Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР ӨЧЕН ЛАГЕРЬЛАР - финанс белем

Каникулга чыгу ул әле белемгә омтылмауга сәбәпче түгел. Әнә, уку елы дәвамында мәктәпләрдә узган финанс дәресләре хәзер лагерьга күчкән. Татарстанда, Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып, финанс грамотасы буенча профильле смена уза. Аны балалар сәламәтләндерү лагерьларында оештыралар.

Профильле смена «Ялкын»( «Пламя») лагерендә 7-17 июнь аралыгында үтә. Ул урта яшьтәге мәктәп балаларына исәпләнгән.

Мондый сменада яшүсмерләр үз финансларын санарга, контрольдә тотарга, кертем ачарга, кредит йөкләмәсен санарга, банк картасын җаваплы итеп кулланырга өйрәнәчәк. Ял итүчеләрне интерактив практикум, эшлекле уеннар, кейслар көтә. Әлеге бушлай белем бирү программасы 15 сәгать кә исәпләнгән. Дәресләрне Татарстан буенча Милли банк бүлеге хезмәткәрләре укыта. Курсны финанс ярыш белән тәмамларга уйлыйлар.

– Хәзерге вакытта балалар лагере – күңел ачу мәйданчыгы гына түгел, ә баланың кызыксынулары юнәлешендә белем, күнекмәләрен арттыру урыны да. Дәресләрне уен форматында алып бару, белемне практикада куллана алу мөмкинлеге яхшы нәтиҗәләр бирә. Балалар реаль ситуацияләр ярдәмендә акчаны сакчыл кулланырга, чыгымнарны исәпләргә өйрәнә. Киләчәктә бу финанс карарларны акыллы итеп кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, – ди Татарстан буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Әлеге сменадан тыш, Милли банк хезмәткәрләре башка лагерьларда да финанс грамоталылыгы буенча тематик дәресләр дә уздырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев