Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛ СТУДЕНТЫ ТАМАШАЧЫНЫ ЕЛАТТЫ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Студентлар җыелган урын нәрсәсе белән аерылып тора? Әлбәттә инде анда уен-көлке, шаяру, кемнедер төрттереп алу һәә-әә-әәәм ихласлык белән! “Студент года -2018” премиясен тапшыру тантанасы да нәкъ менә шундый рухта узды. Залдагы инде берничә дистә ел студент булмаган өлкән буын вәкилләре дә шул халәттә иде бүген. (Кем әйтмешли: “Бывших студентов не бывает!) Бәйрәмне нәкъ менә шундый итеп алып баруга ТРның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Сборная Камызякского Края» командасы составында КВН югары лигасы чемпионы булган Денис Дорохов үзләреннән зур өлеш кертте.

“Эшеңнән алдырам мин сине!”


Денис Дороховның чакырылуы бәйрәмгә яңа төсмер өстәде. Кемнедер төрттереп, кемнәндер бераз көлеп алып, ул тамашачының күңелен бик тиз яулады. Чара барышындагы кимчелекләр дә аның юморы аша уздырылып, сизелми калды. Мәсәлән, микрофонны сәхнәгә чыгаручы егет үз эшен вакытында эшләмәгәч, “эшеңнән кудырам мин сине!” дип шаяртса, ул сәхнәгә чыкканда “бу эш эчен махсус өйрәтелгән кешене каршы алыгыз!” дип тамашачыны елмайтты.

Тантанада сюрпризлар, көтелмәгән кунаклар шактый иде. Җиңүчеләрне котларга танылган шәхесләр, сәясәтчеләр, спортчылар белән беррәттән сәхнәгә “Шаян-ТВ” балалар телеканалының кечкенә алып баручысы Илдар чыккач, кыскарак буйлы Денис Дорохов:

- Аллага шөкер, мин монда иң кеченәсе түгел икән әле, - дип шатланып куйды.

Шактый озын Гөлназ Сәфәрова аның буена тагын бер кат төрттереп:

- Денис, син бу тумбочка артында күренәсеңме соң? – дип куйды.


Фәрит Мөхәммәтшин мөгаллимнәрдән көнләшә


Студентларны котларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде:

- Бәйрәм бүген! Рәхәтләнеп башыннан ахырына кадәр рәхәтләнеп, шатланып, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булачагына ышанып утырдым. Мин мөгаллимнәрдән ак көнләшү белән көнләшәм: алар һәркөн янып торган әлеге студентлар белән очраша, - дип башлады ул сүзен.

Ниһаять, төп җиңүчене – гран при иясен игълан итәр чак җитте. Әлеге мактаулы исемгә лаек булучыны Фәрит Хәйруллович игълан итте:

- Гран-прига Казан дәүләт медицина университеты студенты Андрей Анисимов лаек дип табыла!

Җиңүчегә махсус сыннан кала дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында бер ел уку мөмкинлеге бирелә, шулай ук ТР президенты тарафыннан 50 мең сум акча да тапшырылды.


Гран-при иясенең сүзләре бар халыкның күңелен эретте


Оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткергәннән соң Андрей Анисимов тамашачыларга:

- Теләсә кайсы дәүләт гаилә институтына нигезләнгән. Бүген үк үзегезнең әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга шалтыратып, аларны яратуыгызны әйтегез. Дөнья артыннан куып, кайчак без онытылып китәбез, - дип мөрәҗәгать итте.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:


“Ел интеллекты” (“Интеллект года”) – КФУ студенты Михаил Ягъфәров;

“Студентларның иң яхшы фәнни оешмасы” (“Лучшая студенческая научная организация”) – Әлмәт дәүләт нефть институтының фәнни-техник оешмасы;

“Ел спортсмены” (“Спортсмен года”) – КФУ студенты Юлия Зобнина;

“Студентларның иң яхшы спорт клубы” (“Лучший студенческий спортивный клуб”) – КАИның “Зиланткон” командасы;

“Иң иҗади шәхес” (“Самая творческая личность”) – КФУ студенты Ольга Плотникова;

“Студентларның иң яхшы иҗади коллективы” (“Лучший студенческий творческий коллектив”) – КФУ Чаллы филиалының “Сәйяр” ансамбле;

“Ел волонтеры” (“Волонтер года”) – КФУ студенты Энҗе Камалетдинова;

“Ел журналисты” (“Журналист года”) – КНИТУ студенты София Бармина;

“Студентларның иң яхшы ММЧсы”( “Лучший студенческий СМИ”) – КФУның Colorit мадиаберләшмәсе.

“Иң яхшы чит ил студенты” (“Лучший иностранный студент”) – КНИТУ студенты Рамир Мигранов һ.б.

“Студент года” премиясе турында фактлар:


- премия 14нче тапкыр тапшырыла;


- 24 югары уку йортыннан 296 гариза кабул ителгән;


-икенче этапка 170 кеше узган;


- финалга барлыгы 63 кеше чыккан;


- финалисталарны 18 төрле номинациядә бүләкләделәр;


- гран-при иясе – Казан дәүләт медицина университеты студенты – Андрей Анисимов;


- җиңүчегә дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында бушлай бер ел уку мөмкинлеге бирелә;


- шулай ук ТР президенты тарафыннан 50 мең сум акча да тапшырыла.



Зилә САБИТОВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев