ДЕТЕКТИВ: БИЯЛӘЙ ЭЗЛИБЕЗ
Күптән түгел мин яраткан БИЯЛӘЙЛӘРЕМНЕ югалткан идем. Аларны бөтен Казан белән бергәләп зләдек. ҺӘМ ТАПТЫК. Кайдан? Кайчан? Ничек? Бу сорауларга җавап әлеге язмада.
14.02.2020
Сәгать 8.41. Тулай торак:
Көн дә кабатлана торган бер ритуал: тәк, төшке аш контейнырын тыктым, шарф монда, башлыкны кидем... Бияләй. Кайда минем бияләй? Тагын карават артына төшеп киткәндер инде. Карыйм – юк. Астында алайса. Карыйм – юк. Кесәдә юк, караватның артында юк, астында юк. Тагын кая китә ала инде ул? Сәер. Киемнәр белән бергә шкафта тыкмаганмындыр ич инде? Хәзер боларны тартып чыгарсам, яңадан тутырасы була бит инде. Ә мин инде болай да соңга калып ятам. Ну яланкул да бара алмыйм бит инде. Как никак бүген телефон минус 11 дип күрсәтә. Быелгы кыш өчен бу бик салкын була инде так то. Чыгарырга туры килде. Бөтен шкафны әйләндереп чыгардым. Юк. Йокысыннан торып килгән күрше кызыма таба борылып:
– Резеда, минем бияләйне күрмәдеңме?
– Күрмәдем.
– Ну ооок. Яланкул барып торам инде алайса...
8.57. Урам:
Ашыга-ашыга эшкә юл алам. Бияләй тынгылык бирми. Кая китте соң инде ул? Гел югалтам да, гел табам шуны. Берсендә шулай югалткан идем. 4 көн эзләдем. Инде өметемне өздем дигәндә... Тулай торак яныннан узып барышлый күзләрем агач ботагына төште. Шәрә ботакларга ямь биреп, балкышып торалар, җаныкайларым! Таптым! Бер мәрхәмәтлесе агач ботагына элеп киткән бит! Тик... үзләре бик пычрак, үзләре шыгырдап катканнар иде... Ярар, анысын гына төзәтербез. Табылдылар бит, иң мөһиме.
Менә хәзер тагын... югалттым. Кайдан сезне эзлим микән? Башымда Әлфис Кыямов җырыннан юллар әйләнә. Давай, Зилә, исеңә төшер. Кичә кич кайда төшеп калырга мөмкиннәр алар? Кич белән мин тулай торакка 30нчы автобус белән кайттым. Ул вакытта бияләй бар иде. Кереп утырдым да, алдыма куйдым. Әле “төшереп калдырмасам ярый инде, алга куйгач, торганда гел төшеп кала бит болар минем”, дип тә уйлап куйган идем. Не тут то было. Аруым шуның хәтле көчле иде. “Төшмәс әле...”, дидем дә. Шәп булган, тагын шулай итәрсең!
9.09. Урам:
Эшкә якынлашам. Югалган урыны билгеле – 30 автобус. Димәк, табып була бит инде. 30 автобуска ничәмә-ничә кеше керәчәк бүген. Алар арасында минем танышлар да бик күп булачак. Тулай торактан да күпме кеше бүген аңа утырачак. Тик ничек ул кешеләрнең бөтенесенә дә берьюлы хәбәр салырга? Шунда минем башка гениаль идея килә! Иии, әле ярый Инстаграм бар. Хәзер шунда барысын да аңлатып сториз төшерәм. Кешеләр нәрсә дияр? “Шушы бияләенә калган икән бу, бүтән бияләй алырга да акчасы юктыр инде, мескенләнеп утыра монда”, - дирләрме икән? Ярар, яраткан бияләйләрем бит алар минем. Тюрбаныма пар итеп махсус бәйләтеп алдым бит мин аларны. Башта аларның тишекләреннән җил өрә иде. Икенче бер бияләйнең эчлеген сүтеп алып, моның эченә тегеп куйдым да... Шулардан да матур, шулардан да җылы бияләйләр җир йөзендә юк иде төсле иде миңа. ИДЕ.
Уйласалар уйларлар. Кеше фикеренә игътибар итмәгез, үзегезчә эшләгез диләр бит. Менә мин дә эшлим. Төшердем:
“Дуслар, хәерле иртәләр! Монда кечкенә генә “ЧП” булды бит әле. Бияләемне югалттым. Кичә кич якынча 20.30 тирәсендә 30 автобуста. Бүген сезнең күбегез ул автобуска утырыр, дип уйлыйм. Зинһар карагыз әле, минем бияләй ятмый микән? Яки кондуктордан сорагызчы. Ул да күрмәгәнме?”
Җүләр. Алар синең бияләеңнең нинди икәен каян белсеннәр. Фото кертергә кирәк. Әле бияләйне алган гына чакта дус кызыма мактанып аларны фотога төшереп җибәргән идем. Шул фото сакланганмаган микән? Бар. Фото урнаштырам. Озак та үтми, җаваплар ява башлый:
“Мин хәзер как раз шул автобуста барам. Сорадым, “күрмәдек” диләр”
“Ниндирәк кондуктор иде? Хәзер сорап карыйм. “Бер әйбер дә юк” ди(((”
“Табылсын иде, бигрәк матурлар”
“Өлгермәдем кереп сорарга, мин утырасы автобус белән бергә килде 30 автобус та”...
Рәхмәт яугырлары! Табылмаса табылмады. Шундый дусларым булуы - үзе зур табыш.
Ә эч һаман поша. Кайдадыр бар бит инде алар. Кайдадыр ята бит инде алар. Шул вакытта икенче бер дустымнан хәбәр килеп төшә:
– Зилә, мин сорадым. Кондуктор апай мондый матур бияләләр тапсам, үземә алыр идем, - диде.
Башыма салкын су койган кебек була. Күзалларым караңгылана. Ничек инде... Ничек инде үзенә ала. Минеке бит ул. Минекее-ее-ееее.
12.03. Редакция:
Төшке аш вакыты. Эштәгеләрнең күбесе минем бияләрем турында хәбәрдар. Эльвира:
– Ник соң син “горячая линия”га шалтыратмыйсың? Мин шулай үземнең зонтикны тапкан идем.
– Каян барып алдың?
– Ул автобусларны бит һәр кич саен юалар. Әйберләр табылса, “бюро находок”ка илтеп бирәләр.
Эльвира белән бергәләп Интернеттан номерын таптык.
– Исәнмесез.
– Здравствуйте.
– Я вчера в 30 автобусе потеряла одну вещь. Можно ее как-нибудь найти?
– Что потеряли?
– Варежки.
Трубка артындагы апайның болай да усал тавышы тагын да усаллана төшә.
– Варежки? – ди ул ысылдап, “бриллиант югалтканмыни?” дигән интонация белән.
– Варежки, - дим җир тиешенә керердәй булып. “Ярый әле мине күрми”, дип шатланам аннан.
– Какого цвета?
– Синие. Вязаные.
– Когда примерно потеряли?
– В 20.30. Вчера.
– Пока ничего такого не приносили. Сегодня после 17.00 позвоните...
16.50. Редакция.
– Вы мне сказали после 17.00 позвонить. Я по поводу варежек.
– Синих?
– Синие, вязаные, да.
– Не принесли.
– Думате, и не принесут?
– Думаю да, обычно если что-нибудь находят, приносят к нам.
- Спасибо...
19.17. Авыл
Авылга кайтып җиттем. Чәй эчеп, бияләйләрем турында уйланып утырам. Директка тагын бер хат килеп төшә:
– Синең бияләйләрең өчен шундый борчылам, Зилә! Табылсын иде инде!
Бу сүзләрдән күңелләрем эри. Табылсын иде! Амин!
Ул да үтми, Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев яза:
– Парлашып югалдылармы соң, сыңары гына төшеп калганмы?
– Парлашып...
– Ну алайса аңлашыла инде. Алар синнән качып, шыпырт кына гашыйклар көнен бәйрәм итәргә булган?
“Ярар, алар булса да бәйрәм итсен”, дим мин эчтән генә сукранып. Үзем Фәнил абыйга ыржайган смайллар юллыйм. Ул:
– Бәхетле булсыннар диген дә, оныт инде син аларны, – дип яза.
Оныт, дип кенә онытып була микән ул...
15.02.2020
9.43. Карават.
Йокыдан торышыма директка тагын бер хат килеп төшкән:
-Әйдә, яңаны бәйләп бирим, Зилә.
Бияләйне бәйләп биргән Гүзәл апа да бар икән минем подписчикларда. Елмаям.
-Бәлки, табылыр әле, - дип язам һаман да нәрсәгәдер өметләнеп. Инде өметемнең соңгы тамчысы кибеп маташса да.
16.02.2020
16.43. Авыл.
Дөбер-шатыр Казанга китәргә әзерләнәм.
– Миңа берәр бияләй дә кирәк була бит инде хәзер яңасын алганчы. Иске кара бияләй бар иде бугай. Кайда әле ул?
Әни миңа бияләй карарга кереп китә.
– Мин, төенчекләремне асып, ашыга-ашыга урамга чыгып китәм.
Артымнан йөгереп әни чыгып җитә, кулыма кара, юеш бияләй тоттыра:
– Ник юеш ул?
– Зөлфия (сеңлем була инде бу минем) чаңгыда чыккан аның белән. Бөтен кешенең өнен алып бетердең инде ул бияләйләрең белән. Яңаны ал да ки. Мескенләнеп йөрмә...
18.00. Тулай торак.
Тулай торакка килеп керәм. Әйберләремне бушата башлыйм.
– Эх, – мин әйтәм, – шушы урын-җирне ачып җибәрергә иде дә, шуннан бияләем килеп чыксын иде!
Кызлар көлә.
Ул да булмый, чалбарымда чыккан җепне кисеп ташларга дип, кайчы эзләп, шүрлеккә “менеп китәм”. Шүрлектә ике зур тартмам тора. Кайчы да аларның кайсысындадыр булырга тиеш. Кайчыны алам. Тартма артында зәңгәр төсле нәрсәдер күренеп китә. “Тюрбандыр инде” дип, ачу белән тартып чыгырам. Ә аннан парлашып, угайдайте, нәрсәләр килеп чыга? Күзләрем дымлана. Кызлар минем шатлыгымны әле күрми.
–Ка-ра-гыыы-ыы-ыыыз, - дип кычкырам, үз шатлыгыма үзем дә ышанмыйча.
Кызлар миңа карап башта елмая, аннан бертавыштан:
– Ну, Зиләә-әәәә!!! – дип кычкыра.
– Әйттем бит, табам дип!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев