Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА СТУДЕНТЛАРГА ПРЕЗИДЕНТТАН АКЧА!

Әле генә студент булдың, һәм сиңа Президент үзе стипендия түли! Төш түгел бу, өн, дустым! Яңа уку елыннан дәүләт вузларында укучы 89 студентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендиясе түләнәчәк.

Мондый стипендия 2019 елның 1нче сентябреннән бөтен уку периодына түләнә башлый. Аны көндезге бүлектә укучы Татарстанда яшәүче 36 кеше һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 53кеше алачак.

Әлеге исемлеккә кемнәр эләгә соң? Аерым алганда, бу – 2015-2019 елларда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиалары җиңүчеләре һәм призерлары.

Стипендияне Татарстанның Мәгариф һәм министрлыгы түли. Беренче тапкыр мондый стипендия 2011 елда билгеләнгән иде. Хәзер аны алучылар саны арта. Әгәр 2011 елда ул 11 студентка бирелә торган булса, 2019 елда аны 89 кеше алачак. Мондый адым чыгарылыш укучыларының Татарстанда калуы һәм Россиянең башка төбәкләре студентларын безнең республикага җәлеп итү өчен эшләнелә.

90га якын укучы мондый стипендияне, башка стипендияләрдән тыш, ай саен 5500 сум күләмендә алып барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев