Логотип Идель
Бу – тема!

14...30 БАШЛАНДЫ: ТЮНИНГЛЫ АВТОБУС – СИНЕҢ РАЙОНДА!

Татарстан районнарына гадәти булмаган автобус сәяхәткә чыкты. Үзе төсле, граффитилар белән бизәлгән автобус, аңлашылганча, яшьләргә багышланган. “14...30” дип аталган әлеге транспорт чарасына диджейлар, иҗтимагый эш белән шөгыльләнүче егет-кызлар, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре утырган.

“Татарстан яшьләре” иҗтимагый оешмасы уйлап тапкан шушы акциянең максаты изге: район һәм шәһәрләрдәге яшьләргә үз фикерен белдерү мөмкинлеген бирү һәм аларны ишетү.
Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– Безнең өчен бу роад-шоу районнардагы яшьләрне селкетеп җибәрү, аларның тормышына яңалык кертү генә түгел, ә аларны ишетү өчен мәйданчык. Инде бер ел дәвамында, 2018 елның 12 августыннан башлап, без “14...30” форматындагы ачык очрашулар уздырабыз. Бу акция шушы эшнең йомгагы булачак, безгә яшьләр ихтыяҗын аңларга ярдәм итәчәк. Нинди объектлар кирәк? Районда нәрсә җитми? Яшьләр ник шәһәргә китәргә ашыга яки, киресенчә, районда калырга нәрсә этәрә? Миңа калса, нәтиҗәдә, формаль булмаган социологик сораштыру килеп чыгачак. Ә аның йомгаклары безнең перспективалы проект һәм программаларның нигезе булачак.

Хәер, әлеге роад-шоуның беренче коймагы “пеште” инде. 12 август көнне бу автобус Питрәч, Әтнә, Арча районнарында булды. Һәр районда сораштыру уздыралар: районнардагы яшьләр нинди яшьләрчә киңлек булдырырга икәнлеген үзе хәл итә. Мисал өчен, Арчада булачак яшьләр үзәге концепциясе турында фикер алыштылар.

13 августта әлеге автобус Байлар Сабасы, Балтач, Кукмара районнарында булып кайтты. Балтачта яшьләр үзәген үстерү буенча күп кенә идеяләр тәкъдим иттеләр. Кукмарадагы спорт җанлы егет-кызлар спорт мәйданчыкларын яхшырту, тау чаңгысы спортын, велосипед прокатын үстерү буенча тәкъдимнәр яңгыраттылар. Байлар Сабасында яшьләр буккроссинг идеясе яклы. Ә район администрациясе китапханәләрне модернизацияләү һәм популяр китаплар сатып алу өчен ярдәм и булачагын килештерде. Әлбәттә, яшьләр эшкә урнашу мәсьәләсен дә читләтеп узмады. Биредә яшьләр өчен вакансияләрнең махсус базасын булдырырга карар кылдылар, моның өчен махсус Телеграм-канал булачак.

“14...30” автобусы бер ай дәвамында, 6 сентябрьгә кадәр, сәяхәт итәчәк. Соңгы тукталышы – Казан. Моннан тыш, районнарда теләгән һәркем тюнинглы party-busта йөри алачак. Автобус кунаккка килгән җирдә яшьләр автобуска граффити буявы белән рәсем ясый алачак. Гомумән алганда, бу чараларда 10 меңгә якын яшь кеше катнашыр, дип өмет итәләр.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев