Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА ХАЛЫКАРА ЙӨРӘК КӨНЕ УҢАЕННАН «ОБЕРЕГАЯ СЕРДЦА» АКЦИЯСЕ УЗДЫ

Волонтер-медиклар Республика медицина профилактикасы үзәге белән берлектә халыкка инсульт, инфаркт турында, бу чирләрне ничек вакытында күреп алырга икәнлеге турында сөйләделәр.

Акция квест формасында, аңлаешлы мисаллар кулланып оештырылды. Волонтерлар, уен ярдәмендә халыкның белемнәрен тикшерделәр, йөрәк-кан тамыры авырулары хакында мөһим фактлар сөйләделәр. Моннан тыш, һәр теләгән кеше артериаль кан басымын үлчи алды һәм скандинав йөрүенә өйрәнде.

Катнашучылар арасында Казан блогеры Татар Малай да бар иде:

– Бервакыт минем бабайда инсульт булды, әмма без ул хакта белми идек... Миңа бу акция, тәҗрибә өчен, бик кызыклы булды, мондый ситуацияләрдә кешеләргә ничектер ярдәм итә алыр өчен.

Акция оештыручылары киңәшләре буенча, үзеңә һәм якыннарыңа профилактик чаралар белән ярдәм итеп була. Йөрәк белән кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, дөрес тукланырга, сезонлы җиләк-җимеш, яшелчәләрне күбрәк ашарга, тоз куллануны киметергә һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев