Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬ АРТИСТЛАРГА ЗУР МӨМКИНЛЕКЛӘР: КАЗАН БАЛАЛАРЫ – БӨТЕНРОССИЯ ТЕАТРАЛЬ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛИСТЛАРЫ!

20 нче сентябрьдан алып, 23 сентябрьга кадәр Казан дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә “Поколение NEXT” фестивале кысаларында яшь артистлар башкаруында 5 спектакль күрсәтеләчәк.

Башка елларны да узган балалар театры коллективлары өчен үткәрелә торган фестивальда быел барлыгы 120 коллектив катнашкан. Аларның икесе чит илдән, калганнары- Россиянең төрле регионарыннан. Оештыручылар финалга чыгучыларны билгеләр өчен барлыгы 5261 минутлык видеоматериал карап,алар арасыннан  34 коллективны сайлап алганнар.

Татарстанан да әлеге фестивальда 50 гә якын коллектив катнашкан. Шуларның берсе – Казаннан “Ихлас” иҗади һәм менталь үсеш студиясе финалга чыккан. Биредә менталь үзенчәлекләре булган балалар – спектальның төп катнашучылары.

Фестивальда традицион, академик спектальләрдән башка төрле социаль спектакльләр дә урын алган. “Аеруча яшүсмерләр, аларның көндәлек проблемалары турында спектакльләр күп булды. Шунысы сөенечле- балалар темаларны үзләре сайлаганнар, аларның рольләрне чын күңелдән, ихлас башкарулары күренеп тора. Шуңа күрә иң-иңнәрен сайлап алу җиңел эш түгел иде. Күп коллективлар, артистлары әле яшь булуына карамастан, бик көчле”- дип җиткерде фестивальның төп оештыручысы Дарья Хуртина.

Финалга бер-берсенә ошамаган 4 коллектив узды: Бурятияның Гусиноозерск шәһәреннән “Родничек театры”, Казаннан "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе, Петрозаводск шәһәреннән ТеатRoom иҗади лабораториясе һәм Төмәннән “ТемА” коллективы.

“Поколение NEXT” гади театраль конкурс кына түгел. Биредә катнашучылар өчен зур сәхнәгә аяк басу мөмкинлеге, танылган артистлардан дәресләр алу мөмкинлеге бирелгән.Финал барышында 34 коллективка актерлык осталыгы , сәхнә теле пластика һәм җыр буенча масстер-класслар уздырылачак. Аларны ТРның халык аристкасы Елена Ненашева, ТРның атказанган аристлары Павел Густов һәм Гүзәл Шакирҗанова, “Практика движения” дип исемләнгән иклюзив проека нигез салучы, танылган актер Евгений Скрипачев үткәрәчәкләр.

Финалга узган коллективларның спектакльләрен Казан дәүләт яшь тамачасы театрында бушлай карапп була. Аның өчен https://kazan-tuz.ru/ сайтында алдан регистрация үтәргә кирәк булачак.

Зилә Дәрҗеманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X