Логотип Идель
Бу – тема!

ДАМИР ФӘТТАХОВ: "ҮЗЕГЕЗГӘ ЫШАНЫГЫЗ!"

Синең үз проектың бар һәм син аны сыйфатлы итеп тормышка ашырырга телисеңме? Димәк, сиңа турыдан-туры «Сәләтлеләр ачылышы» дип исемләнгән Яшьләрнең җәйге мәктәбенә килергә кирәк. Аны Сәләтлеләр Университеты оештыра. Гомумән алганда, Сәләтлеләр Университеты – Татарстанда сәләтле яшьләргә шәхси үсеш планнары буенча ярдәм итә торган оешма.

«Сәләтлеләр ачылышы» дип аталган Яшьләрнең җәйге мәктәбе оешманың иң зур проектларының берсе. Быел ул 17-25 август көннәрендә уза. Җәйге мәктәптә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән уңышка ирешкән 400 егет-кыз, 100 остаз, республика һәм федераль дәрәҗәдәге 100 эксперт катнаша. Мәктәпнең быелгы программасы балалар һәм яшьләрнең шәхси үсеш планнарын тормышка ашыруга багышлана.

«Мәдәни һәм спорт проектларына шаккаттык!»


Бирегә шулкадәр талантлы яшьләр килә ки, аларның проектларын бүген үк тормышка ашыра башларга мөмкин. Араларында фән, техника, спорт, мәдәният һәм сәнгать, эшмәкәрлек, социаль иҗатка багышланганнары бар. «Ялкын» узган елгы проектларның берничәсен яктырткан иде.

«Сәләтлеләр ачылышы»нда 14-30 яшьлекләр катнаша. Алар күнекмәләрен үстерә һәм уңышлы карьера төзү өчен soft skills (надпредметные компетенции) арттыра. Шулай ук бизнес-проектлар белән идарә итәргә өйрәнә, шәхси үсеш планын төзи.

– Катнашучылар үзләрен үстерү мотивациясен куйган. Инде беренче көннән үк алар үз проектлары барлыгы, аларны экспертларга тәкъдим итү теләкләре турында җиткерде. Бүген исә аларның шундый мөмкинлеге бар. Проектлар арасында технология, социаль өлкәгә багышланганнары шактый. Без быел мәдәни һәм спорт проектларның булуына да шаккаттык. Мисал өчен, чаңгы спорты буенча яшьләр җыелмасына кергән бер малай шушы юнәлешне тагын да үстерү өчен махсус проектын тәкъдим итәчәк, – дип сөйли Казан сәләтлеләрнең ачык университететы 2.0. башкарма директоры Айдар Акмалов.

Хәер, мондый сәләтлеләр мәктәбе берьяклы гына була алмый, әлбәттә. Яшьләрнең проектларын «Татнефть», Казан вертолет заводы һәм башка предприятиеләр, КФУ, КИТТУ-КХТИ, Икътисад югары мәктәбе кебек вузлар, министрлыкларга тәкъдим итәләр. Җитмәсә, катнашучылар компаниядәге белгечләр була, төрле перспектив профессияләрне үз җилкәләрендә татып карый ала.

Дамир Фәттаховтан 3 мөһим пункт


Ә бүген сәләтле яшьләр белән очрашуга Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов үзе килде. Нәкъ менә ул үзенең уңыш тарихы турында сөйләде.



– Без мәктәптә укыганда, өйгә йокларга гына кайта идек. Көннәребез шулкадәр тыгыз режимга көйләнгән иде. Безнең укытучыларыбыз да безгә максималь дрәҗәдәге мөмкинлекләр бирде. Мин вокал-инструменталь ансамбльдә бас-гитарада уйнадым, җырладым, театр түгәрәгенә йөрдем, анда без үзебез ясаган әсәрләр буенча спектакль куя идек, аларны карарга бөтен мәктәп җыела иде. Аннан соң спорт белән шөгыльләнә башладым, «Тасма» стадионында футбол белән шөгыльләндем, көнчыгыш көрәш төрләре белән кызыксынып киттем, республикага буенча чемпион булдым, – дип сөйләде министр.

Ни дисәң дә, тәҗрибәле кеше тәҗрибәле кеше инде. Нәкъ менә зур уңышларга ирешкән кеше үзенең практикасы, зирәк киңәшләре белән бүлешсә, алга таба нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлыйсың. Дамир Фәттахов та яшьләргә кирәк булган өч мөһим пункты атады:

1. «Үскәч, мин кем булырга телим?», «Миңа тормышта нәрсә белән шөгыльләнү ошый?», «Минем кайсы сәләтем иң текә?», «Мин бу тормышка нинди миссия белән килдем?».
Инде кечкенәдән үк шушы сорауны үзеңә бирергә кирәк. Бу сорауларга һәр олы кеше дә уйлана. Аңа җавап табарга ярдәм итә торган бернинди дару да юк. Төрле сфераларда үзеңне максималь рәвештә сынап карарга һәм әктәп яки мохит тәкъдим иткән түгәрәкләрдн баш тартмаска кирәк. Нәкъ менә бу әйберләр алдагы сорауларга җавап бирергә ярдәм итә дә.

!Үзегезне җәлләмәгез!


!Ялкауланмагыз!


!Вакытыгызны файдасыз әйберләргә әрәм итмәгез!


!Сезнең әйләнә-тирәдә барган һәрбер әйбер белән кызыксынып барыгыз.


2. Тормыштагы остазыгыздан да уңуыгыз кирәк.

Монда алгебра укытучысы турында сүз бармый. Сезне тормыш буйлап әйдәп бара торган укытучы кирәк. Һәм алар тормышның төрле чагында төрле кеше була ала.

3. Барысы да сезнең үзегездән генә тора!

Ни генә димәсеннәр тормышта бар нәрсә дә бездән генә тора. Әйе, әлбәттә, төрле очраклар булырга мөмкин. Әгәр сезнең нидер булып чыкмый икән, бу сезнең ялкаулыгыгызга яки теләгегез булмауга гына бәйле. «Синең бер нәрсә дә булып чыкмаячак» дигән башка кеше сүзләренә ышанмагыз. Булдыра алмастай әйбер юк.

! Үзегезгә ышаныгыз!



Министр белән күзгә-күз карап


Уңыш сереннән соң, «Сәләтлеләр ачылышы»ның иң актив катаншучылары министр белән күзгә-күз карап сөйләшә алды. Яшьләр Дамир Фәттаховка сорауларын яудырды. Түрә фикеренчә, гомер буе эш сөючәнлек, коммуникация, уку, үзеңне һәрвакыт үстерү компетенцияләрен үстерергә кирәк икән.

Сер түгел, Татарстанның Яшьләр министрлыгы, яңа ведомство буларак, әле формалашып кына килә. Аңа, иң беренче чиратта, яшьләрнең ихтыяҗларын, таләпләрен, кызыксынуларын, ни белән яшәүләрен белергә кирәк. Шуңа да министр үзе республикабыз районнарына барып, яшьләр эшләре белән таныша. «Безнең төп максатыбыз – яшьләр өчен уңайлы һәм актуаль сервис булу», – ди Дамир Фәттахов.

Бүген Татарстанда яшьләр арасында өч төп проблема бар:


⇒ эшкә урнашу (даими һәм укудан тыш арада эшләр өчен вакытлыча урыннар табу);

⇒ туган шәһәр-районнан күчеп китү;

⇒ инфраструктура җитмәү.

Бу мәсьәләләрне һәрбер районда диярлек яңгыраталар. Аларга өстәп, бүген «Сәләтлеләр ачылышы»нда яңгыраганнары да килеп кушылды. Мисал өчен, яшьләр арасында актив тормыш алып бару белән беррәттән, битараф, бернинди мотивациясез яшәүчеләрнең булуы, әти-әниләрнең баланың теге яки бу юлны сайлауда аяк чалуы, үзең теләгән уку йортына кергәндә, 40 бюджет урынының 30ының чит ил студентларына бирелеп, үзебезнекеләргә мөмкинлекләрнең азаюы... Әлеге һәм башка четерекле, укучыларны борчыган темалар бүген министрның үзенә яңгыратылды. Ә ул үз чиратында алар буенча эш алып барылачагы турында искәртте.

Хәер, Дамир Фәттахов үзе дә яшьләр белән бер дулкында булырга тели. Хәзер аның яшүсмер кызы Сабина да әтисенең «тәҗрибә өчен тотылучы куян»га әверелгән. Яшьләргә нәрсә кызык булуын да ул аннан сорый икән. Хәтта әтисе кызыннан яшьләргә кызыклы булган җырлардан торган плей-лист төзергә сораган. Шулай итеп, Дамир Фәттахов Монеточка җырлары белән танышкан!


Министрдан киңәш алган!


Әлмәт шәһәре 24нче мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлаган, «Сәләтлеләр ачылышы» катнашучысы Солтан Шәмгунов исә очрашудан соң, министр янына шәхсән янына килеп, аның белән үзен борчыган мәсьәлә турында сөйләште. Очрашу барышында матур итеп «Очрашудан соң сезнең янга килеп, үземнең соравымны бирсәм, ярыймы?» дигән сорауга министр да каршы килә алмады.

– Мин Дамир Илдусовичка сорау түгел, ә үтенеч белән мөрәҗәгать иттем. Минем Стратегик инициативалар агентлыгы булышлык күрсәткән проектым бар. «Киләчәк кадрлары» дигән федераль проектның мәктәбендә катнаштым. Хәзер ел дәвамында шушы проектны эшләячәкбез. Шул уңайдан, мин министрдан әлеге проектка ничек ярдәм итә алуын белергә теләдем. Безнең шәһәргә очрашуга килгәч, ул кызыклы проектларга ярдәм итә алачагын белдергән иде. Мин шул вакытта аның белән сөйләшә алмадым. Бүген исә министр минем үтенечемә җавап бирде. Дамир Илдусович Сәләтлеләр Университеты аша минем проект белән танышып, аңа ярдәм итә алачагын әйтте. Министр безнең шәһәр мэрын (Айрат Хәйруллин) да белә. Бу минем өчен дә, проектым өчен дә яхшы үсеш булачак, – дип сөйли Солтан.



Егетнең проекты – «Eco world» экологик фестивале. Ул шәһәрнең экологик мохитен яхшыртуга юнәлтелә, кешеләрнең үзаңына да үзгәрешләр кертү. Башта аны Әлмәттә тормышка ашырып карарга телиләр. «Шәһәремдә яшьләргә теләктәшлек күрсәтү киң җәелдерелгән. Без, нефть башкаласы булгач, «Татнефть» ширкәте дә яшь профессионаллар, инициаторларга булышлык күрсәтә. Безнең экологиягә багышланган проектларыбыз да арта. Әлмәттә велосипед юллары бар, хәзер күп кеше велосипедларга күчте. Ни өчен әле без шушындый әйберләрне эшли алгач, үзебезне генә түгел, ә экология, киләчәк буыныбызны да саклап кала алмыйбыз, ди?» – ди укучы.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар «Сәләтлеләр Университеты» матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев