Логотип Идель
Бу – тема!

АГЫЙДЕЛДӘ «СПЛАВ» ҺӘМ МӘГАРӘЛӘР: РИВАЯТЬ ТУЛЫ ТАУЛАРДА ТЕЛЕФОНСЫЗ ЯЛЛАР

Телефон элемтәсе булмаган җирдә ике көн яшәп буламы хәзерге заманда? Әгәр дә ул көннәрдә кызыклы, мавыктыргыч эшләр белән шөгыльләнсәң, бик була икән! Күптән түгел без – «Шәп блогер» командасы – Агыйдел елгасы буйлап йөзеп, Башкортстанның тарихи һәм урыны белән кыргый җирләрендә сәяхәттә булып кайттык.

Башкортстанның Бөрҗан районы Урал тауларының көньягында урнашкан. Урман, тауларның табигый матурлыгына Агыйдел елгасының шаулап агуы ямь өсти. Безнең сәяхәтнең төп өлеше – Агыйдел буенча йөзү иде. Киекбай авылыннан башланган маршрутыбыз Шульган таш тыюлыгына кадәр сузылган иде. 17 километр араны без кабартылган көймәләрдә уздык. «Сплав» дигән сүзне күп тапкырлар ишеткәнем булса да, үзең ишкәк тотып йөзеп карамасаң рәхәтен тоеп булмый икән. Күз алдына китерегез: син талгын гына йөзеп барганда кошлар сайраган һәм су аккан тавыштан башка бернәрсә дә борчымый (иң рәхәте – элемтә булмаганга күрә телефон шалтырып борчымый!), тирә-якта зур-зур кыялар озатып кала, шул ук вакытта җирле халыкның тормышы һәм төрле риваятьләр белән танышып барасың.

Мәсәлән, Кибән тау (Кәбән тау) атамасы килеп чыгышы элекке заманнарда яшәгән бер саран бай белән бәйле. Бу кеше башкаларны эшләтеп, акча түләмичә җәберли торган булган. Печән әзерләүчеләрне чираттагы тапкыр алдалап эшләткәч, бу байга халыкның каргышы төшә һәм ул кибән рәвешендәге тауга әверелә. Шуннан соң бу тауны Кибән тау дип атый башлыйлар.

Агыйдел буенча йөзгәндә мәгърур кыялар тезелмәсен очратасың. Халыкта аларны Җиде апа дип йөртәләр. Шушы җирлектә яшәүчеләр ирләрен сугышка озаткач, көн саен Агыйдел ярына килеп, кайтуларын көтә торган булганнар. Җиде бертуган кыз шулай еллар узгач тауга әверелгән, дигән риваять яшәп килә.

Шульган таш мәгарәсе

Бөрҗан районын дөнья күләменә таныткан тарихи истәлек исә – борынгы кешләр ясаган рәсемнәр табылган мәгарә! Шульган таш мәгарасенең озынлыгы 3 километрга җитә! Аның эчендә тау елгасы һәм тирәнлеге 100 метрга җитә торган күл дә бар. Мәгарә эченә кергәч үзеңне «Властелин колец» фильмындагы тау куышларында йөргән кебек хис итәсең хәтта. Шульган таш мәгарәсе эчендә ел дәвамында 7 градус кына җылылык тора, дымлылык исә 100 процентка кадәр җитә диләр. Иң шаккатырганы: мәгарә эчендәге мамонт, мөгезборын, ат рәсемнәренең бүгенге көнгә кадәр саклануы! Әлеге рәсемнәрне өйрәнү һәм яңаларын эзләү бүген дә дәвам итә, галимнәр мәгарә эчендә даими эшләр алып бара. Өстәвенә, Шульган-таш тыюлыгы территориясендә 1 ел элек кенә заманча музей ачылган. Андагы экспонатлар аша гомумән кешелек тарихын өйрәнергә була.

Риваятьләрдә – милләт тарихы

Хәзерге Башкортстанның Бөрҗан районы җирләрендә Мәсим хан дигән хан яшәгән. Ул 7 башкорт кабиләсен берләштереп торган бик көчле җитәкче булган. Беркөнне Мәсим ханның уллары-кызлары утырып барган кәрванга далада ниндидер зур ерткыч хайван һөҗүм иткән. Мәсим хан әлеге җанварны үтергән кешегә үзенең ярты ханлыгын һәм төпчек кызын хатынлыкка бирергә вәгъдә иткән ди. Иң көчле, курку белмәс егетләр әлеге ерткычны ауларга киткәннәр. Кыпчак кабиләсе башлыгы Бабсак бәй беренче булып аны таба һәм үтерә. Бу җанвар арыслан булган. Бабсак бәй арысланның уң колагын кисеп алып Мәсим ханга күрсәтергә юл тота. Тик Каракулумбәк исемле башка бер бәк әлеге арысланның сул колагын кисеп алып Мәсим хан янына беренчерәк килеп җитә. Шулай итеп Мәсим хан вәгъдә иткән байлыгын да, кызын да Каракулумбәккә бирә. Бабсак бәй кайткач гаделлек даулап Каракулумбәккә каршы алыш чыга. Тик һәлак була. Элекке заманнарда батырларның каберләре өстенә күп итеп җир өеп курганнар ясалган. Бабсак бәй курганы да бүгенге Бөрҗан районында сакланган. Риваять исә моның белән генә тәмамланмый. Каракулумбәк Бабсак бәйнең тол калган яшь хатынын үзенеке итә, тугыз айдан соң аларның Күсәк бәй исемле уллары туа. Егет булып җитлеккәч Күсәк бәй чын әтисе Бабсак бәй икәнлеген белә. Шуннан соң ул Каракулумбәккә яу белән килеп аның кабиләсен тар-мар итә. Үзен кара сыерга утыртып авыл буенча йөртеп чыга. Ул заманнарда дошманнарын түбәнсетү-кимсетү өчен шулай эшли торган булганнар. Соңыннан Каракулумбәкне тау башында казан асып тереләй пешергәннәр. Күсәк бәй үги әтисе кабиләсен аямыйча бөтенләе белән тар-мар иткән, шулай да бер баланы исән калдырган, ди. «Бер җан булса да калсын», – дип әйткән ул. Бөрҗан атамасы шуннан алынган дигән фараз бар.

Өч көнлек сәфәрдән шәхсән үзем кызыклы тарихи фактлар күреп һәм күңелле итеп ял итеп кайттым. Телефон элемтәсе булмау да онытылды, хәер, анда телефоннан сөйләшергә теләк тә, вакыт та юк иде инде. «Капаво-тур» оештырган мондый сәяхәтләр җәй дәвамында узачак икән. Гаиләләре, дуслары белән килүчеләр Агыйдел буенча йөзеп, мәгърур Урал тауларын күреп, тарихи истәлекләр белән таныша ала. Кунакчыл дусларыбыз янына «Ялкын» редакциясе белән тагын барырга сүз куешып кайттык. Сезгә дә бу матурлыкны үз күзләрегез белән күреп, ыгы-зыгыдан ял итеп кайтырга тәкъдим итәбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев