Логотип Идель
Бу – тема!

БЛОГЕРЛАР ЗАМАНЫНДА ЮГАРЫ БЕЛЕМ АЛУ КИРӘКМИ?

Без 10 ел элек инстаграм, тикток, блогерлыкның ни икәнен белми идек, ә хәзер бар тормышыбыз шулар белән тулды. Инстаграм челтәрен ачу белән, йөзебезгә блогерлар “сибелә”. Берәүләре, чыннан да, файдалы, кызыклы блог алып барса, икенчеләре исә, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, аудитория җыя. Камера каршында нишләсәң дә, популяр булып, акча эшләп ята торган заман килде бит, әй.

Беркөн шулай инстаграмны караштырганда, бер рус блогерына тап булдым.  Аудиториясе хәйран җыелган, популярлыгы зур. Аның «Югары уку йортларына кереп, вакыт әрәм итеп ятмагыз, минем кебек яхшы контент уйлап табыгыз да, рәхәтләнеп акча эшләрсез, сәяхәт итәрсез», – дигән сүзе мине уйланырга мәҗбүр итте...

Югары белем алу хәзерге заманда нинди урында тора? Яшьләр укуга ничек карыйлар? Күп кенә яшьләрнең, югары уку йортына кергәч, үкенгәннәрен ишетергә туры килә. Студентлар 5 ел буе университетта укып, аннан соң хезмәт хакы түбән булган, үзләре теләмәгән җирдә эшлиселәре килмәгәнлекне белдерә. Имеш, хәзерге заманда иң күп акча китерүче «һөнәр» – ул блогерлык. Бу шулайдыр да, ләкин уйлап карасаң, ул «һөнәр» берәр вакыт бетәчәк бит. Димәк, югары белем алуга җаның-тәнең белән каршы торырга кирәкме соң?

Әйе, 21 нче гасырда бик җайлы гына акча эшләп була. 18-19 яшьлек кызлар һәм егетләр төрле блогерлык курслары үтеп, үзләренең контентларын булдыра башлыйлар. Әмма бу югары белем дипломы алмаска дигән сүз түгел. Тормыш бүген – бертөрле, иртәгә – башка. Интернеттагы трендлар минут саен диярлек алышынып тора һәм аларга сукырларча иярү – куркыныч. Ә университетта алган төп белем һәрвакыт синдә калачак, чөнки чын мәгънәсендә яхшы уку йортын бетергәннән соң, син үзең белән кыйммәтле тәҗрибә дә алып чыгасың. Шунысы гына яман: университетта ничек итеп миллион эшләргә кирәклеген өйрәтмиләр...

Бу бәхәсле тема кызыксыну уяту сәбәпле, мин сораштыру үткәрергә булдым. Моның өчен урамда очраткан яшьләрдән 21 нче гасырда югары белем алуның әһәмияте һәм аларның тормышында блогерлыклык урынына бәйле сораулар бирдем.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, 35% кеше югары белем алу кирәк һәм үзең сайлаган һөнәр буенча эшләп, интернетта шул һөнәргә бәйле кызыклы блог алып бару уңышлы булыр иде, дип уйлый. 40%ы югары белемсез дә үз бизнесыңны булдырып, күп акча эшләп була, ә блогер булу өчен күпмедер дәрәҗәдә ул өлкәдә белемле булу кирәк, дип саный. Калган 25% яшьләр исә, үзләрен блогер итеп күрми, һәм бу һөнәр барлык блогерга да уңыш китерми, дип уйлый. Ә инде югары белем алуга килгәндә, 25% кеше дипломлы булыр өчен генә укып торуның файдасын күрми. Яхшы. Укымагыз, иптәшләр!

Монда әйтелгәннәрдән соң, йомгакларга кирәктер. Минемчә, югары белем алу хәзерге заманда да, киләчәктә дә соңгы урында булмаячак. Университетта алган белем дөньяга бердәм караш формалаштыра. Иң мөһиме –  аптыраганнан гына укуга йөреп, телефонда утыру түгел, ә белемне яхшылап үзләштерү. Ә блогерлыкка килгәндә, ул – чыннан да, 21нче гасырның иң популяр һөнәре. Кызыклы, файдалы контент ясый алган блогерлар арта барса гына, бу өлкә популярлыгын югалтмас, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев