ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫҢ УРТАЧА ГОМЕР ОЗЫНЛЫГЫ 79 ЯШЬКӘ ҖИТӘЧӘК

2024нче елга Татарстан халкының уртача гомер озынлыгы 79 яшькә кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итә.

Моңа ирешү өчен министрлык "Сәламәтлек саклау" исемле милли проект тәкъдим итә. Бу проект кысаларында татарстанлылылар, җитди авыруларны алдан билгеләү максатыннан, профилактик медосмотрлар үтәчәк. 18-39 яшьлекләр мондый медосмотрны өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән узганнар һәр ел саен үтәргә тиеш булачак.

Кешеләр үлеменең иң төп сәбәпләреннән берсе булып йөрәк авырулары тора. 2024нче елга бу төр авыручылардан үлүчеләр саны 600дән 450гә генә калыр дип көтелә. Моңа ирешү өчен, яңа хастханәләр, тикшеренү үзәкләре ачылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    681
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    334
    0
    0

Блоглар