Логотип Идель
Бу – тема!

БДИда 393 БАЛЛ ҖЫЙГАН ИНСАФ: «МИНЕМ КЕБЕК ЯЛКАУЛАНМАГЫЗ»

Кукмара егете Инсаф Фәйзрахманов 4 фәннән БДИда барлыгы 393 балл җыйган!  Ул 2018нче елда «Ялкын» журналы «Газпром» белән берлектә уздырган «Газ – яшәү чыганагы» конкурсында катнашып җиңү яулаган иде. Имтиханга әзерлек, югары уку йортын сайлау һәм киләчәккә планнар турында сораштырыр өчен, «Ялкын» Инсаф белән элемтәгә чыкты.

– Инсаф, имтиханнарга кайчаннан ныклап әзерләнә башладың? Көненә күпме вакыт сарыф итә идең?

– Имтиханнарга уку дәверендә әзерләнәсең инде. Шул мәктәптә үтелгән темалар буенча була да бит инде ул имтихан. Ә болай, 11нче сыйныфка күчкәч тә, шундук әзерләнергә тотынмадым, җиңелчәрәк карап йөрдем. Ә ел азагында БДИны эшләп карагач, баллар теләгәннән азрак булып чыкты, шунда әзерләнә башларга кирәген аңладым. Ныклап әзерләнүне дистанцион укуга күчкәч, март аенда башладым. Әзерләнүгә көненә 1-2 сәгать тирәсе генә вакыт китә иде. Иртәдән кичкә кадәр әзерләнгән кешеләрне беләм, ә мин ялкаурак, ахры, социаль челтәрләргә дә кереп киткәләдем, кышын озаклап чаңгыда йөрдем, БДИны онытып та җибәрә идем кайчак.

– Мондый югары баллар булыр, дип көткән идеңме?

– Баллар информатика, математика, физикадан югары булыр, дип уйлаган идем. Әмма рус теленнән 100 балл минем өчен шок булды. Ләкин иң күп әзерләнгән фән рус теле булганлыктан, нәтиҗәсе дә яхшы булган, дип уйлыйм. Математика, физика, информатикадан олимпиадаларда катнашкач, миңа БДИ биремнәре алай ук авыр тоелмый иде, шуңа күрә аларга җиңелрәк карадым. Әмма шулай да, математикадан күбрәк балл көткән идем, игътибарсызлык белән, биремне укып бетермәгәнлектән, хата киткәндер. Математикадан имтихан өчен 4 сәгать бик аз, вакыт бөтенләй җитми.

– Күп кенә яшүсмерләр 11нче сыйныфка җиткәч тә, уку юнәлеше, уку йорты сайлый алмый тилмерәләр. Ә син укуыңны нинди юнәлештә дәвам итәргә теләгәнеңне кайчан аңладың?

– Миңа кечкенәдән үк гаджетлар, компьютерлар темасы ошый иде, шулай ук, программистларны күп акча эшли, дип ишеткән бар иде, шуңа күрә баштан ук бу тема белән кызыксындым. Өстәвенә, минем апам да, программистлык юнәлеше буенча укып, шул өлкәдә эшли башлады.

– 2018нче елны, «Ялкын» «Газпром» белән берлектә уздырган конкурста катнашып җиңү яулаганнан соң, «Мин Газпромда эшләячәкмен» – дигән идең. Хәзер ниндирәк планнар белән янасың?

– Әйе, шулай дип әйтеп җибәргән идем шул, тик хәзер 100% шулай дип әйтә алмыйм. Башта укырга кирәк бит әле, аннары карармын. Әгәр дә мин авылга кайтырга уйласам, ә минем кайтасы килә, Газпромга программист буларак урнашу мөмкинлеге бар, дип уйлыйм.

– Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга бәйле нинди киңәшләр бирер идең?

– Әзерләнүгә вакытны кызганмагыз. Бу имтиханнарга сезнең киләчәгегез бәйле. Мин үземнең вконтакте битендә нинди чыганакларга таянып әзерләнгәнемне язган идем, аның белән танышырга була. Уку барышында ук яхшылап тыңлап, сеңдереп барырга кирәк. Күп кеше бер-бер артлы вариантлар эшләп, сан артыннан куа, никадәр күбрәк эшләсәм, шулкадәр күбрәк балл була, дип саный. Мин, киресенчә, вариантларны бик аз эшләдем, ләкин һәрбер биремнең төбенә төшеп, яхшылап чиштем. Һәм бу «сработало». Вариантлар артыннан кусаң, белем азрак була шикелле. Еш кына имтиханда бер үк биремне төрле формулировка белән бирәләр, һәм укучылар аны чишә алмый. Шуңа күрә, биремнең нигезен аңлап, төшенеп эшләргә кирәк. Имтиханны эшләп бетергәч, тапшырыр алдыннан, кат-кат тикшереп чыгу мөһим, кайвакыт игътибарсызлык белән биремдә бөтенләй башка әйбер сораганлыгын күрми дә калырга мөмкинсең. Шулай ук, вакытка игътибар итәргә кирәк. Хәтта иң җайлы биремнәрне шундук бланкка язып барып та, миңа вакыт җитмәде. Вакытны бүләргә өйрәнергә кирәк. Минем кебек видеолар карап, мемнар ясап утырмагыз, әзерләнегез. Һәм тагын бер киңәш: башка укучылар белән аралашырга кирәк, чөнки бер үк биремне төрле кеше төрлечә чишә, син үзең өчен җайлырак чишү юлы табарга мөмкинсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев