«ТАТАРСТАН - СИН ГАЛӘМ»

4 апрель көнне Питрәч районының 1 номерлы мәктәбендә космонавтика көненә багышланган «Татарстан - син галәм» дип аталган акция узачак. 

Чараның оештыручысы «Кадрлар резервы» республика проектының катнашучысы Дамир Байгильдин.



Чара бик кызыклы форматта узачак. 300 бала халыкара космос станциясендә космонавтлар тормышы белән төрле яктан танышачаклар, махсус кроссворд чишәчәкләр һәм шунда ук үзләрнең дусларына сөйләчәкләр. Балалар, бер чара кысаларында, уку-укыту программасын да, ораторлык осталыгын да камилләштерәчәкләр.

Чара балалар катнашындагы үзенчәлекле видео белән тәмамланыр дип көтелә.

Әлеге чара турында тулы язманы иртәгә "Ялкын" сайтыннан укый аласыз. Шуңа күрә, сайтны ешрак яңартып тор, дустым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1136
    0
    7
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    906
    0
    3
  • 2 ноябрь 2020 - 11:38
    ЙӨРӘК БИТ УЛ! – Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
    863
    0
    6

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019