Логотип Идель
Бу – тема!

80, 100...300 ВОЛЬТ: СТУДЕНТЛАР ФӘННИ ЭКСПЕРИМЕНТЛЫ СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТТЕ

Казан театр училищесы өйрәнү театрында Зөлфәт Закиров җитәкчелегендәге IV татар курсы В.Красногоров әсәре буенча «Тәҗрибә. Эксперимент» дип аталган спектакль тәкъдим итте.  

Әлеге әсәр буенча спектакль инде күп кенә театрларда куелган булган. Интернетта алардан өзекләрне ачык рәвештә табып карарга мөмкин. Бу спектакльне триллер дип атарга кирәктер. Башта әле сюжет нәрсә турында барачагын тамашачы бик үк аңлап бетерми. Вакыт-вакыт күңелсез булып та тоела. Әмма аннан соң...!

МӨҺИМ ЭКСПЕРИМЕНТ – ЯШЬ ХАТЫН-КЫЗНЫ ҖӘФАЛАУ

Мәрхәмәтсезлек, кансызлык, әхлаксызлык, кешелексезлек! Менә шундый кыска гына, дүрт сүздән торган спойлер. Спектакль безнең җәмгыятьне тасвирлый. Аның нигезенә чынбарлыкта узган психологик эксперимент салынган. Психология фәне профессоры Кольцов җитәкчелегендә ике студент мөһим экспериментта катнаша – яшь хатын-кызны җәфалый. Профессор инде моңа кадәр дә күп кенә фәнни тикшеренү һәм тәҗрибәләр үткәргән булган икән. Исегезгә төшерәм: барлык геройларны да студентлар уйный. Профессор Кольцовны башкаручы яшь артист рольгә яхшы ияләшкән, тик мин моны соңрак кына тойдым. Чөнки спектакль башында бу геройның нинди икәнен аңлап бетерә алмадым, ул артык коры уйный шикелле: карашларда, сөйләмдә, хәрәкәтләрдә эмоцияләр җитми. Әмма әлеге рольне башкача уйнап буламы икән соң? Ул бит профессор, галим! Типик галимнәрне күз алдына китерегез. Өстәвенә, үз хезмәт юлында ул инде күп нәрсәләр белән очрашкан, бәлки, хәзер шуңа күрә дә барысына да артык тыныч, хиссез карый торгандыр.

КЫЗЛАР, ЕГЕТКӘ КИЯҮГӘ ЧЫГАРГА РИЗАЛАШКАНЧЫ, АҢА ЭКСПЕРИМЕНТТА КАТНАШЫРГА КУШЫГЫЗ!

Тән җәзалары аша уку материалын үзләштерү сәләтен ачыклауга багышланган эксперимент төп геройларның шәхси мөнәсәбәтләренә җитди үзгәрешләр кертә. Кира белән Михаил – яшь пар. Егет бай гаиләдән, әллә ни проблемалар да күргән балага охшамаган. Ә Кира исә – гап-гади студентка, аңа барысына да үзенә ирешергә кирәк. Бу хәзер тупас яңгырар, әмма, кызлар, башта егеткә кияүгә чыгарга ризалашканчы, аңа нинди дә булса экспериментта катнашып карарга кушыгыз әле. Үзен ничек күрсәтер икән? Кеше сыйфатларын онытып, кинәт йомшак һәм күңелле егеттән җәзалаучы дошманга әверелмәсен диюем.

300 ВОЛЬТ, КАРЛ!

Кискен сюжет аудиторияне даими киеренкелектә тота. 20, 40, 60, 80, 100...300 вольт! Шекспирның 20 юллык авыр шигырен ятлый алмаганга, сыналучы кыз ток сугу белән җәзалана. Актрисага афәрин! Шуның кадәр авыртуларны бик оста, бөгелеп-сыгылып һәм җан өшеткеч тавышлар белән җиткерә алды. Тамашачы ролендә генә булсам да, теге Шекспирның һәр юлын, сыналучыга булышырга теләгән сыман, эчемнән кабатлап утырдым. Әйтерсең лә, үзем дә – шушы каһәр суккан эксперимент катнашучысы.

«ТӘҖРИБӘ. ЭКСПЕРИМЕНТ» СПЕКТАКЛЕНЕҢ ҮЗЕНӘЧЛЕКЛӘРЕ:

1.Эксперимент нәтиҗәсендә кешенең башкаларга карата никадәр мәрхәмәтсез була алуы ачыклана. Әмма ул кеше үзенең тәртибен галимгә – эксперимент үткәрүчегә йөкләп калдыра, югарыдан килгән боерык дип аклый.

2. Спектакль психологик триллерга охшаган. Ул үз эченә җанга үтеп керерлек, уйландырырлык һәм кайбер әйберләргә фикерне алыштырырлык сүзләр катыш гамәлләр сыйдырган.

3. Бу пьеса сәхнәдә генә бармый, геройлар тамашачылар янында да уйный. Шуңа күрә үзеңне дә катнашучы итеп тоясың.

4. «Тәҗрибә. Эксперимент» спектакле залда утыручылар өчен дә эксперимент булды. Һәр кеше сәхнәдә җәфаланган сыналучы кызны күреп, эченнән үзенең чын йөзен, нинди кеше булуын ачыклап һәм аңлап утырды булса кирәк.

5. Спектакльдәге эксперимент башыннан ахырына хәтле тамаша булган. Бу профессор һәм сыналучы кызга гына билгеле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев