Логотип Идель
Бу – тема!

9 МАЙ: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?

Быел Бөек Җиңүнең 74 еллыгы билгеләп үтелә. Казанда бәйрәм елдагыча зурлап узачак. Татарстанлылар бәйрәм итәр өчен 9ын көтеп ятмый: бүгеннән үк төрле чара, концерт, фестивальләрдә катнаша.

Кайсы урамнар ябыла?

Казан урамнарын бүгеннән үк яба башлаячаклар. Бүген, 6 май көнне 18.00-23.00 аралыгында Профсоюз һәм Батурин урамнарын, 7 май көнне 17.00.-22.00 аралыгында Болакны, ә инде 8 май көнне 17.00 дән Меңъеллык мәйданы ябыла.

“Георгий тасмасы”н каян алырга мөмкин?

Аны Бауман урамындагы сәгать, “Казан” гаилә үзәге һәм Г.Камал театры янында алырга була. Волонтерлар тасмаларны Горький, Урицкий, Петров, Җиңү, Горки-Әмәт кебек паркларда да тарата. Алар һәр көн 11.00-13.00 һәм 17.00-19.00 кадәр эшли. Оештыручылар әйтүенчә, 9 майга кадәр 15 мең “Георгий тасмасы” таратылачак.

9 май

Бәйрәм, традиция буенча, һәлак булган солдатларны һәт тылда хезмәт куючыларны искә алу белән башланып китә.  Җиңү паркындагы Мәңгелек утка, шулай ук Арча, Архангельск зиратларына чәчәкләр куелачак.

Бәйрәм парады һәм концерт Меңъеллык мәйданында уза.

Сәгать 10.00 да Җиңү паркында зур фестиваль башланып китәчәк. Анда Россиянең 32 өлкәсеннән 600 артист чыгыш ясар дип көтелә. Аннан соң балалар өрмә уен кораллары фестивале башлана.  Шулай ук бу көнне паркта тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл дә ачылачак. Аны Казан сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган.

“Үлемсез полк”

“Үлемсез полк” исә 13.00 дән 16.00 га кадәр дәвам итәчәк. Ул Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешкән урыннан Меңъеллык мәйданына кадәр сузылачак.

Парадны һәм салютны кайда карарга?

Хәрби парадны теләгән һәркем Кремль янындагы газонга утырып күзәтә алачак, ә салют иң яхшы күренгән урын “Казан Арена” стадионы яны булачак. Бәйрәм салюты 9 май көнне 22.00 башланып, 10 минут дәвам итәр дип көтелә.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев