СУКЫР ИР-АТ ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕННӘН СОҢ КҮРӘ БАШЛАГАН
Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, диләр татар халкында. Әмма сөйлисе килә бит. Бөтенләй күрми торган күзләр юл һәләкәтеннән соң күрә башласын әле!
Польшаның Гожув-Ввелькопольски дигән шәһәрендә була бу хәл. Януш Горай исемле кеше яшь чагында ук күз күремен югалткан була. Моның сәбәбе – аллергия. Сул күзе бөтенләй күрмәгән, ә уң күзе бары тик силуэтларны һәм яктылыкны гына күргән. 20 ел вакыт үткәннән соң ул якыннарына яңадан күрә башлавын хәбәр иткән. Могҗиза юл һәлакәтеннән соң булган. Ничек булган әлеге хәл? 2 ел элек Януш юл аша чыгып барганда аны машина бәрдергән. Башта ул капотка башын бәргән, аннан асфальтка барып төшкән. Сынган бот сөяген тернәкләндерү өчен табиблар бик катлаулы операция уздырган. Берничә атнадан соң сөяк ялганган. Тик шатлыклы хәбәр бу гына булмаган: сөяге ялгану белән беррәттән... аның күзләре дә күрә башлаган! Әлбәттә инде моңа барысы да шаккаткан. Ничек болай булган соң? Ир-атның күзе күрә башлавына нәрсә сәбәпче булуын берәү дә төгәл генә әйтә алмый. Табиблар фикеренчә, бу даруларның организмда кушылуыннан килеп чыккан йогынты булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда әлеге эффект антикоагулянт матдәләрнең башка препаратлар белән катнашуыннан барлыкка килә ала. Бүгенге көндә Януш үзенең бик бәхетле булуын әйтә. Һәлакәттән соң савыгуы өстенә ул хәзер күрә дә башлаган. Хәзер ул тулы канлы тормыш белән яши. |
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
19 декабрь 2020 - 10:35«ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01