Логотип Идель
Бу – тема!

ЭЛЕКТР САМОКАТЫ: ЙӨРЕРГӘМЕ, ЮКМЫ?

Шәһәр урамнарында гадәти машина, велосипед, скутер һәм, әлбәттә, җәмәгать транспорты кебек хәрәкәт итү чараларыннан тыш, ике тәгәрмәчле “дус” барлыкка килде. Күпләр тел төбемне аңлап алгандыр дип уйлыйм. Бу – электр самокаты! Әйе, кемнәр өчендер дус булса, кайберәүләр өчен дошман  дисәм дә, арттыру булмас...

Әлеге төр хәрәкәт итү чарасының иң отышлы ягы тизлек һәм кулай бәя! Әмма тискәре ягын да искәртеп узмый мөмкин түгел. Ул да булса – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр. Мәсәлән, быел Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә велосипедта һәм самокатта йөргәндә егылып баш һәм умыртка баганасы имгәнгән 20 баланы салганнар! Май аеннан башлап исә шундый бәрелүләр белән хастаханәгә ун тапкыр күбрәк бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә табиб-нейрохирург, Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов хәбәр итте.

Табиб хастаханәгә барыннан да элек нәкъ менә велосипедларда һәм самокатларда йөргәндә саклану чараларын кулланмаган балалар эләгүен искәртте. Чынлап та, самокатта йөрү, велосипед, йә мопедтагы кебек үк, куркыныч булырга мөмкин. Иминлек кагыйдәләрен сакламасаң, биредә дә кискен борылыш, җәрәхәтне көт тә тор! Әлеге төр хәрәкәт итү чарасында йөргәндә, ничек итеп мондый аянычлы хәлгә калмаска? Бу сорауга җавап эзләп, Казандагы велоүзәкләрнең берсенең оештыручысы Кәрим Хәкимовка мөрәҗәгать иттек:

– Кәрим, электр самокатында йөрүнең төп кагыйдәләре бармы?

– Кагыйдәләр велосипедта хәрәкәт иткәндәге сыман. Әлеге транспортны кайберәүләр куркынычсыз, дип санасалар да, анда үзеңне җәяүледән күпкә тизрәк хәрәкәт итүеңне истән чыгарырга ярамый. Каршыңа кеше килеп чыкмаячагына ышаныч булса гына тизлекне арттырырга мөмкин. Гомумән, юлның төрле җирендә тизлек төрле булырга тиеш: кайдадыр 15 км/сәг, ә кайдадыр 25. Шуңа да игътибарлы булырга кирәк!

– Самокатны ничек итеп үзеңә туры китереп сайларга?

– Үз авырлыгыңа һәм буеңа туры китереп алырга кирәк! Шулай ук самокат авырлыгы да мөһим, чөнки аңа аккумуляторның сыйдырышлыгы һәм мотор куәте тәэсир итә. Мотор куәтлерәк булган саен, электр куллану да югарырак, димәк, батарея сыйдырышлыгы һәм җайланманың авырлыгы да зуррак, дигән сүз.

– Әлеге төр хәрәкәт итү чарасында кайда йөрү кулайрак?

– Беренче чиратта, җәяүлеләр юлында. Әлбәттә, кешеләргә кыенлык китерми генә. Шулай ук паркларда, махсус велоюлларда. Шулай ук машина юлына чыгарга ярамаганлыгын да истә тотарга кирәк! Кызганыч, әмма күп кенә аварияләр нәкъ менә шушы кагыйдәне бозу нәтиҗәсендә килеп чыга да инде...

Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе электр самокатлары өчен электрон маршрут картасы булдырырга тәкъдим итте. Картада шулай ук электр самокаты белән идарә итүче «тимер атыннан» төшәргә тиешле җәяүлеләр юлы һәм юл участоклары да билгеләнәчәк дип көтелә.

Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, электр самокатының “плюс” һәм “минус” якларын барлап чыгарга тәкъдим итәм.

“Тимер атның” уңай яклары:

1. Такси яки җәмәгать транспортына утырмыйча, кирәкле ноктага җәһәт кенә барып җитү мөмкинлеге;

2. Озак йөрүе авыр булган яки, гомумән, җәяү йөрергә яратмаган кешеләр өчен электр самокатлары – зур ачыш!

3. Ул компактлы, бик аз урын били, башка хәрәкәт итү чарасы керә алмаган җирләрдә дә хәрәкәт итә ала. Моннан тыш, аны өстәмә түләүләрдән тыш  җәмәгать транспортында да йөртеп була.

4. Прокат бәяләре “тешләми”.

Тик таякның ике башы булган кебек, монда да “минус”ларсыз мөмкин түгел:

1. Электр самокатының көпчәкләре һәр кечкенә таш һәм чокырлы урыннарны бик яхшы тоя, бу исә “тимер ат” иясенең егылуына китерергә мөмкин.

2. Этләр велосипедларны яратмаган сыман, самокатларны да өнәп бетерми. Әгәр алар яныннан велосипед белән узып китү җиңелрәк булса, самокаттагы кешегә дүрт аяклы дуслардан саклану катлаулырак булуы бар.

3. Иң мөһим әйберләрнең берсе – аккумулятор сыешлыгы. Әгәр ерак китеп, кире әйләнеп кайтканда аккумулятор утырса, электр самокаты гади самокатка әйләнә дә кала. Аны йә шудырып, йә өстерәп алып кайтырга туры киләчәк;

4. Электр самокатлары судан курка, явым-төшем вакытында аларны куллану куркыныч.

5. Машина йөртүчеләр самокаттагы кешене ерактан күреп бетермәскә мөмкин, ул аңа гади җәяүле булып тоела. Мондый очракта авария  куркынычы бермә-бер арта...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев