Җылытты... Берничә көнгә генә

Татарстанда җылы һава торышы урнашты - 21, 22 һәм 23 май көннәрендә көндез җылы булачак.

Бүген, 21 майда, төнлә 0..+5 градус җылы булачак. Төнлә туфракта урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.

Чәршәмбе көнне, 22 майда, республиканың көнбатыш районнарына җылы атмосфера фронты килә, яңгыр явачак, һава температурасы көндез +13..+18, төнлә +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгышта төнлә туфракта урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне, 23 майда, Татарстан кыска вакытка көнбатыш циклонның җылы секторында урнаша. Яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге көчәя. Һава температурасы көндез +17..+22, төнлә +7..+12 градус тәшкил итәчәк.

24 майда явым-төшемнәр туктый һәм янә салкынайта.

/tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
1191
0
0
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
3802
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
7527
0
3