмый. Начар билгеләрне еш алучы укучы өчен куркыныч әйбер инде бу.

·         Бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге


Укучылар өчен электрон көндәлекнең булуы – белем бирү ресурслары, конкурс, олимпиадалар турында белү мәйданчыгы да.

Электрон журнал һәм көндәлекнең тискәре яклары


·         Укучы белем бирү системасы олыларның бала мәнфәгатен кайгыртмыйча кулланылган адым, дип уйлый


Электрон көндәлек пәйда булу белән, укучы бу системада күзәтүче буларак кына катнаша. Ул хәтта кәгазь көндәлек булмагач, әти-әнигә аны алып килеп күрсәтә яки яшереп куя алмый. Җитмәсә, әти-әни тәүлек буена хәзер электрон көндәлекне күзәтә ала. Кәгазь көндәлекне укучы үзенең шәхси киңлеге итеп кабул итә иде. Ул аны үзенчә тутыра, бизи. Җитмәсә, укытучы да көндәлеккә теге яки бу предмет буенча үзенең киңәшләрен, өстәмәләрен язып куя ала.

·         Укучы гади күзәтүче булып кала


Өй эшләрен, биремнәрне үз кулы белән язып бармагач, укучы аны ничек эшләргә кирәклеген аңламаска мөмкин. Кәгазь көндәлектә өй эшләрен ул үзе аңлаганча язып куя иде. Электрон көндәлек кулланылгач, баланың укуы өчен бернинди җаваплылыгы булмаска мөмкин. Журналны укытучы тутыра, биремнәрне яза, димәк, укучының атнаны планлаштыру күнекмәсе юкка чыга дигән сүз. Ә кечерәк сыйныфта укучы һәркемнең дә гаджеты юк, шуңа алар бу процесста хәтта күзәтүче буларак та катнаша алмый дигән сүз.

·         Кәгазь көндәлек игътибарлылыкны арттырырга булыша


Игътибарсыз, көнен планлаштыра алмаган укучылар өчен кәгазь көндәлек аеруча файдалы, ул планлаштыруга, игътибарлылыкка өйрәтә, расписаниене исендә калдыра, үзе теләгәнчә яза. Ә электрон көндәлек кенә калгач, аның моңа мотивациясе булмый. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: кулдан язылган планнар тизрәк үтәлә икән.

·         Укытучының электрон журналы ачык калса...


Бу вакытта укучы электрон журналга үзе үзгәрешләр кертә ала. Ә мондый кагыйдә бозучыны эзләп табу җиңел түгел. Әлеге капкынга аеруча олы яшьтәге укытучылар эләгергә мөмкин.




2014 елда Принстон һәм Калифорния университетларында уздырылган тикшеренүләр шуны күрсәтә: лекцияләрне ноутбукка язган студентлар мәгълүматны начар исендә калдыра, аннары шушы тема буенча сорауларга авыр җавап бирә икән.

Millward Brown агентлыгы һәм Bangor университетының бергәләшеп уздырылган тикшеренүләре шуны ачыклаган: баш мие кәгазь материалларны күпкә “чынрак” дип кабул итә һәм моңа эмоцияләр белән җавап кайтара.

Норвегия галимнәре башлангыч мәктәптә тикшеренү уздырган:  кәгазь дәреслек буенча өйрәнгән укучылар, электрон дәреслекне караучылар белән чагыштырганда, тест вакытында күпкә яхшырак нәтиҗә күрсәткән. Кайберәүләр, электрон көндәлекне укучылар түгел, укытучылар тутыргач, ул укуда артык файдалы корал була алмый, дип саный. Бүген электрон көндәлек – уку процессын контрольдә тотарга булыша торган инструмент кына.




ФИКЕРЛӘР:


Эмиль Писарев, Н. Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы:

– Электрон көндәлек аша мәгълүматны белергә бик җайлы. Барысы да аерымачык итеп күренеп тора, ялгышлар да булмый. Кайвакыт электрон журнал дөрес эшләмәгән яки сервер белән нидер килеп чыккан вакытта тоткарлыклар килеп чыга, йә укытучы әле аны тутырмаган була. Хәзер без кәгазь көндәлекләр кулланмыйбыз. Безнең лицейда аларның кулланылмый башлавына күпме икәнен әйтә дә алмыйм. Әмма монан 4 ел элек, мин лицейга укырга кергәндә, миндә кәгазь көндәлек юк иде инде. “Кичә өйдә ут булмады” яки “электрон көндәлек эшләмәде, шуңа өй эшен хәзерләмәдем” кебек сүзләрнең укытучылар ялган икәнен шунда ук чамалый, чөнки хәтта интернет эшләмәсә дә, өйдә ут булмаса да, гадәти шалтыратуны әле беркем дә тыймады. Җитмәсә, безнең өй эшләре социаль челтәрләрдә дә кабаттан язылып куела.

Алена Вьюгина, Казанның 120нче мәктәбе, 9 сыйныф укучысы:

– Минемчә, электрон көндәлекнең иң зур “плюс”ы – үзең белән мөмкин кадәр азрак кәгазь йөртүдә. Җитмәсә, электрон көндәлек уңайлы, чөнки бүген яшьтәшләремнең күбесе өй эшләрен, үзләренә куелган билгеләрне смартфон аша гына карый. Электрон көндәлекне куллану дәверендә аның бер генә “минус”ын таптым: ул да булса – чирекләр тәмамлангач, ул шунда ук эшли башламаска мөмкин.

Гомумән алганда, безнең мәктәптә кәгазь көндәлекләр бары тик башлангыч мәктәптә генә алып барыла, һәм күп кенә укучыларга бу эш ошый төшә әле. Үземә килгәндә, мин электрон көндәлек пәйда булу белән, гадәти кәгазь көндәлекне кулланмый башладым. Бу 2013-2014 еллар иде, бугай. Шуңа берничә ел дәвамында барлык мәгълүматны электрон форматта гына карыйм. Минем әнием билгеләремне тикшереп кенә тора: моның өчен телефонына хәтта махсус кушымта йөкләп куйды. Минемчә, билгеләрне, өй эшләрен электрон форматта карап бару күпкә отышлырак. Чөнки безнең шәһәрнең барлык мәктәпләрендә диярлек электрон белем бирү юк, һәм безгә көн саен дәреслекләр, дәфтәрләр йөртергә туры килә. Ә электрон көндәлек системасын кертү бу ситуация азга гына булса да җиңеләйтә. Электрон көндәлек булса да, укучылар барыбер төрле ялганнар уйлап чыгара тора. Кайсыдыр укытучылар моңа бер дә ышанмый, кайсылары – киресенчә. Еш кына мөгаллимнәр үзләре үк электрон көндәлекләрнең эшләмәве белән очраша, шуңа кайвакыт мондый “отмазка” ярап куя.  Укытучылар үзләре өй эшләрен кайдадыр кабатлап язмый. Әгәр, чыннан да, электрон көндәлек системасына кереп булмый икән, бу очракта без сыйныфташлар белән бергәләшеп, өйгә бирелгән эшне бер-беребездән белергә тырышабыз.

Айгизә Вафина, укытучы:


– Шәһәр мәктәпләрендә инде күптәннән кәгазь көндәлекләрдән баш тартсалар, бездә, район җирлегендә, көндәлекләрнең икесе дә кулланыла: кәгазь варианты да, электроны да. Гәрчә, укучылар үзләре үк кәгазь көндәлекне формальлек өчен йөртә. Әлбәттә, укучыларның үзләре, әти-әниләр өчен дә әлеге төр көндәлек бик кулай. Тик менә укытучылар өчен электрон журнал системасының рәхәттән бигрәк бераз михнәте дә бар шул. Беренчедән, әлеге системада бары тик шул көннең билгеләрен генә куярга мөмкинлек бирә. Һәм бүген 23 сәгать 59 минутка кадәр генә башкарыла ала. Бераз соңга калдыңмы, укучы билгесез кала дигән сүз. Җитмәсә, электрон белем бирү системасы эшләмәсә, укучы ун “5”ле алса да, аны системага теркәп булмый. Аннан соң форс-мажор булган ситуацияләрне дә исәпкә алырга кирәк. Андый вакытта да электрон көндәлеккә кереп булмаган чаклар да булырга мөмкин бит, без барыбыз да кешеләр...

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
1306
0
0
Иҗат
ГОМЕРЛЕК САБАК
1539
0
0
Иҗат
«УТКИН МУЖ»
1591
0
0