Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ – 2020 (РАСПИСАНИЕ)

Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучылары көткән көн килде. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елда БДИ узачак көннәрне раслады.

Шулай итеп, быелгы бердәм дәүләт имтиханнары 29 июнь көнне башланып китәчәк. Бу көнне география, информатика һәм рус әдәбияты буенча экзамен бирәчәкләр.

29 июнь – география, рус әдәбияты, информатика

2 һәм 3 июль – рус теле

6 июль – математика (профиль)

9 июль – тарих һәм физика

13 июль – җәмгыять белеме һәм химия

16 июль – биология һәм чит телләр (язмача)

18 һәм 20 июль – чит телләр (телдән)

Расписаниедә шулай ук барлык предметлар буенча БДИ бирү өчен резерв көннәр дә каралачак.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елда БДИның төп этабы 25 май көненә билгеләнгән иде. Аннан COVID-19 куркынычы янау сәбәпле, 8 июньгә күчерелде. Соңыннан аның вакытын тагын үзгәрттеләр. Кичә Россия президенты Владимир Путин Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыруны 29 июньдә башларга тәкъдим итте.

Коронавирус эпидемиясе куркынычы кимүгә таба бара. Шуңа күрә БДИны бөтен илдә дә бердәм рәвештә үткәрергә була, дип саныйм. Ул 29 июньдә башланачак, - диде Путин белем бирү системасына кагылышлы видеоконференция барышында.

Билгеле булганча, быел БДИны югары уку йортына керерегә теләгән укучылар гына тапшыра. Калган укучыларга аттестатлар еллык билгеләреннән чыгып тапшырылачак.

Фото Россия Мәгариф Министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев