Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР КИТАПЛАРЫ: УКУЧЫ БАРМЫ?

Без – барыбыз да балачак иленнән. Ә бу могҗизалы илнең иң төп "атрибуты" – һичшиксез, китаплар! Татар балаларын китап дөньясына Габдулла Тукайның “Шүрәле”се алып керә - күбебезнең беренче балачак китабы да, бәлки, шул булгандыр, арабызда аны яттан белүчеләр дә юк түгелдер. 2 апрельдә билгеләп үтелгән Халыкара балалар китабы көне уңаеннан без балалар басмаларының бүгенге көндә ни дәрәҗәдә популяр булуын белешеп карарга булдык әле.

Тарих битләреннән...


Тарихка күз салсак, 17нче гасырга кадәр балалар китаплары басма форматта чыкмаган да әле. Бөтен булган әкият-хикәятләр кешедән-кешегә, телдән-телгә генә күчеп йөргән. Тәүге рәсемле балалар китапларының берсен 1844 елда немец психиатры Генрих Гофман чыгара. Бу вакыйгадан соң нәниләргә исәпләнгән китапларны иллюстрацияле итеп чыгару мәҗбүригә әйләнгән.

Хәер, Халыкара балалар китабы көненең нәкъ менә апрель аена туры килүе тикторганда гына түгел. 2 апрель – Даниянең танылган әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның (1805-1875) туган көне. Ул - балалар өчен китапларның күп булуына зур өлеш керткән шәхес. Аның биографиясе дә чын әкияттәгечә - шаккатмалы.

Дания башкаласы – Копенгаген шәһәрендә танылган язучының героинясы Русалочкага һәйкәл куелган. Ул шәһәр символына әверелгән.



Бүгенге заман балалары өчен китаплар нинди булырга тиеш?


Ганс Христиан Андерсен яшәгән вакытлардан күпме сулар аккан. Тик бүген дә балалар китаплары нәниләр өчен тормышны танып белергә булыша торган төп әсбап булып кала бирә. 2018 елда гына да “Татарстан китап нәшрияты” балалар өчен шактый китаплар әзерләгән. Бик күп кызыклы яңа идеяләрне тормышка ашыру нияте белән эш итә үзебезнең нәшрият хезмәткәрләре, тик барысы да типографиянең ни дәрәҗәдә замана технологияләрен кулана алуына бәйле икән.

– Әйтик, әсбапны заманчалаштырырга теләп, наклейкалы китап ясыйбыз икән, бу очракта безнең нәшрияттә аның рәсеме генә ясала, наклейкалары – башка җирдә. Музыкаль китап чыгарырга уйласак, музыкаль блокларын Кытайдан кайтартабыз. Бөтен техник-технологик процесслар типографиядә бара. Нәшрият, бары тик типографиянең мөмкинлекләреннән чыгып, яңа идеяләр тәкъдим итә, – ди “Татарстан китап нәшрияты”ның балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева.

Аның әйтүенчә, әгәр элек нәшрият хезмәткәрләре бары тик кәгазь белән генә эшләсә, хәзер исә китапның макетын да үзләре ясый - бу аның ничек килеп чыгачагын күз алдына китерергә ярдәм итә. “Җилпәзәк китапны чыгарганда, башта ябыштырып-ябыштырып, макетын эшләдем, бөгелеш санын, озынлыгын үлчәдем”, – ди мөдир.

“Татарстан китап нәшрияты” яңалыкларга ачык: биредә наклейкалы, панорама-китаплар (ике куш бите берьюлы ачыла торган басма) әзерлиләр. Элек тә нәшрият тарафыннан панорама-китаплар чыгарылган, 1960-1970 елларда ук буягыч китаплар булган. Моны элеккеге тенденциягә әйләнеп кайту, дияргә була. Ә яңа төрле – тавышлы шигырьләр җыентыгы – җәй ахырында чыгарга тиеш икән.

Айсылу Галиева әйтүенчә, хәзерге вакытта әти-әниләр бик кечкенә балаларның үсешенә ярдәм иткән китаплар (“развивашка”лар), эш дәфтәрләре, юка әкият, шигырь җыентыкларына өстенлек бирә икән. Шулай ук 2 яшьлек балалар өчен карточкалар бик популяр. Аларның бер ягында – хәрефләр, икенче ягында кыска текст булырга мөмкин.

Ел саен Татарстан Милли китапханәсе “Ел китабы” конкурсы уздыра. Былтыр 2017 елда чыккан иң күп укылган китапларны билгеләгәннәр. Әлеге исемлеккә һәм сатуга карап та кайсы китапларның популяр икәнлеген әйтергә мөмкин. Соңгы чыккан китаплар арасында “Татар халык әкиятләре”, “Көнгерәләр йөгерәләр” яңа төрле җилпәзәк басма, Габдулла Тукай китапларын бик теләп алалар икән.

2018 ел дәвамында “Татарстан китап нәшрияты” “балалар әдәбияты” категориясенә кергән 30лап китап чыгарган. Аларның тиражлары төрле, уртача – 2 мең. Яхшы сатыла торган китаплар – әкиятләр, карточкалар – 5 мең тираж белән чыккан. Ә  наклейкалы, интерактив китаплар 4 мең тираж белән бастырылган.

Әлбәттә, китап уку һәрчак әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Безне дә бу сорау борчый.

– Әгәр без Россиядә 5 миллион 800 мең татар кешесе яши, дип әйтәбез икән, “Татарстан китап нәшрияты” бер позицияне 4000-5000 тираж белән чыгарса, бу сан шушы кадәр халык өчен бик аз. Төмән, Ульяновск шәһәрләрендә, Казахстан, Америкада почта аркылы татар китапларын алдыралар. Әмма андагы 30 мең татар кешесенә 20 китап бик аз. Мин монда сөенер өчен җирлек күрмим. 1990нчы елларда  кайбер китапларның тиражлары 30ар, 100әр мең булган. Ул вакытта укыган татар халкы. Тик шул ук вакытта укымыйлар, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Без чыгарган китаплар сатылып бара. Хәзерге вакытта кибетләрдә “Татарстан китап нәшрияты” чыгарган иң иске китап 2013 елда чыкканы, ул вакытка кадәр бастырылганнары сатылып бетте, – ди Айсылу Галиева.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=tFM2CXBIHrs&t=41s[/embed]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев