Логотип Идель
Бу – тема!

80 МЕҢ ПЛАСТИК ШЕШӘ ҺӘМ 11 МЕҢ АЛЮМИНИЙ БАНКАСЫ... ЯГЪНИ ФАНДОМАТЛАРДА НИЛӘР БАР?

Ташларга җыенган шешә яки банкадан тагын әллә никадәр яңа әйбер ясап булганын беләсеңме син? Һәркем моннан хәбәрдар булса, алюминий банка яки пластик шешәне гадәти чүп контейнерына ташлаучылар бермә-бер кимер иде. Тик хәзер моңа сәбәп тә, стимул да бар! Чөнки Казанда фандоматлар барлыкка килде.

Әле күптән түгел генә Татарстан башкаласында беренче фандоматларны урнаштырдылар. Инде аның беренче җимешләре дә билгеле булды. Бер ай дәвамында Казанда “РТ-Инвест” фандоматлары аша 82 865 пластик шешә һәм 11 294 алюминий банкалары җыелган. Нәтиҗәдә, алардан барлыгы 1800 килограмм пластик һәм 100 килограмм алюминий алганнар. Шунысы кызык: моның кадәр пластиктан 10 000 футболка яки 5500 пар кроссовки җитештереп, ә алюминийдан 60 урындык яки 15 велосипед ясап була.

Фандоматлар аша җыелган барлык алюминий һәм ПЭТ-шешәләр дә, “икенче сулыш” алып, яңа тормыш белән яши башлаячак. “РТ-Инвест” ширкәте вәкилләре белдерүенчә, фандомат системасы – иң заманчаларының берсе. Чөнки әлеге “савыт”ка салынган шешә-банкаларның 90 проценты икенче тапкыр эшкәртүгә эләгә.

“20-200-2000” дип аталган фандоматлар челтәрен үстерү пилот проекты быелның гыйнвар аенда башланып китте. Проектның икенче этабы вакытында мондый җайланмаларның саны 200гә кадәр җитәчәк. Алар хәтта урамда да барлыкка киләчәк. Өченче этапта исә бөтен Казанда фандоматлар ихтыяҗын капларга телиләр. Ул вакытта җайланмаларның саны 2000гә җитәчәк. Әлеге проект Татарстан Хөкүмәте һәм Казан Мэриясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Бу пилот проекты Россиядә фандоматларны тиражларга, аларның бердәм челтәрен булдырырга ярдәм итәчәк. Казанда тапшырылган һәр шешә өчен баллар тапшырыла. Бу укучылар арасында хуплау тапкан альтернативаларның берсе генә әле.

Фандоматка тапшырылган һәр шешә яки бутылка өчен 5 балл бирелә. Аларны tara-sbor.ru сайтындагы “шәхси кабинет”ларда җыеп барырга мөмкин. Биредә шулай ук онлайн-режимда проектта катнашучыларның рейтингы белән дә танышып була. Пилот проектының беренче этабы нәтиҗәләре турында 2019-2020 уку елы ахырында белеп булачак. Иң актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Шәп бит: синнән әллә ни күп тә таләп ителми, чистартылган шешәне фандоматка салу гына, ә кыйммәтле бүләк кесәңдә булырга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев