Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН “ИНТЕРНЕТНЫ ӨЙРӘН, АНЫҢ БЕЛӘН ИДАРӘ ИТ” ЧЕМПИОНАТЫНА РЕГИСТРАЦИЯ АЧЫЛДЫ

VIII Россиякүләм онлайн-чемпионатка 6нчы ноябрьгә кадәр регистрация үтәргә мөмкин. Әлеге бәйгедә катнашырга мәктәп укучылары һәм 18 яше тулмаган студентлар чакырыла. Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узачак.

Россиякүләм чемпионат “Интернетны өйрән, аның белән идарә ит” иҗтимагый-агарту проектының бер өлеше булып тора. Аның максаты – яшь буынның цифрлы технологияләр белән куллану сыйфатын арттыру.

Ярышлар 7нче ноябрьдә башланачак һәм чемпионатның порталында онлайн рәвештә узачак. Катнашучыларга барлыгы 6 өлештән торган интерактив биремнәр чишәргә кирәк булачак.

2019нчы елгы Чемпионатның темасы – доменнар һәм доменнар индустриясе. Биремнәрдә доменнар белән идарә итү принциплары, аларның төзелеше урын алган. Ярышларның бер бүлеге исә .RU доменының 25 еллыгына багышланган. Ярышларга әзерлек Чемпионатның “ВКонтакте” һәм Facebook официаль төркемнәрендә октябрь аенда узачак.

Ярышларда рекорд куярга, яки чемпионатта нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр өстәмә биремнәр дә чишә ала. Шундыйлардан: Рунет турында инфографика әзерләргә яки әлеге чепионат турында социаль челтәрләрдә һәм мәктәп һәм шәһәр ММЧнда мәгълүмат урнаштыру. Әлеге биремнәрне яхшы үтәгән катнашучыларга бонус баллар өстәләчәк.

Чемпионатның нәтиҗәләре 5нче декабрьдә билгеле булачак. Җиңүчеләрне менә нинди бүләкләр көтә:

1нче урын – MyKronoz ZeRound 2 HR Elite смартфон-сәгате

2нче урын – Samsung Galaxy A10 смартфоны

3нче урын – XEON Funtastique RP800 3D каләме.

Шулай ук, аерым катнашучыларны кызыксындыру бүләкләре көтә. Һәр катнашучы онлайн-сертификатка ия булачак.

Чемпионат турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була: https://www.reg.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев