Логотип Идель
Бу – тема!

«АДЫМНАР» – АЛАБУГАНЫҢ БИЗӘГЕ

Машинабыз «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү мәктәбе янына килеп туктый. Кочак тулы «Ялкын» журналы күтәреп, белем йортына таба атлыйбыз. Ә ул бик матур! Шәмәхә төсләре ерактан ук балкып тора. Әнә, мәктәпкә таба бер төркем башлангыч сыйныф укучылары килә. Беренчеләрнең экскурсиядән кайтып килүләре икән.

– Хәерле иртә!

– Доброе утро!

– Good morning!

Безнең белән өч телдә исәнләшәләр! Йөзләребезгә елмаю йөгерә. Бинага узуга, тәнәфескә эләгәбез. Укучыларның тавышыннан мәктәп шау-гөр килеп тора. Тиздән дәресләр башланачак, ә аңарчы безнең укучылар белән аралашасыбыз бар бит әле. Җиденчеләр янына ашыгабыз. Алар безгә бер-бер артлы журналистика, «Ялкын», иҗат турында сораулар бирәләр. Җавап кына биреп өлгер! Алабугада укучылар журналистикага битараф түгел икән. Өстәвенә мәктәпләрендә журналистика түгәрәге дә эшләп килә! Компьютерлар, экраннар, төсле принтерлар белән җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә укучылар җитәкчеләре Игорь Константинович Киняев белән берлектә үзләре төшергән роликларны монтажлыйлар, төрле темаларга буклетлар, брошюралар ясыйлар. Әлеге видеороликлар әзер булу белән мәктәп коридорларында торучы зур телевизорлар аша күрсәтелә. Шәп бит?! Рәхәтләнеп иҗат ит кенә!

Кызлар һәм егетләр белән саубуллашып, сыйныф бүлмәсеннән коридорга чыктык. Ә анда ике малай мәш килеп Рубик кубигы җыя. Күзләребез бармакларының хәрәкәте артыннан күзәтеп тә өлгерми: малайлар бик оста! «Кем шулай шәп итеп җыярга өйрәтте?», – дип сорыйбыз. «YouTube аша төрле мастер-класслар карап, үзебез өйрәндек!» – дип шаккаттыра 5 сыйныф укучылары Даниил Ашиток һәм Артур Осипян. Озак кына аларның осталыкларына сокланып, тел шартлатып карап тордык. Ул арада блогерлар белән очрашасыбыз барлыгы искә төште. Әйе-әйе, әлеге мәктәптә чып-чын блогерлар белем ала! Алсу Мөхәммәтҗанова белән Хәят Зиннәтова «Адымнар»ның Instagram аккаунты аша башкаларны мәктәп тормышы белән таныштырып баралар. Алсу 5нчедә укыса, Хәят әле 2нче генә сыйныфта белем ала. Әмма шуңа карамастан, кызлар бик чая һәм җитезләр. Шул арада безнең белән әңгәмә уздырып алырга да өлгерәләр. «Афәрин!» дими, ни дисең инде?!

Мәктәп, укучылар белән танышып йөри-йөри, арып та киттек. «Сезгә ком терапиясе кирәк», – ди милли белем бирү буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сабирҗан кызы Мөхәммәтҗанова һәм безне Ләйсинә Сәгыйдулла кызы Сәгъдиева янына алып китә. Ә аның сыйныф бүлмәсендә ком белән рәсем ясау өчен әзерләнгән өстәл бар икән! «Тәнәфестә бүлмәдән кеше өзелми. Укучыларга бу төр ял бик ошый. Мин инде аларга берникадәр күнекмәләр бирдем, төп кагыйдәләрен өйрәттем. Алар хәзер рәхәтләнеп ком белән иҗат итә», – ди рәсем укытучысы Ул үзе дә ком белән рәсем ясарга бик ярата. Күптән түгел Г.Тукайның портретын иҗат иткән. Аны башта өйдә ясарга өйрәнә. Соңрак мәктәпкә килеп тә ясый. Процессны видеога да төшерәләр. Бу матур күренешне, комнан ясалган Тукайны безгә дә күрергә насыйп булды. Ләйсинә Сәгыйдулла кызы шагыйребезнең портретын иҗат иткәндә килеп чыккан кызыклы һәм сәер хәл турында да искә алды. «Тукайны беренче тапкыр өйдә төнлә ясый башладым. Ясыйм-ясыйм, әмма бер күзе гел кылый чыга. «Ник болай чыга соң инде бу?» – дип кайгырып, сөртеп атам да кабат ясыйм. Тик күз һаман кылый чыга. Икенче көнне бу хакта татар теле укытучыларына сөйлим. Алар исә аптыраулы караш белән миңа: «Тукайның бер күзе чынлап та кылый булган бит!» – димәсеннәрме? Минем гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Иҗат иткәндә әллә шагыйрьнең җаны янымда йөрдеме икән?»

«Адымнар» мәктәбендә укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен камилләштерү өчен җиде баскычтан торган «Киләчәккә 7 адым» проекты эшли. Телне башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүче балалар өчен «Укы, буя, бел» һәм «Татар комикслары» остаханәләре оешкан. Биредә укучылар үзләре кулдан татарча буягычлар (раскраска) чыгара. Татарча комикслар ясап, тел өйрәнү дә укучыларның күңеленә хуш килә. «Бәхетле бала» дип аталган курчак театры да оештырганнар. Анда балалар төрле әкиятләр, спектакльләр  сәхнәләштерә. Телне урта дәрәҗәдә белүче малайлар һәм кызлар өчен «Сәләт» аралашу клубы булдырганнар. Укучылар аның кысаларында Татарстан районнарындагы яшьтәшләре белән аралаша. Телне югары дәрәҗәдә белүчеләр Блогерлар мәктәбе, «Адымнар» телестудиясендә шөгыльләнә. «Акыл фабрикасы» түгәрәгендә фәнни-тикшеренү эшләре язарга өйрәнәләр, фән олимпиадаларына әзерләнәләр, иҗат итәләр.

«Сер түгел, татар һәм инглиз телләрен камил дәрәҗәдә белмәүче укытучылар да бар. Андый мөгаллимнәребезгә телне яхшы белүче укытучыларны билгеләдек. Үзебезчә «парлар» ясадык. Алар кайбер дәресләрне бергәләп алып бара. Бу тәҗрибәбезнең нәтиҗәсен дә күрәбез. Монысы аеруча сөендерә», – ди милли белем бирү буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирҗан кызы Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев