Логотип Идель
Бу – тема!

Айгөл Әхмәтгалиева: «БҮГЕН БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА ИХЛАСЛЫК ҖИТМИДЕР»

Күптән түгел Татарстан Республикасы  Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге ябык әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды. Жюри әгъзалары, шулай ук үсмерләр әдәбияты номинациясендә беренче һәм икенче урыннарны алган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән бәйгенең үзенчәлекләре һәм бүгенге яшүсмерләр әдәбияты турында сөйләштек.

–  Айгөл апа, үсмерләр өчен «Вакыт» поэмасы һәм «Без андый малай түгел» повестен язу идеясе ничек туды? 

–   «Вакыт» поэмасы язылуга бер гади генә очрак сәбәп булды. Яз көне иде, өй буена кайтып туктарга җыенам – юлдан кап-кара куртка кигән, кара башлыгын кашларына ук төшергән бер үсмер чыгып килә. Машинаны күрми, пипләткәнне ишетми, иңбашлары салынган, уйларына чумган кызганыч кыяфәттә иде ул. Аннан күрше подъезд буена тукталып, белдерүләр тактасына текәлеп торганын күреп алдым. Бераздан үзем дә шул тактада кыл уртада «Телефон доверия» дип язылган белдерүгә күз төшердем дә, нигәдер дертләп киттем. Үсмер малай безне түгел, без аны ишетмибез, дигән уй сызылып үтте. Аннан шул уй «Дөнья чукрак иде»... дип башланган поэмага әверелде, кемдер әйтеп торгандай, сүз йомгагы тәгәрәде дә тәгәрәде.

«Без андый малай түгел» дигән повестьне дә бик рәхәт итеп, үз геройларыма ияреп яздым. Булатым да, Саматым да, Әминәм дә – гүя тормышның үзеннән тып итеп шул әсәргә керделәр дә сыендылар. Мине «җитәкләп» йөрде алар: бергәләп телефон да югалттык, киемне дә пычраттык, идәнгә май да түктек... Аллага шөкер, дуслык һәм туганлык, туган тел, туган җир дигән олы төшенчәләрне дә аларның шуклыклары аша күрсәтү мөмкинлеге табылды. Иң кызыгы: әсәрне язып бетергәндә, мин бу балаларымны шулкадәр яратырга өлгердем, алар белән хушлашуның авырлыгын белсәгез... 

Әсәрләрнең актуальлеге нинди дәрәҗәдә? Яшүсмерләргә алар никадәр кызыклы дип уйлыйсыз?

– Актуальлек дисез... Поэма хакында әйтсәм, үзем бер сорауга – ни өчен без бүген бер-беребезне, аеруча балаларны ишетүдән туктадык дигән сорауга җавап эзләргә тырышып карадым. Героемның дәшмәве ни хакында сөйли – шуны ишетә алмаммы дип өметләндем. Укысалар, үсмерләрнең бик күбесе анда үзен таныр дип уйлыйм. Үзеңнең каршылыклы хисләреңне кем беләндер уртаклашырга теләп тә, бу «кем»нең кем икәнен аңламыйча тинтерәгән, аңлагач исә аның сине тыңларга вакыты юклыгын белеп, канат салынган чаклар еш буладыр бит? Нишләргә соң? Шушы сорауга җавап эзләргә вакыт...  

– Сезнеңчә, бүгенге көндә балалар һәм үсмерләр әдәбиятына нәрсә җитми?

Катлаулы сорау... Бүген балалар әдәбиятына ихласлык җитмидер. Аларча фикер йөртү, дөньяга алар күзлегеннән карау җитми дип уйлыйм. Бик гади генә мисал китерсәм... Әйтик, юл уртасында  күлләвек күрсә, теләсә кайсы бала шунда чәпелдәтеп басарга, су чәчрәтергә омтыла. Бу – аның күңел таләбе, аның дөньясы, аның шигыре. Шушы күлләвектә, тирә-якка сибелгән тамчыларда ул кояш күрә, яктылык күрә. Ә без, олылар исә ул кояшка тизрәк болыт-юрган ябарга ашыгабыз, безнең шигырь – безнең каланчадан: аяк киемеңне пычраттың, чалбарыңа чәчрәттең, болай начар... Пычранса, түфлине дә, чалбарны да юып була югыйсә, иң мөһиме – күңелендә яктылык калсын аның...    

– Балаларны матур әдәбиятка ничек җәлеп итеп була?

Монысы да авыр сорау. Әзер рецепт булса, әлеге проблема бер селтәнүдә хәл ителер иде... Шулай да иң беренче чиратта гаиләдә китап уку культурасы һәм ана теленә хөрмәт булырга тиеш дип уйлыйм. Әгәр әти-әни бала тәрбияләүдә затлы кием, тәмле ризык, текә телефонга караганда, мәсәлән, Абдулла Алиш әкиятләренең кыйммәте ни дәрәҗәдә икәнен аңласа, әдәбиятка мөнәсәбәт ана сөте белән үк килер иде. Мәктәптә укытучының да моңа җан таләбе итеп каравы, куша, кызыктыра, җәлеп итә белүе мөһим. «Көмеш кыңгырау», «Ялкын» һәр өйгә килеп торса, бала аларны үз теләге белән кулына алып укыса, киләчәктә Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев иҗатын укучылар булачак дип сөенер идек тә... Татарча аудиокитаплар, «Шаян ТВ» каналындагы мультфильмнар, тапшырулар аша булса да алар йөрәгенә юл табасы иде. Белмим, бүгенге балага интернеттагы дөньядан күпкә кызыклырак, күпкә маҗаралырак нәрсә тәкъдим итә алабыздыр....

– Бу бәйгенең өстенлеге нәрсәдә?

Гаҗәеп файдалы, кирәкле эш бу, бигрәк тә аның ябык булуы күпләргә этәргеч бирә, балалар өчен дә менә дигән әйберләр языла, әдәби хәзинәне баетырлык күпме әсәрләр туплана, никадәр яңа исемнәр ачыла. Хәзер инде һәр елны булса иде дигән теләк кымырҗый күңелдә.

«БУ ӘСӘРЛӘРНЕ УКЫГАНДА, ЯШҮСМЕРЛӘР, КӨЗГЕГӘ КАРАГАН ШИКЕЛЛЕ, ҮЗЛӘРЕН КҮРЕРГӘ МӨМКИН»

Айсылу Галиева – татар телендәге ябык әдәби әсәрләр бәйгесендә балалар һәм үсмерләр әдәбиятын бәяләүче жюри әгъзасы:

– Килгән 11 пьесаның 7сен шорт-листка тәкъдим иттек. Бу инде үзе үк әсәрләрнең сыйфатын күрсәтеп тора. Үсмерләр өчен язылган 15, балалар өчен – 17 хикәя килде, алар арасыннан 10 эшне сайлап алу бернинди кыенлык та тудырмады. Урыннар объектив чыгарылды дип уйлыйм. Чөнки бәйге ябык форматта үткәрелде, без авторларның кемнәр икәнен белми дә идек.  Бөтенләй көтмәгән авторлардан, зурлар өчен язучылардан үсмерләр әдәбияты кабул ителде.

Быелгы бәйгегә әти-әни, гаилә, психологизм, үсмерләрнең үзләренә хас проблемалары турында әсәрләр килде. Ул әсәрләрне яшүсмерләр яратып укыр дип уйлыйм, чөнки бу үткәнне сагынып язган әйберләр түгел. Киресенчә, алар – бүгенге көн турында. Аларны укыганда, яшүсмерләр, көзгегә караган шикелле, үзләрен күрергә мөмкин.

Әлфәт Закирҗанов – әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, жюри әгъзасы:

– Бәйге 9 номинациядә үткәрелде. Бу юлы бәйгегә 1600 дән артык эш кабул ителде. Бу шактый сөенечле саннар. Хикәя, повесть, роман номинацияләрендә тәкъдим ителгән эшләрне бәяләдем. Әсәрләрдә татарларның чит илгә күчеп китүе, халык, сугыш темаларына мөрәҗәгать ителгән. Иң сөендергәне: татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүчеләр күп икән әле! Димәк, аларның укучылары да шулай ук күп булыр дигән өмет яшәтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев