Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗ БИК АКЫЛЛЫ... КӨЗ КӨННӘРЕНДӘ ГЕНӘ

Галимнәр тикшергәннәр-тикшергәннәр дә, менә мондый нәтиҗәгә килгәннәр әле: безнең хис-кичерешләребез, кәефебез һәм хәтта башыбызның ничек эшләве дә урамда нинди ел фасылы хакимлек итүенә турыдан-туры бәйле икән. Мисал өчен, көз көннәрендә, доктор Жиль Вандеваль әйтүенчә, без бик акыллы. Үзебезнең табигатькә бәйле булуыбызыны истән чыгармыйча, 2019 елны шәп итеп уздырыр өчен нибары әлеге кагыйдәләрне истә тоту кирәк икән.

Гыйнвар

Гыйнвар син уйлаганча ук караңгы ай түгел. Ә менә барысын да яңадан башлар өчен менә дигән вакыт. Бу айда баш мие иҗади фикер йөртә, өстәвенә бәйрәмнәрдән соң ял иткән дә була. Карарлар кабул итү өчен менә дигән чор.

Нишләргә? Бер шәп карарга килегез дә аның эшли башлагыз.

Февраль

Әлеге ай катлаулы мәсьәләләрне  хәл итү өчен менә дигән вакыт. Ни өчен алай дисезме? Салкын вакытта баш мие яхшырак эшли – монысы факт.

Нишләргә? Акча мәсьәләрен хәл итү өчен яхшы чор.

Март

Яз якынлашуына карамастан, март иң авыр айлардан санала, чөнки организмда D витамины кыштан соң нык кимегән  була.

Нишләргә? Матча чәе эчәргә киңәш ителә, анда L-теанин аминокислотасы бар, ул исә баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

Апрель

Бу айда курку хисе иң югары ноктасына җитә.

Нишләргә? Куркумалы карри ашарга мөмкин. Ул курку хисен киметә.

Май

Кәеф кисәк күтәрелә. Галимнәр моның сәбәбен көннең озынаюы һәм кояш яктысының күп булуы белән аңлата. Кояш нурлары тәэсирендә D витамины ясала, ә ул инде бәхет, тынычлык өчен җавап бирә.

Нишләргә? Һәр кич саен 15 минут вакытыңны ялга багышла, көн дәвамында булган яхшы мизгелләрне барала. Бу кәефеңне тагын та күтәрер.

Июнь

Баш мие нәрсәдер эшләргә, нәрсәдер майтарырга маташа. Һәм бу шәп! Болар барысы да серотонин хисабына шулай килеп чыга.

Нишләргә? Яхшы кәеф белән яшәүне дәвам итәргә!

Июль

Стресс гормоны булган кортизол иң түбән дәрәҗәдә, ә бу кәефнең күтәренке булуына китерә. Шуңа күрә июль яхшы кәеф ае булып тора!

Нишләргә? Вакытны дуслар белән уздырырга киңәш ителә.

Август

Бу айда баш мие эшчәнлеге иң югары ноктага җитә.

Нишләргә? Үзеңдә яңа сәләтләрне ачар өчен һәм яңа һөнәрләргә өйрәнер өчен менә дигән чор.

Сентябрь

Көз башында без бар нәрсәгә дә әзер, яңа эшләргә алынырга менә дигән вакыт.

Нишләргә? Озак вакыт кичектереп килгән эшләргә алынырга менә дигән чор. Ел ахырына кадәр өлгерәсез!

Октябрь

Галимнәр әйтүенчә, бу айда энергия акрынлап кими. Кеше аралушуга, терәккә мохтаҗ.

Нишләргә? Нишләргә кирәклеген аңлагансыңдыр инде ;-)

Ноябрь

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә шул ачыкланган: бу айда кешеләр авырлыкларын күбрәк югалта икән.

Нишләргә? Спорт белән шөгыльләнер өчен менә дигән вакыт.

Декабрь

Стресс гормоны – кортизол арткан чор.

Нишләргә? Якын кешеләрегез янында булыгыз, ешрак кочаклашыгыз. Кочаклашу – кортизолның кимүенә китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев