Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧЛӘРНЕ НИЧЕК КАРАРГА: КЫЗЛАРГА 12 КИҢӘШ

Матур чәчләр – кызларның сәламәтлек билгесе. Хәзерге заманда чәчләр матур, йомшак булсын өчен, кызларга йөзләгән косметика чаралары, төрле процедуралар тәкъдим итәләр. Әмма күп акча чыгармый, өйдә генә дә чәчләрне карау өчен бик яхшы ысуллар табып була. Чәчләрне дөрес карау серләрен бөтенегез дә белеп бетерә микән, кызлар? Әйдәгез, үзегезне тикшереп карагыз!

1. Чәчләрне сирәк юарга кирәк (атнага 2 тапкыр җитә).

2. Чәчләрне юган саен кондиционер кулланырга киңәш ителә. Әгәр чәчләр юка булса, лаванда яки чәй агачы мае файдалы булачак.

3. Юеш чәчләрне тарамагыз, чөнки юеш килеш алар сынарга мөмкин.

4. Чәч киптергеч (фен) кулланмаска кирәк. Кайнар һава чәчләргә бик зур зыян сала.

5. Чәчләрне әкрен генә тарау һәм артык каты тарак кулланмау да мөһим.

6. 2-3 ай саен чәчләрнең очларын кисеп тору яхшы.

7. Витаминлы-минераль комплекслар эчү, бигрәк тә A, B, E төркеме витаминнары һәм аскорбин кислотасы бозылган чәчләрне терелтү өчен файдалы.

8. Дөрес туклану, көнгә 2 литр су эчү чәчләрнең төзелешенә уңай тәэсир итә.

9. Кастор мае баш тиресен йомшарта, кавыкны булдырмый.

10. Чәчләрне җылымса су белән генә юу яхшы.

11. Кыска чәчләрне тамырдан ук тарарга, ә озынны очларыннан тарап менәргә киңәш ителә.

12. Көн дә ярты сәгать башка массаж ясау кан әйләнешен яхшырта һәм чәчләрнең тиз үсүенә тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев