Логотип Идель
Бу – тема!

БАРЫРГА ЯРАМЫЙ КАЛЫРГА

Мин армиядә булдым. Бер тапкыр. Берничә сәгать кенә. Атарга, мылтык сүтеп җыярга ук туры килмәде. Миңа хәрби форма бирергә дә өлгермәделәр. Аның каравы, казарманың барлык почмакларын күреп һәм фотога төшереп алырга, солдатлар белән сөйләшергә һәм мондагы кайбер тәртипләргә төшенергә өлгердем.

Армия мәсьәләсе күп егетләрнең башын авырттыра. Хәрби комиссар булып, телефоннан шалтырата, повестка кыяфәтендә өйгә килә һәм башка тагын әллә нинди формаларда бик еш егетләрнең төшләренә дә керә бугай ул. Барыргамы, бармаскамы - сорау менә шунда! Армия чынлап та шулай куркынычмы? Армиядә нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк? Армия егетләрнең шәхси тормышына  ничек йогынты ясаган? Солдатларны иң борчыган сорауларга җаваплар - бу язмада.

CОЛДАТНЫҢ 5 КАГЫЙДӘСЕ


Кагыйдәләрне Рөстәм, Радик, Мурат, Рамил белән бергә барладык.

АРАЛАШ! Барлык низаглар кешеләрнең бер-берсен аңламавыннан килеп чыга. Ә аңлау өчен, аралашырга кирәк. Бу бар кешегә дә җиңел бирелми. Әмма тырышсаң, килеп чыга. Тәкәбберлек ише сыйфатларны җиңсәң, мәсәлән. Бар кеше белән аралашып бетә алмыйсың, әлбәттә. Иң мөһиме - берничә якын дус табу. Армия дуслыгы гомерлеккә кала диләр бит.

ЯРДӘМЧЕЛ БУЛ! Армия сиңа чит-ят урын булып тоеламы? Дусларыңны, туганнарыңны сагынасыңмы? Синең хезмәттәшең өчен дә бу урын үз өе түгел! Ул да сөйгән кызын, туган шәһәре, авылында калган якын кешеләрен сагына. Мондагы кагыйдәләрне синең белән бергә өйрәнә. Шуңа күрә, әйләнә-тирәдәгеләреңне күзәт, аларга ярдәм кирәк булуын күрсәң, булышырга тырыш.

ЙОКЛАП ЙӨРМӘ! Теләсә кайсы биремне үтәгәндә, йөгергәндә, атлаганда, хәтта ашаганда да җитез булырга кирәк. Кайбер хәрби бүлекләрдә яңа килгән солдатлар өчен ашханәдә шундый тәртип куелган: кем ахырдан ашап бетерә, өстәлне шул җыештыра.

ӨЙРӘН! Армия, әлбәттә, оҗмах түгел ул. Монда төрле хәлләр булгалый. Сиңа ошамаган яклары да табыла. Ләкин, монда эләккәнсең икән инде, өйрән! Кешеләр белән мөнәсәбәтләр корумы, физик яктан чыныгумы, хәрби корал төрләрен өйрәнүме – кайсын сайлау синең эш. Шулай итсәң, беркем дә сине бер елны бушка уздыруда гаепли алмас. Үзең дә, шул исәптән.

СӨЙГӘНЕҢӘ ХАТ ЯЗ! Армия армия белән, ләкин 1 елдан ул тәмамлана. Армиядән соңгы тормышыңны кайгыртырга онытма. Сөйгән кызың көтеп калган икән, аңа шалтыратып, смслар язып торырга. Әгәр чын хат язсаң сөйгәнең дә, әти-әниең дә икеләтә сөенәчәк.

ИҢ МӨҺИМ 8 СОРАУ


Сорауларга Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе, полковник Дмитрий ГУРЫЛЕВ җавап бирә.

- Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне нинди җәза көтә?

Законлы сәбәбе булмыйча, качып йөрүчеләргә Россиянең Җинаять кодексы нигезендә җәза бирелә. Бу 200 мең сумга кадәр штраф яки 18 айлык хезмәт хакы (яки 18 айлык башка кереме) күләмендә штраф, шулай ук 6 айга кулга алу яки 2 елга кадәр мәҗбүри хезмәткә билгеләү булырга мөмкин.

- Кемнең кайсы гаскәрдә хезмәт итәчәге ничек хәл ителә?

Бу карарны чакыру комиссиясе тавыш бирү юлы белән хәл итә. Комиссия утырышында чакырылучы үзе дә катнаша. Ул анда кайсы төр гаскәрдә, кайсы төбәктә хезмәт итәргә теләвен әйтә ала. Бу төр гаскәрдән яки төбәктән чакыру килгән булса һәм чакырылучы сәламәтлеге торышы, шәхси сыйфатлары, белгечлеге буенча бу төр гаскәргә туры килә дип табылса, аны үзе теләгән урынга җибәрергә мөмкиннәр. Ләкин кайбер сыйфатлары буенча туры килмәсә, комиссия аңа башка урын тәкъдим итә.

Иң беренче чиратта ДОСААФ-РОСТО яки хәрби клубларга йөреп хәрби белгечлек алган, беренчедән түбән булмаган спорт разрядына ия яшьләрнең теләге исәпкә алына. Югары белеме булган чакырылучылар да өстенлеккә ия. Ләкин, үзенең кайда хезмәт итәргә теләвен һәр чакырылучы белдерә ала.

- Чакырылучының «кайнар нокта»га җибәрелә аламы?

Чакыру буенча хәрби хезмәткә алынучылар «кайнар нокта»ларга җибәрелми. Мондый урыннарга Эчке эшләр министрлыгы белән контракт төзеп хезмәт итүче хәрбиләр генә билгеләнә.

- Кемнәрне хәрби хезмәткә Казанда һәм башка якын шәһәрләрдә калдыралар?

Чакырылучының балалары булса, әти-әнисе авыру һәм олы яшьтә булса (хатын-кызлар 55 яшьтән өлкән, ир-атлар – 60 яшьтән өлкән) андыйлар нигездә үзләренең тору урыныннан ерак булмаган хәрби бүлекләрдә хезмәт итәргә калдырыла. Моның өчен хезмәткә алынучының тиешле документлар белән үзенең мондый туганнары барлыгын раславы кирәк. Татарстанда Эчке эшләр министрылыгының, Коры җир гаскәрләренең хәрби бүлекләре бар, Йошкар-Олада Ракета гаскәрләренең махсус отрядлары дивизисе бар. Әмма бу урыннарга өлкән туганнары һәм балалары булганнар гына хезмәт итә дигән сүз түгел. Бу бүлекләрнең һәркайсының үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә аларга физик яктан чыдам, сәламәтлеге нык егетләр алына. Әгәр чакырылучы Казан һәм Йошкар-Оладагы бүлекләрдәге таләпләргә туры килмәсә, аны Татарстаннан ерак булмаган төбәкләргә – Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәсе, Башкортостанга җибәрүләре бар

 - Татарстаннан армиягә китүчеләр башкалардан нәрсә белән аерыла?

2007 елдан бирле Татарстанда армиягә китүче егетләргә кесә телефоны бүләк ителә. Моның өчен «Ватанны саклаучы» дигән махсус тариф булдырылды. Татарстан Хөкүмәте айга бер мәртәбә 30 минут бушлай сөйләшү һәм 10 смс өчен түли. Татарстандагы МТС операторыннан кергән барлык шалтыратулар бушлай – хәтта баланс 0 булса да.

Телефоннан кала, егетләргә «чакырылучы комплекты» тапшырабыз. Анда хәрби хезмәт урынына барып җиткәнче кирәк булган бар нәрсә дә бар. Юыну кирәк-ярагы, якалар, хат язу әсбаплары.

 - Мәктәпне бетергәннән соң чит ил уку йортларына укырга китәргә теләүчеләргә нишләрә?

Чит ил вузына укырга керү хәрби хезмәтне кичектерү һәм бигрәк тә аны үтәмәү хокукы бирми. Башта хезмәтеңне үтә, аннары кайда телисең – шунда укы. Ә чит илгә бөтенләйгә яшәргә китүчеләргә хәрби исәптән төшәргә кирәк. Бу очракта аны беркем дә хезмәткә чакыра алмый.

 - «Дедовщина» корбаны булсаң нишләргә?

Кайбер егетләр «дедовщина» аркасында армиядән курка. Армиягә баручы шуны онытмасын: үз-үзеңне түбәнсетүгә юл куярга ярамый. Әгәр «җебегән» икәнен күрсәтсә, барысы да аның муенына атланачак. Әлбәттә, хәрби бүлек җитәкчеләре дә зур җаваплылык ала. Әгәр солдатның көне минутлап бүленгән, көннең күп өлешен хәрби әзерлек белән шөгыльләнеп үткәрсә, «дедовщина» булмый.

Соңгы елларда хәрби хезмәтнең вакыты кыскарганга һәм кайбер башка яңалыклар кертелгәнгә күрә солдатлар арасында уставны бозучы мөнәсәбәтләр сизелерлек кимеде. Шулай да, әгәр мондый омтылышлар булса, һәр хәрби бүлектә күренеп тора торган урында хәрби прокуратура һәм хәрби-тикшерү бүлекләренең телефон номерлары языла. Һәр солдат аларга шалтыратып, үз проблемаларын җиткерә ала. Әти-әниләр дә баласы «дедовщина» корбаны булган дип шикләнсәләр, шул ук номерларга шалтырата ала.

Татарстан егетләре хөкүмәттән бүләк итеп бирелгән кесә телефоннарыннан Татарстанның Хәрби комиссариатындагы кайнар линия номерына шалтырата ала – 05216. Бу номер аларның телефоннарына алдан ук саклап куелган.

 - Кызларны ник армиягә алмыйлар?

Алалар. Ләкин кызлар чакыру буенча түгел, ә үз теләкләре буенча контракт төзеп, хәрби вазыйфага эшкә алына. Оборона министрлыгы тарафыннан хатын-кызлар башкара ала торган хәрби вазыйфалар исемлеге бар. Мондый эшкә алыну өчен 18-40 яшьтә булу, урта белем, ә кайбер очракларда, һөнәри яки югары белем дә таләп ителә. Моннан тыш, сәламәтлеге буенча таләпләргә туруы килүе һәм нормативларны үтәве сорала. Бу таләпләр егетләргә куелган таләпләрдән йомшаграк, әлбәттә.

СОЛДАТЛАР КАРАШЫ




Рөстәм МӨХӘММӘДИЕВ: Бар да яхшы. Иң җиңеле минем өчен – госпиталь һәм гарнизон буенча патруль. Иң авыры – 5 км җәяү ату мәйданчыгына бару. Һава торышы начар булмаса, көн саен иртән 2-3 км йөгерәбез. Телефоннарны җыялар. Шимбә-якшәмбе көнне генә сөйләшергә дә, Интернетта утырырга да була. «Дедовщина» юк. Гомумән, армиягә 5 баллы шкала буенча 4ле куяр идем. Минемчә, армияне бетерергә ярамый. Әмма чакыру буенча хезмәтне бетереп, контракт буенча хезмәт итү калдырылса, яхшырак булыр иде.

Радик ГАЛИЕВ: Кыскача итеп әйтсәк, армия мине йөгерергә өйрәтте. Спорт белән беркайчан бик дус булмадым. Ә монда көн дә иртән 3-4 км йөгерәсе. Беренче көннәрдә бу минем өчен иң авыр җәза иде. Моңарчы йөгерсәм дә шул автобуска өлгерим дип тукталышка чапкан булгалады инде... Җитмәсә, соңгы вакытта тазарган идем. Армия моңа нокта куйды. Ахырга таба йөгерү ошый башлады үземә дә. Ябыктым инде, әлбәттә. Кайтканга 2 ел булды, хәзер атнага 2-3 тапкыр спортзалга йөрим: йөгерәм, күнегүләр ясыйм.

Мурат НАСЫЙРОВ: Телефоннан сөйләшү тыелган. Атнага берничә тапкыр гына махсус вакытта сөйләшергә рөхсәт итәләр. Телефоннарны җыеп алалар. Әмма солдатларның үз хәйләләре бар инде... Бервакыт кубрикта телефоннан сөйләшеп торам. Бүлмәгә рота командиры килеп кермәсенме? Бер сүз әйтеп тормады, телефонны тартып алды да тәрәзәдән атты. Айрат, минем бүлмәдәш, шундук йөгерде урамга. Берәрсе килеп алганчы, телефонны коткарырга. 5 минуттан кире керде бу. Командир һаман чыгып китмәгән. «Алып кердеңме Муратның телефонын?» - ди. Алмаз башта алдалап маташса да, аннары телефонны чыгарып бирде. Трубка икенче тапкыр шул ук юл белән урамга очты.

Рамил ГАЛИӘХМӘТОВ: Армиягә үзем теләп киттем. Бармый калыр өчен сәбәпләр булса да. Әмма беренче көннәрдән армиянең бөтенләй мин күз алдына китергән урын булмавын аңладым. Тәртип юк. Хәрби әзерлек тә «галочка» өчен генә иде безнең бүлектә. Солдатларны кешегә санамыйлар. Бары бер кешелекле офицер бар иде. Бердәнбер плюс: характер формалаша, мин-минлегеңне җиңәргә өйрәнәсең анда. Ләкин гомумән алганда, бу – бушка вакыт уздыру.

ЗАКОННАР


Кемнәргә армиягә бармаска ярый?


«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы 23 Федераль Закон нигезендә

  1. хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителәләр:


а) Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраксыз яки өлешчә яраксыз дип табылучылар;

б) хәзерге вакытта Россиядә хәрби хезмәттә булучылар һәм алдагы елларда хәрби хезмәтне узып кайтучылар;

в) альтернатив гражданлык хезмәте узучылар яки алдагы елларда альтернатив хезмәт узып кайтучылар;

г) хәрби хезмәтне башка дәүләттә узучылар.

  1. хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү хокукына ия:


а) фәнни дәрәҗәгә ия булучылар;

б) чакыру буенча хәрби хезмәт узганда хәрби бурычны үтәгәндә яки хәрби җыенда хәрби бурычны үтәгәндә үлүчеләрнең яки бурыч үтәгәндә алган яралардан үлүчеләрнең уллары яки бертуганнары.

  1. хәрби хезмәткә чакырылмыйлар:


а) берәр җинаять кылу сәбәпле билгеләнгән җәзаны үтәүчеләр;

б) җинаять кылган өчен үтәлмәгән җәзасы булучылар;

б) җинаять кылуда шикләнелеп тикшерү процессын узучылар.

«Отсрочка» кайсы очракларда бирелә?


а) Көндезге бүлектә укучыларга;

б) әламәтлеге аркасында хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз дип табылучыларга – бер елга кадәр;

в) авыру әтисен-әнисен, хатынын, бертуганнарын, әбисен, бабасын караучыларга (карарга башка кеше булмаган очракта);

г) хатынсыз гына бала тәрбияләүчеләргә;

д) икедән артык баласы булучыларга;

е) 3 яше тулмаган инвалид баласы булучыларга;

ё) эчке эшләр органнарына эшкә урнашучыларга (югары профессиональ белеме булучылар);

ж) баласы һәм авырлы хатыны булучыларга;

з) депутат булып сайланучыларга;

и) сайлауда катнашырга җуенучы кандидатларга.

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА




АРМИЯ ҺӘМ МӘХӘББӘТ


Армия егетләрне чыныктырудан кала, аларның шәхси тормышына да кысыла икән. Бу материалны әзерләгәндә без шуңа төшендек. Солдатлар белән аралашканда ишеткән тарихларның кайберләре.

ЛИЛИЯ ҺӘМ ДИНАР

Динар армиядә 2013-2014 нче елларда булып кайтты. Армия сафларына киткәнче йөргән кызы - Алия бар иде. Алия егетен елап озатып калды, шалтыратышып, язышып тордылар. Тик өч айлар тирәсе узгач, Динар Алиянең хисләре суына башлавын сизде. Тагын ике айдан аралары бөтенләй өзелде, Алия башка кешене ошатып йөри башлаган булып чыкты. Динарның үз сүзләренә караганда, армиядә кайгырып, борчылып утырырга вакыт булмаган. Ара-тирә интернетка кереп чыккан арада күптәнге танышы Лилия белән смс язышкан. Динар белән Лилия ешрак хәбәрләшә, аралаша башлыйлар. Аралашу егет армиядән кайтканчы туктамый. Нәтиҗәдә, Динарны хәрби хезмәттән Лилия каршы алды. Армиядән кайткач, егет белән кыз ешрак күрешеп, аралашып йөри башладылар һәм бер елдан соң өйләнештеләр.

АЛСУ ҺӘМ АЛМАЗ

Алсу белән Алмаз авылдашлар. Алмаз Алсудан бер яшкә олырак. Мәктәпне тәмамлауга үз теләге белән армиягә китә. Алсу көтәргә вәгъдә биреп, егетен озатып кала. Бер ел тиз узып китә. Алмаз хәрби хезмәттән кайтканда, кыз мәктәп тәмамлап, Казанга укырга кереп йөри торган була. Алсуның сүзләренә караганда, егет армиядән бик үзгәреп, кырысланып, усалланып кайта. Беренчедән, ул аның Казанга укырга китәсе килү теләген кабул итми, район үзәгендәге техникумда укып чыгып, авылда гына калуын сорый башлый. Икенчедән, Алмазның Алсуга карата булган хисләре суына төшә. Өченчедән, Алмаз хәрби хезмәттән яман гадәтләр ияртеп кайта. Армиядән соң да бер елга сузылган бу мөнәсәбәтләр аерылышу белән тәмамлана.

ГҮЗӘЛ ҺӘМ РАМИЛ

Гүзәл егетен армиягә озатып кала. Китаплардагы романтика, интернет челтәрләрендәге «модный» статуслар, Вк челтәрендәге аккаунтта үзенең диварында көннәрне санап бару — берсе дә калмый. Бер ел тиз узып китә. Егете кайта, Гүзәл каршы ала. Бүген матур гына йөриләр.

Айгөл АБДРАХМАНОВА

"Ялкын" архивыннан, 2016 ел, гыйнвар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев