Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ»

«Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»

 Аноним, 14 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Бу – бик аяныч хәл. Иң кызганычы – мондый гаиләләр күп. Балаларга карата физик җәза куллануның нигезендә төрле сәбәпләр ятарга мөмкин. Беренчедән, күп очракта андый әти-әниләрнең үзләрен шулай кул күтәреп тәрбияләгән булалар, шуңа күрә аларга бу нормаль күренеш булып тоела.

Икенче сәбәп: әти-әни үз вазифаларына психологик яктан әзер түгел. Ягъни үзләрендә җыелган стрессны башкача чыгара белмиләр. Мондый очракта кеше ачуын үзеннән көчсезрәк кешедән ала. Бу ситуациядә әти-әниләрнең үзләренә психологик ярдәм кирәк, чөнки үзеңне кулда тотарга, үзең белән гармониядә яшәргә өйрәнеп була.

Ә син дустыңа рухи яктан таяныч була аласың. Аңа психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш ит. Мәктәп психологы да ярдәм итәргә мөмкин. Гаилә психологына барлык гаилә әгъзалары белән йөрсәләр, яхшырак булыр иде, әлбәттә. Әмма монда инде әти-әнинең риза булуы һәм проблеманы аңлавы, аны чишәргә теләве кирәк. Без башка кешене үзгәртә алмыйбыз. Кеше үзе теләсә генә үзгәрә ала.

Ландыш Фазуллина, әни кеше:

– Баласының йомшак җиренә эләктермәгән әни кеше бармы икән ул? Нинди генә очрак булмасын, үзеңне вакытында кулга алу мөһим. Әти-әнинең бәйдән ычкынуы берничә факторга бәйле булырга мөмкин: олы кеше буларак җитлегеп җитмәүләре, бала чагында үзенең шундый тәрбия алуы, гаиләдә ир белән хатынның начар мөнәсәбәте һ.б. Теләгән очракта моның барысын да җайлап була, тик моның өчен дусты да түгел, бала үзе дә түгел, ә әти-әни көч куярга тиеш.

Физик көч кулланудан тыш, кычкыру, кимсетү очраклары да еш очрый бит. Алар барысы да бала күңелендә яра калдыра һәм аның киләчәк тормышына тискәре йогынты ясый ала.

Әлеге хатны язучы аноним, дустыңа җылы сүзеңне кызганма, гаиләдә конфликт башланганны сизүгә, аны булдырмый калырга киңәш ит. Әти-әнигә җылы мөгамәләдә булу, аларның күңелен күрү зыян итмәс. Аларны кичерергә, үзенә исә алардан яхшырак булырга омтылырга кирәк, киләчәктә әти-әнисе ясаган хаталарны кабатламаска тырышсын. Киңәш бирү җиңел инде ул. Тик шунысы хак: шатлыкта да, авыр чакта да Бөек Раббыбызга сыенырга, Аннан ярдәм сорарга, чөнки бөтен сынау – Аллаһыдан.

Алмаз Мансуров, укытучы, әти кеше:

– Бу мәсьәләне, минемчә, яшүсмерләр үзләре генә хәл итә алмый. Олылардан ярдәм сорарга кирәк. Бу сыйныф җитәкчесе дә, якын иткән башка укытучы да, мәктәп психологы да, башка берәр кеше дә булырга мөмкин. Әлеге мәсьәләне якыннан өйрәнеп, шартларын белмичә җавап бирүе кыен. Ничек кенә булмасын, ярдәмне олылырдан сорарга киңәш итәм.

Әнвәр Мөхетдинов, мәктәп укучысы:

– Минем фикеремчә, бу очракта әлеге хәл турында берәр укытучыга яисә әби-бабайларга әйтеп карарга кирәк. Бәлки, алар баланың әти-әнисе белән сөйләшеп карарлар. Моны берничек тә болай гына калдырырга ярамый дип уйлыйм, чөнки бу укучының психикасына начар йогынты ясый.

Гөлназ Әхмәдиева, мәктәп укучысы:

– Әти-әнисе тарафыннан кыйналган яисә кыерсытылган балаларны телевизор экраннарыннан да, урамда барганда да еш күрергә туры килә. Миңа калса, мондый әти-әнигә нидер аңлатырга, акыл өйрәтергә инде соң. Алар, тәртипле һәм тырыш гаиләдән булуларына карамастан, олы кешеләргә хас булырга тиешле күп кенә әхлакый сыйфатлар белән таныш түгелләр. Бәлки, аларга дустың тарафыннан ышаныч яисә бушану җитеп бетмидер, күптән якын итеп аралашканнары юктыр? Һәр гаиләнең үз кануннары, үз яшәү рәвеше бит... Сөйләшеп һәм аңлашып караганннан соң да, кыйнаулар дәвам итсә, ышаныч телефонына шалтырату иң кулай юл булыр. Алдагы тормышыңда үзеңне-үзең тиешенчә тәрбияләп, алардан бары «антипример» алып яшәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X